Гади җөмлә 1.Әйтү максатыннан чыгып, җөмләләр хикәя, сорау һәм боерык җөмләләргә бүленә.хикәясорау боерык Җөмләләрне төркемләүнең нигезләре.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Гади җөмлә 1.Әйтү максатыннан чыгып, җөмләләр хикәя, сорау һәм боерык җөмләләргә бүленә.хикәясорау боерык Җөмләләрне төркемләүнең нигезләре.
Advertisements

Гади җөмлә 1.Әйтү максатыннан чыгып, җөмләләр хикәя, сорау һәм боерык җөмләләргә бүленә.хикәясорау боерык Җөмләләрне төркемләүнең нигезләре.
7 кл. Татар теле. Гади җөмлә
Транксрипт:

Гади җөмлә

1.Әйтү максатыннан чыгып, җөмләләр хикәя, сорау һәм боерык җөмләләргә бүленә.хикәясорау боерык Җөмләләрне төркемләүнең нигезләре

Хикәя җөмлә. Аръякта бик күп булып зелпе, эт шомырты куаклары үсә иде. Су читләрендә, уйсу урыннарда, вак-вак күл буйларында – сары тал. Безне, бала-чаганы, кызыксындырганы шул зелпе төпләрен каплаган җир җиләге, тал араларында үскән карлыган, кара бөрлегән була иде... (М.Әмир)

Сорау җөмлә. 1. Кем утырткан икән бу наратны Безнең басу түренә? (С.Хәким) 2. Кем ул күмелеп йоклый? Милләте кем? Кай өлкәдән? Кайсы авылдан? Илендә кем булып хезмәт иткән? (С.Хәким) 3. Син бәхетлеме, синең гүзәллегең һәм акылыңның кадерен беләләрме бу дөньяда? (М.Мәһдиев)

Боерык җөмлә. - Чү! Тукта, җил... Яшьлек гомеренең газаплы да, ләззәтле дә башланган сукмагында утырган ветеранның аксыл чәчләренә кагылма, ул чәчләрне тарама. Тукта, исмә, җил... (М.Мәһдиев)

2.Оештыручы үзәкнең ничә булуына яисә булу мөмкинлегенә карап, җөмләләр ике составлы һәмике составлы бер составлыбер составлы булалар.

Ике составлы җөмләләр. Таң сандугачлары сайраудан туктамаганнар иде әле. (Г.Ибраһимов)

Бер составлы җөмләләр. Исем җөмләләр Фигыль җөмләләр

Исем җөмләләр Атау җөмләләр Сүз җөмләләр

1.Төн. Тирән тынлык. (Һ.Такташ) 2. Менә өй эче. Ап-ак зур мич, кечкенә тәрәзәләр. Тәрәзә төпләрендә эреле-ваклы савытларда, чыра кадап, Сабакларын бәйләгән гөлләр... Тәрәзә яңакларында – кызыл башлы озын сөлгеләр, кашагада – ак челтәр... (Ә.Еники) 3. Көз. Текә һәм биек яр. (Г.Хәсәнов) 4. Рәхәт, һай рәхәт тә соң!.. Һәм ямансу, Нигәдер бик ямансу да шул! (Ә.Еники) Атау җөмләләр

Сүз җөмләләр 1.– Хат алдың, ахры? – дидем мин. – Әйе. (И.Гази) 2. – Ә минем сиңа кайда, ничек торуымны күрсәтәсем килгән иде. – Рәхмәт. (Ә.Еники) 3.Халык галәм сәяхәтчесенең сүзләрен бертавыштан хуплады: – Әйе! – Шулай! – Дөрес! (З.Хәким)

2. Садыйкны беләләр, яраталар. (Г.Ибраһимов) 3. Егетне хурларлык түгел. (Ф.Хөсни) Фигыль җөмләләр

3.Баш кисәкләрдән тыш иярчен кисәкләрнең дә булу-булмавына карап, җөмләләр җыйнак һәм җәенке булалар.җыйнакҗәенке

Җыйнак җөмләләр. Кыш җитте. Көн болытлы. Син беләсеңме? Ул сөйли. Мансур ашыга. Малай сәләтле.

Салкын кыш җитте. Бүген көн болытлы. Син аны беләсеңме? Ул матур сөйли. Мансур концертка ашыга. Безнең малай тел өйрәнергә сәләтле. Җәенке җөмләләр.

4.Мәгънә тулылыгы өчен кирәк булган кисәкләрнең булу-булмавына карап, җөмләләр тулы һәм ким җөмләләргә бүленә.

5.Чынбарлыктагы, уй-фикерләүдәге күренешләрне раслауга яисә кире кагуга карап, җөмләләр раслау һәм инкарь булалар.

Раслау җөмлә. 1.Алмагачлар чәчәккә бөреләнгән. (Г.Бәширов) 2.Шәһәрдән кунаклар кайта. (Ф.Хөсни) 3.Дөрес, хәл мөшкел. (И.Гази) 4.Әле ярый, урманда чыршы күркәләре бар. (Г.Хәсәнов)

Инкарь җөмлә. -ма, -мә, -м юклык кушымчалары; -сыз, -сез кушымчалары; түгел, юк сүзләре белән оеша. 1.Баштарак аңа тигез дала буйлап атлавы бер дә күңелсез, авыр булып тоелмады. (Ә.Еники) 2.Күңелгә ятарлык бер генә җылы сүз дә юк. (И.Гази)

6.Тойгының ни дәрәҗәдә катнашуына бәйле рәвештә тойгылы һәм гадәти җөмлә була. Минем туган җирем кебек әйбәт Сәйран яклар тагын бар микән?! (Н.Арсланов)

7.Хәбәрлекнең санына карап, гади һәм кушма җөмләләр барлыкка килә.