Тормышта һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бар.. Чалбармы яки итәкме? Башлыкмы яки кепкамы? Плащмы яки курткамы? Озын чәчме яки кыскамы? КГУ МГУ КГФИ КАИ Без.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Тормышта һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бар.. Чалбармы яки итәкме? Башлыкмы яки кепкамы? Плащмы яки курткамы? Озын чәчме яки кыскамы? КГУ МГУ КГФИ КАИ Без.
Advertisements

Транксрипт:

Тормышта һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бар.

Чалбармы яки итәкме? Башлыкмы яки кепкамы? Плащмы яки курткамы? Озын чәчме яки кыскамы? КГУ МГУ КГФИ КАИ Без һәрчак сайлау алдында торабыз Һәрбер карар мөһим!

Истә тотыгыз! Ниндидер карар кабул итеп, без үз өстебезгә зур җаваплылык алабыз. Бу юлны сайлавыбыз нинди генә нәтиҗәгә китерсә дә, без җавап бирәчәкбез.

Буридан ишәге - дөрес карар кабул итә алмыйча буталган кеше

Карар кабул итү методлары: 1.Интуиция ярдәмендә 2.Фикерләү, тәҗрибә аша 3.Проблеманы рациональ чишү ярдәмендә

ИНТУИТИВ КАРАР - тоемлау, алдан сизү ярдәме белән дөрес тоелган юлны сайлау. Карарның уңай яки тискәре якларына җитәрлек игътибар ителми.

Фикерләү нигезендә кабул ителгән карар - ул булган белем һәм тәҗрибәгә таянып дөрес юлны сайлау.

Рациональ карар - акыл белән уйланылган, кабул ителгән кагыйдәләргә буйсынган, төрле яклап үлчәнелгән, чагыштырылган, күп факторларны исәпкә алган, максатчан һәм файдалы карар.

ӘЙЕ дигән карарЮК дигән карар ПлюсларыМинусларыПлюсларыМинуслары

Ялгыш карар кабул итүнең кайбер сәбәпләре: Тирә-юньдәге кешеләрнең кире йогынтысы; Яңалыктан курку (башкалардан аерылып торырга теләмәү); Гадәтләнгән тормыш агышын үзгәртергә теләмәү; Озаклап уйларга, ситуацияне анализларга, иң яхшы вариантны эзләргә иренү.

Дөрес карар кабул итү кагыйдәләре: 1.Стресс халәтендә беркайчан да мөһим карарлар кабул итмәгез! 2.Кирәкле информация, мәгълүмат туплагыз! 3. Башка тәҗрибәле кешеләр белән киңәшләшегез!

Һәрвакыт дөрес карарлар гына кабул итегез! Уңышлар сезгә!