Юлда йөрсәң бул өлгер, Юлның кагыйдәләрен бел. Светофорның хәрбер төсен, Юлның билгеләрен бел.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Юлда йөрсәң бул өлгер, Юлның кагыйдәләрен бел. Светофорның хәрбер төсен, Юлның билгеләрен бел.
Advertisements

Транксрипт:

Юлда йөрсәң бул өлгер, Юлның кагыйдәләрен бел. Светофорның хәрбер төсен, Юлның билгеләрен бел.

Светофорның сигналы бар, Тыңла аны карусыз, Кызыл төс- әле куркыныч, Тукта, син,- дигән сүз. Сары әйтә: -әзерлән,- ди Хәзер юл ачылачак. Яшел әйтә:-әйдә, кузгал Юлдан чык курыкмыйча.

Бу билге - шундый билге: Сине саклый ул җәяүле! Чыгабыз бергә-бергә Без юлны шушы җирдә.

Як-якка кара Нәрсә барын күр. Машиналарга, Атларга юл бир! Ут чыккан кебек Ашыгып чапма. Бераз туктап тор Урам чатында!

Мин юлны аркылы чыгарга телим. Аның өчен кайсы билгене куярга кирәк?

Бергә булса да, Ялгыз булса да, Урамда дөрес Йөрсен һәр бала. Хоккей уйнарга Чыкма син юлга. Туп тибәргә дә Ярамый анда!

Алда да бар, артта да Борылган да, сырылган Озын булып сузылган.

Ике тәгәрмәчле арба Атсыз да алга чаба.

Иснәми ул печәнне, Капмый солы, саламны, Үзе бара өстерәп Алты япле сабанны.

Маңгаенда мөгезе бар, Боргаласаң үкерә. Менеп атлансаң биленә Җилдән җитез йөгерә.

Арбасы бар, аты юк, Тәртә-мазар заты юк. Тоткасына кулың тисә, Атны да узып китә.

Кылга асылына, Тимергә таяна, Утыртып чаба Теләсәң кая.

Автобус, трамвай түгел Бензин да кирәк түгел. Маңгаенда мөгезе, Кешеләр ташый үзе.