Безнең гимназия берничә ел рәттән Мин татарча сөйләшәм! акциясендә бик теләп катнаша. Акциянең төп максаты – халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Безнең гимназия берничә ел рәттән Мин татарча сөйләшәм! акциясендә бик теләп катнаша. Акциянең төп максаты – халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә.
Advertisements

Транксрипт:

Безнең гимназия берничә ел рәттән Мин татарча сөйләшәм! акциясендә бик теләп катнаша. Акциянең төп максаты – халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшергә өндәү, кибетләрдә, урамда, китапханәләрдә, транспортта һәм төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү. Укучыларда татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә кызыксыну уяту, талантлы яшьләрне барлау, иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү, милли үзаң тәрбияләү. Сезгә үзебез үткәргән чараларның фотоотчётын җибәрәбез.

Мин татарча сөйләшәм акциясе 27 нче татар гимназиясендә уку елы башыннан старт ала. Укучылар татар телендә уздырылган төрле чараларда, семинарларда, ачык дәресләрдә, түгәрәк өстәлләрдә актив катнашалар

Укучылар татар телен яхшы белүләрен республика дәрәҗәсендә уздырылган семинарларда да ачык күрсәтәләр.

Тел галиме Николай Валентинович Максимов һәм семинарда катнашучылар гимназия укучыларының әдәби сөйләм телен, фикерләү дәрәҗәсен югары бәяләделәр.

ТДГПУ студентлары, журналистлар, галимнәр, укытучылар белемен күтәрү институты хезмәткәрләре, ата-аналар, укучылар белән бергәлектә Тел язмышы – ил язмышы дигән темага түгәрәк өстәл янында сөйләшү уздырылды.

ТДГПУ доценты Асылгәрәева Роза Әмин кызы, Низаметдинова Гөлүсә Малик кызы, Сабирова Әлфинур Әхмәт кызы, Татарстан яшьләре газетасы журналисты Лилия Сөнгатуллина 27нче гимназиядә татар телен укытуны, милли тәрбия бирүне югары бәяләделәр.

Без татарча сөйләшәбез! Татар теле - безнең туган телебез! Үз теленнән йөз чөерүчеләрне, ана телләреннән ваз кичүчеләрне без аңламыйбыз. Әйдәгез, туган телебезне саклыйк, яклыйк, яратыйк!

Туган телгә мәхәббәт аның бөек шәхесләре үрнәгендә дә уятыла. Гимназиябездә Г.Тукайга, М.Җәлилгә, А.Алишка багышланган кичәләр бик еш уздырыла.

27 нче гимназия укучылары үзләрен чын татар икәнлекләрен, туган телне, аның гореф-гадәтләрен яхшы белүләрен Татар егете, Татар кызы кебек конкурсларда, фән олимпиадаларында әледән-әле раслап торалар. Шунысы куанычлы, укучылар әлеге бәйгеләрдә зур уңышларга да ирешәләр. «Татар егете » Татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында 3 урын яулаган,Татар кызы конкурсы лауреаты – Илсөяр Хисмәтова

Халыкара туган тел көненә багышлап, Татарстан халыклары ассамблеясе уздырган мәртәбәле бәйгедә гимназия укучылары Вахитов районы исеменнән чыгыш ясадылар һәм II, III урыннар яуладылар.

Халыкара конкурслар лауреаты Ләйсән вокаль ансамбле татар моңнарын пропагандалау буенча зур эш алып бара.

Мәктәбебездә МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ! акциясенә багышланган тел бәйгесе уздырылды

Гимназиябезнең директор урынбасары Наталья Юрьевна, рус милләтеннән булса да, бик тырышып татар телен өйрәнә.

Мин татарча сөйләшәм акциясе кысаларында укучылар шәһәр урамнарына, җәмәгать урыннарына юл тоттылар. Изге сәфәребез гимназия ишек төбеннән башланды.

Китапханәдә...

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: Әни! дип, Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: Әти! дип,- Күзләреңә яшьләр тыгылмас, Туган телең әле бу булмас. Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: Әни! дип, Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: Әти! дип,- Күзләреңә яшьләр тыгылыр, Туган телең әнә шул булыр.

Акциядә машина йөртүчеләр дә читтә калмады

Макдональдс рестораны

Метроның Сукно бистәсе тукталышында сүзлекләр таратылды

Метро буйлап шәһәр үзәгенә юл алдык

Даруханәдә

Казан шәһәренең йөрәге булган Бауман урамы Кызганычка каршы, татарча начар сөйләшәм. Ә балаларым, һичшиксез, татар телен өйрәнәчәкләр.

Тел кешене дус итә, Бер-беренә беркетә Бел, дустым, син рус телен, Һәм онытма үз телең!

Без мәгърифәт учагы – Казан Дәүләт Университеты каршында

КДУ студентлары һәм галимнәре белән аралаштык, татар теленең киләчәге турында фикер алыштык.

Бауман урамы. Чәй йорты. Халык белән аралашабыз.

Өлкән буын вәкилләре яшьләргә үзенең киңәшләрен бирде, татар телен яклаулары өчен рәхмәт белдерде.

Туган телемә Р.Миңнуллин Асыл сүзләреңне, туган телем, Биреп торчы миңа азга гына. Бөтенләйгә түгел – вакытлыча, Тик җитәрлек гомер азагыма. Синнән алган һәрбер сүземне мин Күз карасы төсле саклар идем. Ул сүзләрнең затлыларын сайлап, Дога итеп кенә ятлар идем. Ул сүзләрне җырга әйләндергәч, Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен. Исраф ул сүзләрнең миндә, Җыры булыр алар киләчәкнең. Әйтә алмыйм әле – ул сүзләрдән Аз булса да дөнья үзгәрерме? Тик югалтмам, туган телем, синнән Алып торган асыл сүзләремне.

Мин татарча сөйләшәм! акциясендә 27 нче гимназия укытучылары, укучылары һәм Казан шәһәре халкы: студентлар, галимнәр, сатучылар һәм сатып алучылар, үтеп баручылар, пассажирлар, көнкүреш хезмәтен күрсәтүчеләр, машина йөртүчеләр һ.б. катнашты. Акцияне оештыручылар: 27 нче гимназиянең татар теле укытучылары Нурмиева Гөлгенә Вазыйх кызы, Әхмәтова Гүзәл Харис кызы, Файзова Гүзәлия Сәгыйть кызы. Казан