Габдулла Тукайның тууына – 125 ел. Төзеде: Гобәйдуллина Зөһрә.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия 26» города Набережные Челны Республики Татарстан Габдулла Тукай – безнең йөрәктә внеклассное.
Advertisements

Габдулла Тукайның тууына – 125 ел. Төзеде: Гобәйдуллина Зөһрә.
МИН КУЛЫМА КИТАП АЛАМ... Габдулла Тукайны ң Китап шигыре буенча ачык д ә рес.
Б ө ек шагыйребез – Габдулла Тукайны ң тууына 125 ел.
Баулы муниципаль районының Поповка урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучыларына белешмә.
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ Г. Тукайны беләсезме? 1. Г.Тукай кайчан туган? 4. Г.Тукайның дусты 1. Г.Тукай кайчан туган? 4. Г.Тукайның дусты а) 1908 ел,
Транксрипт:

Габдулла Тукайның тууына – 125 ел. Төзеде: Гобәйдуллина Зөһрә

Бөек Тукай! Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында дөньяга килә.Аның сабыйлык еллары ятимлектә үтә. Авыр тормыш еллары эссез үтми, аның гомере 27 яшендә өзелә.Шушы кыска гына гомерендә ул гасырлар дәвамында яшәрлек шигырьләр, әкиятләр иҗат иткән.Без бу әсәрләрне бүгендә бик яратып укыйбыз.

Габдулла Тукайның сәяхәтләре Кушлавыч (1886)Кырлай ( )Уральск ( ) Казан ( ) ( ) Нижний Новгород (1908) Гурьевка (1910) Петербург (1912)Троицк (1912) Өчиле (1911)Әстерхан (1911)Уфа (1912)

Тукай - әкиятче Кәҗә белән сарык Су анасы Шүрәле

Тукай - шагыйрь Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор; Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр! Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә; Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә. Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә; Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә. Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул: Картаеп каткач буыннар эш белү уңгайсыз ул! Кызыклы шәкерт

Тукай - җырчы Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән. Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем. Абый белән бергәләшеп, кара җирне Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем. Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, Билгесездер, кая ташлар бу тәкъдирем; Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем. Туган авыл

Кырлайдагы музей

Йөрәкләрдә мәңге яши, яшьни яшь Тукай! Тыңлап үстем Тукай шигырьләрен, Су анасын күрдем төшемдә, Шүрәлеләр белән бергәләшеп Йөрдем кара урман эчендә. Хыялымда мендем тау башына, Салкын суын эчтем чишмәнең, Әйтерсең лә ап – ак пар атларда Мин Казанга барып җиткәнмен. Кайвакытта, ялкауланган чакта, Искә төшә Тукай шигыре, Акбай кебек киреләнми генә Эшләп куям эшне, йөгереп. Язгы ямьле көндә табигатькә Ашкынганда нәни күңелем, " Эш бетмичә уйнап йөрмә,- диеп Әйтә кебек Тукай шигыре. Һәр яз саен арабызга килеп, Безгә карап, бераз иелеп, "Әткәң - әнкәң теле ни хәлдә?!- дип Сорый кебек Тукай, көенеп.