Күңелдәге якты хатирә булып Җырың калды синең мәңгегә. Җан – йөрәкнең сафлык, чисталыгын Саклап тора җырың бүген дә.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Күңелдәге якты хатирә булып Җырың калды синең мәңгегә. Җан – йөрәкнең сафлык, чисталыгын Саклап тора җырың бүген дә.
Advertisements

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе «Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат» ГАБДУЛЛА ТУКАЙ – ЖУРНАЛИСТ.
Транксрипт:

Күңелдәге якты хатирә булып Җырың калды синең мәңгегә. Җан – йөрәкнең сафлык, чисталыгын Саклап тора җырың бүген дә.

Әтисе Гариф белән әнисе Бибигайшә

Фатиха Аитова үз акчасына кызлар мәктәбе салдырган укытучы.

Солтан Габәши Сара Садыйкованың музыка буенча беренче укытучысы, татар халкының беренче профессиональ композиторы

Сара апаның үзенә генә хас үзенчәлеге бар иде – ул да булса калфак

Газиз Вәлитов (Айдарский)

Сара Садыйкова кызы Элфия Айдарская белэн нче еллар.

Беренче мәхәббәт Әхмәт Рәшитов сүзләре Сара Садыйкова музыкасы Хәтердә ул тыныч айлы кичләр, Хәтердә бормалы су юлы. Онытмыйм беренче саф мәхәббәт, Онытмыйм Агыйдел сылуы. Ул мине утларда яндырды да, Тилмертте аерылу газабы. Нигә соң чәчәктәй яшь гомернең Кавышу булмады азагы? Юлларда киртәләр очратсагыз, Күңелегез булса нык яралы, Сез искә алыгыз яшьли сөйгән, Беренче яраткан ярларны.

«Башмагым» спектакленнән күренеш. Сәрвәр ролендә Сара Садыйкова, Галимҗан ролендә Фәхри Насретдинов.

Ару- талуны белми торган, җитез һәм бик уңган, инсафлы кеше иде. Кешеләрне, халыкны сөйде. Бервакытта да байлыкка кызыкмады, тормыштан чын күңеленнән канәгать булып, шөкерана кылып яшәүче иде

Сара апа бик күп татар, рус, чит ил әдәбиятын укыган галим кеше иде. Бигрәк тә татар язучыларының әсәрләрен, шагыйрьләренең шигырьләрен беренче башлап укучы иде

Сара Садыйкова, Гомәр Бәширов нче ел.

Кайтам инде Илдар Юзеев сүзләре Сара Садыйкова музыкасы Ямансулап болыннарны буйлама, Оныткандыр инде диеп уйлама; Ничек итеп онытыйм сөгән ярымны? Кара кашлы, назлы җанымны. Ничек итеп онытыйм туган ярымны, Анда узган алтын балачагымны; Сагындырды Агыйделнең камышы, Челтрәп аккан чишмә тавышы. Сагындырды сызылып таңнар атуы, Әнкәемнең иркәләп уятуы; Кайтам инде туып – үскән ягыма – Кырларыма, тургайларыма...

Калфак кигән хатын-кыз матур, күркәм күренә, калфак кигәч, үзеңне әдәпле тотасың, чөнки башына калфак кигән хатын-кыз әдәпсез була алмый дия торган иде Сара Садыйкова

ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ Гомәр Бәширов сүзләре Сара Садыйкова музыкасы Җидегән чишмәләрдә җиде улак, Челтер-челтер ага көмеш су. Көмеш сулар ага, кошлар сайрый, Шул чакларда бигрәк ямансу. Җидегән чишмәләргә йөзек салдым, Җидегән йолдыз күреп калсын дип. Җанкай-җанаш алсын да куансын, Вәгъдәләрем булып калсын дип. Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә, Акрын искән җәйге җилләргә. Сез каласыз инде, без китәбез, Без китәбез ерак илләргә.

КАЗАН КИЧЛӘРЕ Хәсән Туфан сүзләре Сара Садыйкова музыкасы Кил әле, Иделнең җиләс җиле, Юлларга чәчәкләр сип әле, Ак булып, саф булып истә калсын Казаннын кадерле кичләре. Туган ил чакырган зур юлларга Китәрбез таңнарда без моннан. Озатып калырсың безне, Казан, Баласын очырган кош сыман. Яшәрбез туган җир туфрагында, Кырларда, Иделдә-дингездә. Исән-сау булсыннар балалар, дип, Хәерле юл телә, Ил, безгә. Иделгә сузылган айлы юлдан Тын гына, моң гына җыр ага. Сагынырбыз, дуслар, бу кичләрне Чәчләргә чал кергән чорда да. Ал-гөлләр сибегез безнең юлга, Иделнең иртәнге җилләре. Мәңгегә, гомергә истә калсын Казанның кадерле кичләре.

Тормышта Сара апа бик гади кеше иде. Һәрвакыт көләч йөзле, хак һәм тапкыр сүзле, саф күңелле, шаян сүзләргә бик бай иде

Сара Садыйкова (артта баскан) туганнары белән. Уртада Разия Садыйкова, уңда Рөстәм Садыйков нче еллар.

Сара Садыйкова әдәбият-сәнгать эшлеклеләре арасында нче ел.

Халкыбыз яшәгәндә - моң яшәр, моң яшәгәндә - йөрәк түребездә Сара апа Садыйкова яшәр

Белегез шуны Илгизәр Фазлуллин сүзләре Сара Садыйкова музыкасы Иртә таңнарда карыйм талларга, Өзә үзәкне кошларның моңы. Аерылсам сездән, якын дусларым, Саргаер идем – белегез шуны. Көзләр җитүен, кошлар китүен Күпме кичерде гомерләр юлы! Кояшлы язым чәчәкле җәем Сез ул, дусларым, - белегез шуны. Нурлана күзләр, тәмләнә сүзләр, Бетте таралып күңелнең моңы. Күрсәм яңадан сезне, дусларым, Бәхетем арта – белегез шкны.

ТУГАН АВЫЛЫМА Мостафа Ногман сүзләре Сара Садыйкова музыкасы Чынлы суы җәелеп ага Язгы ташкыннар килсә; Ташкыннар кебек шаулашып Авылымда яшьләр үсә. К у ш ы м та: Туган авылым минем каршымда, Күңелем һаман омтыла шунда. Ераклардан карап киләм, Чынлы басуларына, Шунда гына тынгы табам Күңелем ярсуларына. К у ш ы м т а. Шушы кырлар буйлап минем Яшьлек юлларым үткэн, Шул юллардан яшьлек дустым Елмаеп чыкса икән! К у ш ы м т а.