Нәкый Исәнбәт (1900-1992). Нәкый Исәнбәт (Нәкый Сираҗетдин улы Закиров) 1900 нчы елның 10 нчы гыйнварында Башкортстанның Салават районы Малаяз авылында.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Нәкый Исәнбәт ( ). Нәкый Исәнбәт (Нәкый Сираҗетдин улы Закиров) 1900 нчы елның 10 нчы гыйнварында Башкортстанның Салават районы Малаяз авылында.
Advertisements

Транксрипт:

Нәкый Исәнбәт ( )

Нәкый Исәнбәт (Нәкый Сираҗетдин улы Закиров) 1900нчы елның 10нчы гыйнварында Башкортстанның Салават районы Малаяз авылында мулла гаиләсендә туган.

Белеме Аның туган авылы мәңге яшел чыршылар, наратлар белән бизәлгән Урал итәгенә урнашкан. Шунда ул башлангыч белемне ала. 1910нчы елдан Уфада «Хөсәения» һәм «Галия» мәдрәсәләрендә укый.

Иҗаты Балачакта дикъкать белән кат-кат укылган әсәрләр аның зиһенендә яңа матур уйлар тудыра. Озакламый Нәкый үзе дә шигырьләр яза башлый. «Шүрәле» исемле беренче шигырен язганда, аңа ун гына яшь була.

Озакламый аның шактый калын шигырь дәфтәре шәкертләр арасында тарала. Тәүге шигырьләренә Шәехзадә Бабич үзе фатиха бирә нчы елларда «Аң» һәм «Сөембикә» журналларында поэма һәм драма әсәрләре басылып чыга. Иҗаты

Фольклорчы Нәкый Исәнбәт мәктәпләрдә укытучы булып эшли һәм халык авыз иҗаты белән мавыга. Унике яшеннән башлап, ул дәфтәренә мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар җыя башлый.

Гомере буе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләрен аерым җыентыклар рәвешендә бастырып чыгара («Татар халык мәкальләре» (өч томда), «Табышмаклар», «Балалар фольклоры»). Фольклорчы

Тел галиме Нәкый Исәнбәт тел галиме дә. Күп еллар дәвамында татар теленең фразеологик байлыгын җыйнап сүзлек итеп бастырды.

Җырлар авторы Аның «Уракчы кыз», «Бормалы су», «Гармунчы егет», «Син сазыңны уйнадың» кебек күп кенә шигырләре җыр булып яңгырый.

Драматург Нәкый Исәнбәт күпсанлы драма әсәрләрендә теге яисә бу чорга караган вакыйгалар яктылыгында халыкның тарихын, гореф-гадәтләрен тирәннән сурәтли: «Хуҗа Насретдин», «Җирән Чичән һәм Карачәч Сылу», «Миркәй белән Айсылу», «Гөлҗамал», «Мулланур Вахитов», «Муса Җәлил» әсәрләре шундыйлар.

Гөлҗамал драмасы Г.Камал театры сәхнәсендә

Тәрҗемәче Ул оста тәрҗемәче буларак та танылды, Пушкин, Мольер, Низами, Шекспир әсәрләрен татарчага тәрҗемә итте.

Бүләкләре Татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендәге игелекле хезмәтләре өчен Нәкый Исәнбәткә Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәм Татарстанның Халык язучысы дигән исем бирелде.

Татар халкының рухи тормышында, сәнгать һәм әдәбиятында Нәкый Исәнбәт иҗаты күренекле урын алып тора. Өлкән язучыбыз Нәкый Исәнбәт 1992нче елны Казанда үлә.