Тема: «Адымнар нык, юллар имин булсын» Максат: игътибарлылыкны үстерү, проблемалы ситуацияләрне күрә, таный белү, балаларны каршылыклар алдында югалып.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
МУНИЦИПАЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА 12 » Почтовый адрес общеобразовательного учреждения: РЕСПУБЛИКА ТАТАРСТАН,
Advertisements

Тема: «Адымнар нык, юллар имин булсын» Максат: игътибарлылыкны үстерү, проблемалы ситуацияләрне күрә, таный белү, балаларны каршылыклар алдында югалып.
Гаиләм язмышы – минем язмышым. Кеше гомере – тыгыз бер йомгак, Кеше гомере – тыгыз бер йомгак, Барлык юллар шунда уралган Сүтә-сүтә генә беләсең, Сүтә-сүтә.
Транксрипт:

Тема: «Адымнар нык, юллар имин булсын» Максат: игътибарлылыкны үстерү, проблемалы ситуацияләрне күрә, таный белү, балаларны каршылыклар алдында югалып калмаска өйрәтү; балаларның иҗади сәләтләрен, рольләрне башкару осталыкларын үстерү, китапка мәхәббәт тәрбияләү, алда үтелгән материалны, конкрет алымнар белән күрсәтеп бирә алырга өйрәтү;

Тәрбияче: Көннәр хәерле булсын, балалар!Балалар нинди рәсемнәр карап утырасыз сез? Балалар: Менә апай без өйдә әти-әниләребез белән юл йөрү кагыйдәләренә багышлап рәсемнәр ясаган идек,шуларны карап утырабыз. Тәрбияче: Кая миндә карыйм әле,бигрәк матур итеп ясагансыз бит.менә мин газеталар алып килгән идем.Әйдә алар белән танышып китик әле

- Я хода, тагы авария! бала: Кая, кая, ни булган? (укый): Тәр:Урман юлында бер машина пошины бәрдергән... бала: Эх, бу авария ! Ничек котылырга моннан? Көчле ямьсез музыка яңгырый. Урам. Кап-карадан шыксыз итеп киенгән Авария урамда йөри, туп тибә, үзенә урын таба алмый. Музыка Я хода, тагы авария! бала: Кая, кая, ни булган? (укый): Тәр:Урман юлында бер машина пошины бәрдергән... бала: Эх, бу авария ! Ничек котылырга моннан? Көчле ямьсез музыка яңгырый. Урам. Кап-карадан шыксыз итеп киенгән Авария урамда йөри, туп тибә, үзенә урын таба алмый. Музыка 0013

Авария:Тәәк, нәрсә эшләргә? Кичә берәү генә булды, бүген бөтенләй юк! Ни генә кылырга соң? Светофор янына килә, әйләнеп йөри. Җепләрен өзгәләп, светофорны ала да, урман буена, агач төбенә ыргыта. бала: Менә бит ул кайда йөри! Сөмбел: Авария, син бу юлы нәрсә җимерергә йөрисең? Авария: И хөрмәтле балалар, минем сүзләремә колак салсагыз, сезгә һәрчак күңелле булыр. Сез гел юлда йөрегез,гел зур абыйлар куйган менә шушы тамгаларны җыегыз,ташлар ыргытып тишкәләсәгез дә ярый,менә миндә әзрәк җыйдым әле, туплы уйнагыз, хоккей суксагыз да була, тәртипсез, акылсыз булыгыз, өлкәннәрнең сүзләрен бер дә тыңламагыз! Сөмбел: Әле син кирегә сукалыйсыңмы? Хәзер без сине (куып китә).музыка 007 Онык: Күздән югал, Авария, йөрмә безнең якларда (куып китәләр). Тәрбияче: нишләргә инде балалар?ничек кенә эзләп табарга аварияне?

