Татарстанның халык язучысы Шәүкәт Галиев. Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев (тулы исеме: Һидиятуллин Шәүкәт Гали улы) 1928 нче елның 20 нче ноябрендә.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Мөсәгыйт Хәбибуллин ижаты. Мөсәгыйт Хәбибуллин ижаты.
Advertisements

Презентация к уроку (8 класс) по теме: Галиаскар Камал-8нче сыйныф укучысы ясаган презентация
Нәкый Исәнбәт ( ). Нәкый Исәнбәт (Нәкый Сираҗетдин улы Закиров) 1900 нчы елның 10 нчы гыйнварында Башкортстанның Салават районы Малаяз авылында.
Татарстанның халык язучысы Шәүкәт Галиев. Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев (тулы исеме: Һидиятуллин Шәүкәт Гали улы) 1928 нче елның 20 нче ноябрендә.
Нурихан Фәттах ( ). Нурихан Фәттах (Нурихан Садрилмән улы Фәттахов) 1928 елның 25 октябрендә Башкортостан Республикасының Яңавыл районындагы Күчтавыл.
Фатих Хөсни ( ) Ибраһим Гази Фатих Хөсни турында сөйли.
Балалар әдәбиятында Шәүкәт Галиев мәктәбе. Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Галиулла улы һидиятуллин) 1928 елның 20 ноябрендә Татарстан АССРның Апас районы Олы Бакырчы.
ХӘТЕР МӘҢГЕ САКЛАР. Ак чәчәкләр Сезгә, ак җаннар! 1941 нче елның 22 нче июне һәм 1945 нче елның 9 нчы мае нче елның 22 нче июне һәм 1945 нче елның.
Картотека КартотекаГалим Афзалов.Шерлок Холмс елый Евгений Березиков.Святые ислама Сафа Гыйльфан.Уф, ардык!.. Нәкыйп Каштанов.Шәһәргә килгән аю Әбрар.
Автор:Шекаева Надия Фаязовна Название ОУ:Зеленодольский район Васильевская СОШ 2 Дольность:учитель татарского языка и литературы.
Гом ә рБ ә шир ( ). «..Д ө рес юлны табу ө чен,безг ә ү зебезне ң ү тк ә небезне, халыкны ң г ү з ә л йолаларын,гореф- гад ә тл ә рен ө йр ә нерг.
Шәүкәт Галиев Татарстанның халык шагыйре Бу сорауга заманында Бу сорауга заманында Ул болай җавап биргән : Ул болай җавап биргән : -Биш тулырга -Биш.
Транксрипт:

Татарстанның халык язучысы Шәүкәт Галиев

Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев (тулы исеме: Һидиятуллин Шәүкәт Гали улы) 1928 нче елның 20 нче ноябрендә Татарстанның Апас төбәге Олы Бакырчы авылында игенче гаиләсендә туган. Бала һәм үсмер чагы авыр сугыш елларына һәм сугыштан соңгы кытлык чорына туры килгәнлектән, яшьтән үк хезмәткә тартыла.

Гаилә рәсеме Әтисе Галиулла, әнисе Бибихәлимә, сеңлесе Наҗия һәм Шәүкәт (1940нчы ел)

1943 нче елда Олы Бакырчыда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике елга якын күмәк хуҗалыкта гади эшче, хисапчы, бригадир ярдәмчесе һәм Карамасар, Сатмыш, Мөрәле, Имәлле урманнарында урман кисүчеләр бригадиры, соңрак нчы елларда СССР Азык-төлек әзерләү министрлыгының Кайбыч район бүлекчәсендә статист, финанслар буенча хисаплау эшләре мөдире булып эшли.

Олы Кайбыч урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары Соңгы рәттә сул почмакта Шәүкәт Һидиятуллин (1940нчы ел)

1949 нчы елның мартында аны «Колхоз бригадасы» исемле төбәк газетасы редакциясенә җаваплы сәркатиб итеп билгелиләр. Соңга таба ул бу газетаның җаваплы мөхәррире вазифаларын башкара.

Район газетасында эшли башлаган вакыты 21 яшь (1949нчы ел)

1953 нче елның көзендә Ш. Галиев Казанга килә һәм алты ел буена юмор-сатира журналы «Чаян» идарәсендә әүвәл гади әдәби хезмәткәр, соңыннан бүлек мөдире булып эшли.

«Чаян» журналында эшләгән еллар

Хезмәтеннән аерылмыйча укып, 1956 нчы елда эшче яшьләр кичке урта мәктәбен тәмамлый.

Сибгат Хәким шәкертләре белән Беренче рәттә: Х.Камал, С.Хәким; икенче рәттә: Ш.Галиев, И.Юзеев, Г.Афзал (1958нче ел)

нче елларда исә Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. Аны тәмамлап кайткач, 1971 нче елның ахырына кадәр, профессиональ язучы сыйфатында, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

нче елларда Шәүкәт Галиев Казанда Татарстан китап нәшриятының нәфис әдәбият редакциясенә җитәкчелек итә.

1962 нче елда аның махсус балаларга атап язган шигырьләре тупланган «Камырша» исемле беренче җыентыгы басылып чыга. Хәзер Ш. Галиев балаларга адресланган өч дистәдән артык китап авторы.

Олы Бакырчыдагы иҗат йортында Шәвәли белән

Татар балалар әдәбиятын үстерү юлындагы нәтиҗәле хезмәтләрен күздә тотып, 1972 нче елда «Шәвәли», «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр», «Кызык», «Тәмле йорт», «Котбетдин мәргән» исемле шигырь китаплары' өчен, татар балалар язучыларыннан беренче буларак, Шәүкәт Галиевкә Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде, ә 1980 нче елда рус теленә тәрҗемәдә чыккан «Заяц на зарядке» («Куян күнегүләр ясый») китабы өчен ул 1982 нче елгы Халыкара бүләк Г.Х.Андерсен исемендәге шәрәфле диплом белән бүләкләнде.

