Фатих Әмирхан (1886-1926). Биографиясе Фатих Әмирхан (Мөхәммәтфатих Зариф улы Әмирханов) 1886 нчы елның 13 нче гыйнварында Казанның Яңа Бистәсендә мулла.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Фатих Әмирхан ( ). Биографиясе Фатих Әмирхан (Мөхәммәтфатих Зариф улы Әмирханов) 1886 нчы елның 13 нче гыйнварында Казанның Яңа Бистәсендә мулла.
Advertisements

Транксрипт:

Фатих Әмирхан ( )

Биографиясе Фатих Әмирхан (Мөхәммәтфатих Зариф улы Әмирханов) 1886нчы елның 13нче гыйнварында Казанның Яңа Бистәсендә мулла гаиләсендә туа.

Фатих Әмирхан туган йорт М.Гафури урамы, 35 нче йорт

Аны Мөхәммәдия мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Фатих, дин сабакларыннан тыш, Көнчыгыш классик әдәбиятын, рус теле һәм әдәбиятын да яхшы гына үзләштерә. Бер үк вакытта ул мәдрәсәнең җәмәгать эшләрендә актив катнаша.

нче елларда ул Петербург һәм Мәскәүдә курсларда укый. Мәскәүдә Тәрбиятел-әтфаль журналында сәркатип вазифасын башкара, фәнни-популяр характердагы мәкаләләр яза, тәрҗемә эше белән дә шөгыльлләнә.

1907нче елда Ф.Әмирхан Казанга кайта. Шул җәйне аның белән зур бәхетсезлек була: әле яңа гына егерме бер яшен тутырган егетне паралич суга һәм гомере буе үз аягы белән йөри алмас авыру хәлендә кала. Әмма халыкка хезмәт итү идеалы белән янган егетнең рухын бу фаҗига сындыра алмый.

Рәссам Е.Симбирин, 1982нче ел

Кресло һәм коляскага багланып яшәргә дучар ителүенә карамастан, Фатих Әмирхан нәкъ менә шул чорда үзенең әдәби һәм публицистик эшчәнлеген киң җәелдереп җибәрә.

Әл-ислах (Реформа) газетасының сәркатибе була. Шушы газетада аның беренче оригиналь әдәби әсәре – Гарәфә кич төшемдә исемле хикәясе басыла. Әл-ислах чоры ( ) Ф.Әмирханның әдәби иҗатта һәм аеруча публицистика, әдәби тәнкыйть өлкәсендәге күпкырлы эшчәнлеге белән характерлы.

Әль-ислах редакциясе урнашкан бина

Шушы вакыт эчендә ул күп кенә хикәяләр, Яшьләр драмасын, Фәтхулла хәзрәт исемле атаклы сатирик повестен яза. Газета битләрендә төрле иҗтимагый-сәяси мәсьәләләргә, әдәбият-сәнгать, уку-укыту һәм башка актуаль проблемаларга багышланган йөзгә якын публицистик, тәнкыйть мәкаләсен, очерк һәм фельетоннарын бастыра. Бу әсәрләр Ф.Әмирханны шул чор татар әдәбиятының алдынгы бер вәкиле итеп таныталар.

Әльислахчылар, 1908

Әл-ислахта эшләгәндә Ф.Әмирхан чорының күренекле шәхесләре – Г.Тукай, Г.Камал белән якынлаша.

Фикердәшләр

Рәссам В.Федоров,1984

Г.Тукайның нчы елларда иҗат иткән күпчелек әсәрләре Әл- ислах газетасында дөнья күрәләр. Шагыйрьнең шигъри җыентыкларына беренче дөрес бәяне бирүче, шагыйрь иҗатының әһәмиятен, киләчәктәге урынын беренче билгеләүче дә Ф.Әмирхан була.

Габдулла Тукайның 1908нче елның 23нче июнендә Фатих Әмирханга язган хаты

Әл-ислах газетасы чыгудан туктагач, Ф.Әмирхан Ялт-йолт исемле көлке журналында актив языша.

нче елларда ул Кояш газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли.

нче елларда Ф.Әмирхан заман тормышының төрле якларын яктырткан күп кенә әсәрләрен иҗат итә, көндәлек матбугатта күпсанлы мәкаләләре белән катнаша.

Инкыйлабка кадәр Ф.Әмирханның әсәрләре тупланган егермегә якын китабы басылып чыга. Октябрь инкыйлабыннан соң Ф.Әмирхан республика газеталарын чыгаруда актив катнаша, публицистик мәкаләләр, очерклар белән чыгыш ясый.

Бер үк вакытта педагогик эш тә алып бара: нче елларда Казан театр техникумында укыта.

Фатих Әмирхан 1926нчы елның 9нчы мартында вафат була.