Карлсон: Мин түбәдә йөри идем,сезнең тәрәзәдән балалар тавышын ишеттем Нишлиләр икән болар дип төшеп карарга булдым. Тәр: Балалар юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен сынап карыйлар.Тик менә авария килеп безнең тынычлыгыбызны бозды.Урамдагы барлык юл йөрү тамгаларын җыеп каядыр качты.Син бит түбәдә яшисең,күрмәдеңме аны?Минем табышмакларыма дөрес җавап бирсәгез мин сезгә аның кайдалыгын әйтәм.( табышмак әйтә)Булдырдыгыз,дуслар!Табышмаклар чишә беләсез икән!Ярар әйтим,ул космоска очты.Сез космостагы дусларыбыз шаян шарчыкларны да кисәтерсез ул аларга да явызлык эшләмәсен тагын.Ә мин тизрәк барып бәләкәйгә сөйлим,ул юл йөрү кагыйдәләрен белә микән шуны да сорыйм.Сау булыгыз.

Тәр: Әйдәгез бергәләп юлга кузгалыйк булмаса. Ә сезнең космоска нинди төр транспорт белән барасыгыз килә? Балалар: - Минем самолетта очып барасым килә, - ә мин трамвайда барыр идем; - минем көймәдә йөзеп барасым килә, - ә мин такси чакыртам да барам; - минем вертолетта очып барасым килә, - ә мин пароход белән барыр идем. Тәрбияче: Балалар, сезнең бу төр транспортларга утырып йөргәнегез бар. Космос бездән бик ерактада тизрәк бару өчен телисезме, мин сезне оча торган тәлинкәгә утыртып алып барам? Ягез әле, уңайлы итеп утырыгыз, кулга кул тотыныгыз. Космос юллары бик катлаулы, буталчык. Сезгә бик күп сынаулар үтәргә туры киләчәк. Кагыйдәләрне төгәл үтәсәгез, космоста кадерле кунаклар була алырсыз. Сез зур сынаулар үтәргә әзерме, авырлыклардан курыкмассызмы? Балалар оча торган тәлинкәгә утыралар һәм күзләрен йомалар, серле музыка уйный. Спайс көе.

Смешарик(очып керә): Игътибар! Игътибар! Игътибар! Игътибар! Җыелыгыз бирегә! Космоска балалар килгән Кагыйдә өйрәтергә. ( артыннан күтәрелеп): Кагыйдә, нинди кагыйдә? Смеш: Игътибар, игътибар! Һәркайсыгыз ишетсен! Балалар өйрәтергә килгән Юл йөрү кагыйдәсен. Смеш: Нәрсәгә безгә билгеләр? Нигә безгә кагыйдә? Юкка вакыт уздырмагыз, Таралыйк моннан, әйдә! смеш (йөренә): Ә чыннан да кирәкме соң ул безгә юл йөрү кагыйдәсе? Безнең меңьяшәр космосыбызда болай да тәртип бит, әйеме дуслар(Бию) Смешарик(очып керә): Игътибар! Игътибар! Игътибар! Игътибар! Җыелыгыз бирегә! Космоска балалар килгән Кагыйдә өйрәтергә. Смешариклар ( артыннан күтәрелеп): Кагыйдә, нинди кагыйдә? Смеш: Игътибар, игътибар! Һәркайсыгыз ишетсен! Балалар өйрәтергә килгән Юл йөрү кагыйдәсен. Смеш: Нәрсәгә безгә билгеләр? Нигә безгә кагыйдә? Юкка вакыт уздырмагыз, Таралыйк моннан, әйдә! смеш (йөренә): Ә чыннан да кирәкме соң ул безгә юл йөрү кагыйдәсе? Безнең меңьяшәр космосыбызда болай да тәртип бит, әйеме дуслар(Бию)

