Алмашлык Үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларның билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсәтә(ишарә итә) торган сүз төркеме алмашлык дип атала.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Алмашлык Үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларның билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсәтә(ишарә итә) торган сүз төркеме алмашлык дип атала.
Advertisements

1.Мөстәкыйль cүз төркемнәре 1.Мөстәкыйль cүз төркемнәре 2. Ярдәмлек сүз төркемнәре.
Транксрипт:

Алмашлык

Үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларның билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсәтә(ишарә итә) торган сүз төркеме алмашлык дип атала.

Алмашлык төркемчәләре

1. Зат алмашлыклары. I зат -мин, без (сөйләүчеләр) II зат-син, сез (тыңлаучылар) III зат- ул, алар (сөйләмдә катнашмаучылар)

Күрсәтү алмашлыклары Затка, предметка һәм предмет яки эш- хәл билгеләренә күрсәтә Бу, шул, ул, шушы, әнә, менә, теге, андый, мондый,шундый, алай, болай, шулай, шушылай һ.б.

Тартым алмашлыклары Предметның кайсы затка караганлыгын белдерә Кайбер алмашлыкларга - ныкы, -неке кушымчалары ялганып ясала Минеке, синеке, шуныкы,үзебезнеке, һичкемнеке һ.б.

Билгеләү алмашлыклары Затларны, предметларны гомумиләштереп белдерәләр Бар, барлык, һәммә, барча, бөтен, һәр, һәрбер, һәркем, үз, һәртөрле

Сорау алмашлыклары Сорау формасында зат яки предметларга, аларның билгесе яки саннарына һәм хәлләренә күрсәтә Кем, нәрсә, ни, нинди, кайсы, ничә, күпме, ничек, кая, кайда,кайчан,

Юклык алмашлыклары Предметны, билгене кире кагуны яки аларның булмавын белдерә Сорау алмашлыклары алдыннан һич яки бер сүзләрен кую юлы белән ясала Беркем, һичкем, һичкайчан, бернинди, һичкайда, һичничек һ.б.

Билгесезлек алмашлыклары Билгесез затка яки предметка, аның билгесенә, эш-хәрәкәт билгесенә күрсәтәләр Сорау алмашлыкларына -дыр, - дер, -тыр,-тер кисәкчәләре, әллә сүзе кушылып ясала Әллә кем, кемдер, әллә ничә, кайдадыр, кайчандыр һ.б.

Алмашлыклыкларга морфологик анализ ясау тәртибе 1.Сүз тәртибен билгеләргә 2.Төркемчәсен әйтергә 3.Төрләнү-төрләнмәвен ачыкларга 4.Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә 5.Ясалышы ягыннан төрен әйтергә

Презентациянең авторы: Арча муниципаль районы 5нче Арча гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Госман кызы Сабирова