Сергей Михалков Шәүкәт Галиевкә Х.К.Андерсен исемендәге Почетлы диплом тапшыра (1983нче ел)

Шәүкәт балалар әдәбияты төбәгенә зур әдәбият мәйданында сыналган, танылган чын шагыйрь хәлендә килеп керде... Иҗаты безнең чор балаларының әдәби теле, туган телебез мәктәбенә әверелде инде... Шәүкәтнең балалар әдәбиятындагы иҗаты гүзәл бер вакыйга булып тора... Бу иҗат – буыннан буынга, гомердән гомергә күчеп, еракка, киләчәккә барырлык иҗат. Хәсән Туфан, 1972 нче ел

Хәсән Туфан белән Иделдә (1963нче ел)

Һади Такташның туган авылы Сыркыды сәхнәсендә (1971нче ел)

Муса Җәлил гаиләсе белән очрашу (1981нче ел)

Фикердәшләр янәшәсендә

Шәүкәт Галиев – балалар поэзиясендә үз мәктәбен тудырган шигырь остасы. Башка халыклар да аңларлык итеп әйтсәк, маэстро! Аның һәр сүзендә һәм чыгышында балалар әдәбияты, балалар өчен язучы яшьләр искә алына... Балалар әдәбияты – аның шатлыгы да, борчуы да. Роберт Миңнуллин, 1983 нче ел

Укучылар белән очрашу вакытында (1982нче ел)

Кайчакта мин Шәүкәтне өч кеше итеп күз алдыма китерәм. Беренчесе – кыска формада зур фикерле, уйландыра торган, үзеннән-үзе җыр сораган шигырьләр язучы уйчан, моңлы Шәүкәт; икенчесе – үзенең геройларын йомшак җәеп катыга утыртучы изге ниятле усал Шәүкәт һәм, ниһаять, балаларның шаян табигатен һич тә ясамыйча-нитмичә бирә белгән шаян Шәүкәт. Илдар Юзеев, 1970 нче ел

«Сабантуй» газетасы редакциясенә телевидение килгәч (1997нче ел)

Татар әдәбиятын үстерүдәге казанышлары өчен Ш.Галиев 1995 нче елда «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле дәрәҗәгә лаек булды. Ул шулай ук А.П.Гайдар билгесе (1984), Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләге (1996), «Почет Билгесе» ордены (1978), «Хезмәттәге батырлык өчен» (1970), «Бөек Ватан сугышында фидакяр хезмәт өчен» (1993), «Бөек Ватан сугышында җиңүгә 50 ел» (1995) медальләре белән бүләкләнде.

Президентыбыз М.Ш.Шәймиев белән очрашуда

Ш. Галиев әдәби һәм иҗтимагый тормышка актив катнашучы әдипләрдән. Ул озак еллар Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, берлек каршындагы Кабул итү коллегиясе җитәкчесе булып эшләде, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре комитетында әгъза булып торды. Заманында СССР язучыларының Өченче (1959), Бишенче (1971), Җиденче (1981) съездларында, Россия Федерациясе язучыларының Дүртенче (1975) съездында делегат булып катнашты, 1975 нче елда халык депутатларының Казан шәһәре Бауман район Советына депутат итеп сайланды. Ш.Галиев 1958 нче елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

Күңелле минутлар Әнисе Хәлимә, тормыш иптәше Фәридә, улы Җәүдәт белән (1964нче ел)

Шәүкәт Галиев тормыш иптәше Фәридә ханым белән 2009нчы ел 1959нчы ел

Гаилә бергә җыелгач

Шәүкәт Галиевкә 80 яшь

1. Шагыйрьнең туган көне, ае, елы. 20нче ноябрь, 1928нче ел. 2. Шагыйрь чыгышы белән нинди гаиләдән? Игенче гаиләсеннән. 3. Ш.Галиев Бөек Ватан сугышында катнашканмы? Юк нчы елда Ш.Галиевне Кайбыч районында нинди исемдәге газетага сәркатиб итеп билгелиләр? Колхоз бригадасы. 5. Шагыйрь ничәнче елда Казанга килә? 1953нче елда. 6. Ничәнче елдан бары тик әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә? 1971нче елдан.7. Шагыйрьнең беренче шигъри җыентыклары ничәнче елда басылып чыга? 1950нче елда.

8. Ш.Галиевнең юмор, сатира әсәрләре авторы буларак, нинди җыентыклары бар? Уены-чыны бергә, Көлке бүлмәсе, Шалт, Мөхәммәтҗан. 9. Махсус балаларга багышланган беренче җыентыгының исеме ничек? Камырша. 10. Татар балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен, Шәвәли, Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр, Кызык, Тәмле йорт, Котбетдин мәргәншигырь җыентыклары өчен, татар балалар язучыларыннан нинди исем бирелә? 1972нче елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге.11. Шагыйрь тагын нинди бүләк иясе? Г.Х.Андерсен исемендәге шәрәфле диплом иясе. 12. Балалар газеталарыннан кайсыларында эшли? Сабантуй, Сабыйга. 13. Ш.Галиевнең төп герое кайда яши? Сабантуй газетасы төп йорты.

Презентациянең авторы: Арча муниципаль районы 5нче Арча гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Илгиз кызы Газизова