Тәрбияче: Тукта әле.Шаян шарчыклар менә безнең балалар белән бер уен уйнап алыгыз әле,аннан соң белерсез кирәкме,юкмы юл йөрү кагыйдәләрен белү.Уен Транспорт чарасын чакыру дип атала.Балалар бер команда,Шаян шарчыклар сез икенче команда..Сез нинди транспорт чараларын беләсез икән,хәзер шуны тикшерәбез.Һәр команда өстәлендә төрле автомашиналар сүрәтләнгән рәсемнәр ята.Мин берәр төр транспортны атыйм,мәсәлән һава,су юлы,махсус транспорт,ә сез каршылыкларны үтеп шуның рәсемен табарга тиешсез.Каршылыклар ике аякта гимнастика таягы аша сикерү.(Ярыш).

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар, бигрәк зирәк, акыллы булып чыктыгыз.Смешариклар авария дигән афәт сезнең планетага очты бит.Безгә аны табарга булыша алмасыз микән. Смеш:Ник булышмаска,әнә үзе дә килә. Авария:Менә җирдән никадәр бүләкләр алып кайттым сезгә.Менә монысын чәйнек астына куярсыз,монысын таба астына,ә моооныыысын....

Тәрбияче: Ай, авария капчыгыңдагы юл тамгаларын китер әле.Болар бит юл билгеләре. авария: Беләм,ә мин алардан Юл билгеләре күргәзмәсе ясамакчы идем.Менә сез юл билгеләрен беләсез микән. авария: Нәрсәгә әле кинәттән Уклар йөри түгәрәктән? Машиналар әйләнеп, Бер – берсенә бәйләнеп, Йөриләр түгәрәктән? Бала: Белегез, бел, бу мәйданда Туры юл юк икән анда Шуңа күрә түгәрәктән Уклар йөри әйләнеп. авария: И әйбәт тә соң инде Шушы өндәү билгесе Әллә шушында гына Рәхәтләнеп биисе?! Бала: Юк! Юк минем дусларым, Монда юл бик куркыныч! Бу билге сорый бездән, Үтегез әкрен, тыныч! авария: Бу батарея ник монда Рәсемдә эленеп тора? Әллә юлчылар буранда Бел шушында җылына? Бала: Бу билге шоферларга Болай дип әйтә бит ул: Тукта, әнә ерактан Бер поезд килә тизләп Шлагбаумнан чыкканда Түземлек бик зур кирәк. авария: Бер кеше җир казый Берәрегез беләме? Әллә монда байлыклар Акчалар күмелгәнме? Бала: Юк шул, юк шул белмәдең! Юл эшләрен күрмәдең.

Тәрбияче: Күрдеңме,авария, балалар юл билгеләрен бик яхшы беләләр.Ә боларын нишләп ертып бетердең соң син? Авария:(Тезләнеп йөри,идәнгә сибелгән билгеләрне актара.Туклану пункты дигән билгене таба) ошамый алары миңа,иң ошаганы миңа шушы билге!Мондакашык та бар,чәнечке дә,тәлинкә белән ит кисәге генә җитми.Әйдә ярыштан җыеп күрсәтегез миңа шушы юл йөрү тамгаларын,аларның нәрсә аңлатуын да әйтеп китәрсез Тәрбияче:Әйдәгез әле дусларым ярыштан бу юл йөрү тамгаларын җыйык әле Сешариклар җитезрәк микән әллә сезме балалар?

Тәрбияче:Булдырдыгыз дусларым. Монда ниндидер реклама тактасы, яле карыйк. Ә-ә, балалар, бу рәсемнәрдән торган таблица. Сез мондагы рәсемнәрдән ниндидер бәйләнешләр табарга тиеш. Яле, кайсыгыз өлгеррәк? (мнемо- таблицалар белән эш). - бу рәсемнәр транспорт төрләре; - ә бу рәсемнәр юл билгеләре; - балаларны автобус белән йөрткәндә автобуска Монда балалар билгесе куела. Авария: Мин дә бәйләнеш таптым. Балалар бакчасы янына Сак булыгыз балалар! билгесе куела.

Тәрбияче: Ай, авария булдырдың, сөендердең! Шулай да киңәшләребезне тыңлап кит әле: 1 бала: Юл билгеләре безгә Бик күп нәрсә әйтәләр Кирәк чакта боералар, Кирәктә кисәтәләр. 2 бала: Юлны аркылы чыкканчы Карап ал уңга – сулга. Якында машина күрсәң, Ашыкма, чыкма юлга. 4 бала: Һәлакәтләр булмасын дип Телидер һәрбер йөрәк Шуңа күрә дә йөргәндә Бик сак булырга кирәк! Бергә: Юкка гына әйтмәгәннәр: Ашыккан – ашка пешкән. Сабыр иткән – барып җиткән, Чыгарма, авария, истән. 5 бала: Юл кагыйдәсен белмәүче Урам – юлда йөрмәсен Бик йөрисе килә икән Кагыйдәсен өйрәнсен. 6 бала: Кайда гына йөрсәгез дә Игътибарлы булыгыз. Кагыйдәләрне үтәгез. Имин булсын юлыгыз. Тәрбияче: Хәзер җырлап алсак та була инде,никадәр юл йөрү кагыйдәләрен кабатладык

Смеш: Балалар бик белемлеләр, Тыңладык без һәрберсен. Өйрәнергә сүз бирәбез, Юл йөрү кагыйдәсен. Авария : Рәхмәт сезгә балалар! Без бик күп нәрсәгә төшендердегез, тыңласагыз, минем дә сезгә бер уеным бар иде,(Балалар түгәрәкләнеп басалар,авария уртада.Көйгә йөриләр,көй туктагач авария сорау бирә) - Светофорның зәңгәр төсе нәрсәне аңлата? -Машинага утырып баручы кем була? -Җиңел машинаның ничә көпчәге бар? -Авыл хуҗалыгында кулланыла торган транспорт? - Җигүле транспортка нәрсәләр керә?

1 бала: Авария дигән афәт Хәтта төшкә кермәсен. Дуслар, ныклап өйрәник, Юл йөрү кагыйдәсен. 2 бала: Әти, әни, әби, бабай, Кыз һәм малай – һәммәсе. Бердәй белсен һәм өйрәнсен, Юл йөрү кагыйдәсен. Авария:Рәхмәт сезгә балалар!Сез мине үзегезнең белемнәрегез белән бик сөендердегез!Ә сезне (смешарикларга)җиргә светофор фәнен йөрәтүче мәктәпкә алып барам. Тәрбияче:Ярар,дусларым без өебезгә кайтыйк инде.Туган авылыбызны,бакчабызны,әти-әниләрне бик сагындык.Үзебез белән аварияне дә алыйк.Начар нәрсәне күктә калдыру килешмәс. Авария:Юк мин начар түгел кайвакыт кешеләр ялгышканда,юл кагыйдәләрен белеп тә үтәмәгәндә генә мин алар янында булам.Балалар да,олылар да юл йөргәндә юл аркылы чыкканда ашыкмасалар юл йөрү кагыйдәләрен үтәсәләр ерак китәрмен.Аларга якын да килмәм.Әйдәгез киттек.рәхмәт сезгә.Юлыгызга аркылы төшмәм,күзегезгә дә күренмәм. Тәрбияче: Кадерле балалар, сезгә һәрвакытта да иминлек телим, әти-әниләрегезне тыңлап, юлда кагыйдәләрне төгәл үтәп яшәргә язсын. Очрамасын каршылыклар Һич сезнең юлыгызда Тик яшел ут янып торсын Һәрвакыт юлыгызда! Әйдәгез балалар тәлинкәбезгә утырып кире кайтыйк инде. (Тәлинкәгә утырып,йолдызларны күзәтеп җиргә очалар.Карлсон аларны каршы ала.Балаларның биюе)

Тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.