Авыл хуҗалыгында химия ( Электив курс программасы) Төзеде: Ахмадуллина Таһирә Галимҗан кызы,

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Авыл хуҗалыгында химия ( Электив курс программасы) Төзеде: Ахмадуллина Таһирә Галимҗан кызы,
Advertisements

Такталачык урта м ә кт ә бене ң 9 класс укучысы Сарварова З өһ р ә Ф ә рис кызыны ң физикадан проект эше Укытучы: Гайсин Радик Ромелевич 2010 ел.
Транксрипт:

Авыл хуҗалыгында химия ( Электив курс программасы) Төзеде: Ахмадуллина Таһирә Галимҗан кызы,

Программаның максаты: укучыларны мәктәптә алган белемнәрен тормышта куллана белергә, экологик таләпләрне төгәл үтәргә өйрәтү. Төп максат – яшь буынга, шәхеснең ихтыяҗларын истә тотып, хәзерге стандартдарга җавап бирә торган, конкуренциягә сәләтле, сыйфатлы белем бирү. Балаларны җирнең чын хуҗалары, авылны саклап калучылар,яшәртүчеләр итеп тәрбияләү.

Бурычлар: Укучыларны агрономия нигезләре белән тоныштыру. Укучыларны мөстәкыйль эшләгә, эзләнергә, фикер туплый, үз хезмәтенә һәм кеше хезмәтенә бәя бирергә өйрәтү. Химик тәҗрибәләр эшләгәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру. Белемнәрне тормышта дөрес куллану һәм табигатькә сакчыл караш формалаштыру.

Көтелгән нәтиҗәләр. Авыл хуҗалыгында химия электив курсын тәмамлаучы укучылар тышкы билгеләре буенча үсемлекләрнең нинди туклыклы матдәләргә һәм нинди ашламаларга мохтаҗ икәнлеген аера, ашламаларны кушып туфракка кертү өчен әзерли, туфракның әчелеген билгели, һ. б. беләләр. Инсектицидлар, фунгидцидлар, гербидцидлар куллануның әйләнә-тирәбезгә тәэсире, экологик проблемалар белән дә танышалар. Курсны укучыларга тәгъдим итүнең уңай нәтиҗәсе булып агрохимия фәненә кызыксыну уяту һәм киләчәктә укучыларга авыл хуҗалыгы һөнәре сайларга этәргеч биреп, авылда яшьләрнең төпләнеп калуына ирешү.

Курсның эчтәлеге. Курс 9 бүлктән тора: Теоритик дәресләр: Кереш. Агрохимия нигезлзре. Әһәмиятле химик элементларның үсемлек тормышындагы биологик роле. Минераль ашламалар, аларның составы, физхимик һәм кайбер агротехник үзлекләре. Ашламаларның авыл хуҗалыгы продукциясенең уңышына тәэсире. Туфракның әчелеге һәм химик мелиорация. Инсектицидлар, фунгидцидлар, аларның составы, кайбер үзлекләре.Аларның үсемлек корткычларына каршы кулланылышы. Химик чүп утау һәм күп кулланылучы гербидцидлар. Практик эшләр: Бирелгән концентриция (%, моляр, нормаль) буенча эремә әзерләү. Әһәмиятле ашламаларны танып белү. Туфракның әчелеген (рН) билгеләү. Таблица кулланып кирәкле извест һәм гипс микъдарын исәпләү. Билгеле мәйданда төрле культуралар өчен кирәк булган ашламаларның микъдарын исәпләү.

Дәрес 1. Тема: Кереш. Агрохимия нигезләре. Әһәмиятле химик элементларның үсемлек тормышындагы биологик роле. Методик тәкъдимнәр Яңа мәгълүматлар. Агрохимия фәне. Әһәмиятле химик элементлар. 1. Дәресне химия һәм биология фәннәре арасындагы бәйләнештән башлау. Биология үсемлекләр дөньясын өйрәнсә, химия үсемлекләрдәге химик элементларның сан һәм сыйфат составын ачыклый. 2. Агрохимия турында кыскача мәгълүмат бирү. Агрохимия бу ике фәне бәйли, үсемлекләр, туфрак һәм ашламалар арасындагы үзара мөнәсәбәтне, культуралы үсемлекләрнең туклану процессен өйрәнә. Агрохимиянең төп бурычы - игенчелектә матдәләр әйләнешен өйрәнү, туфракта һәм үсемлектә баручы химик процессларга тәэсир итү юлларын билгеләп, уңышны арттыру. Кеше матдәләр әйләнешен ашламалар кертеп үзгәртә ала. Органик һәм минераль ашламалар кертү туфракның составын үзгәртә, үсемлекнең яхшы туклануын, үсешен, авыруларга каршы торучанлыгын үстерә.

Дәрес 2 Тема: Минераль ашламаларның үзлекләре, уңышка тәэсире. Яңа мәгълүмат. Минераль һәм органик ашламалар. Методик тәкъдимнәр. 1. Дәресне укучылырга таныш ашламаларның классификациясеннән башлу. Ашламалар составлары буенча ике класска, органик һәм минераль ашламаларга, чыгышы һәм табу ысулы буенча да икегә: 1) промышленность ашламаларына ( азотлы, фосфорлы, калийлы), 2) җирле ашламаларга ( тирес, торф, көл) бүленә. Органик ашламаларга тирес, үсемлек калдыклары керә. Минераль ашламаларда туклыклы матдәләр минераль тозлар составына керә. Туклыклы матдәләрнең санына, микъдарына карап ашламалар гади яки беряклы (N, K, P) һәм комплекслы яки күпкырлыга (N-P-K), бүленә

Дәрес 3 Тема. Туфракның әчелеге, химик мелиорация Методик тәкъдимнәр 1. Дәресне туфрак составында очрарга мөмкин булган химик элементларданбашлап җибәрү. 2. Туфракның составына өч фаза керүен: каты фаза, сыек фаза ( туфрак эремәсе ), газ фазасы (туфрак газыннан) аңлатып, һәр фазага кыскача харастеристика бирү. Туфрак газында углекислый газ һава составындагыга (0,03% ) карагандә күп, 2 -3% тәшкил итә. Чөнки җир астындагы тамырлар сулый, аның составындагы органик матдәләр таркала, ә кислород аз. Туфрак эремәсе – туфракнын хәрәкәтчән, актив өлеше. Аның составына эрегән газлар кислород, угекислый газ, аммиак керә. НСО, ОН, CI, NO, H PO, H, Na, K, NH, Ca, Mg, AI, Fe … Туфракның каты фазысы ике өлештән тора органик өлеш һәм минераль өлеш. Минераль өлеш составында кислород – 50%, кремний – 33%, алюминий һәм тимер – 10%, ә 7% калган химик элементлар тәшкил итә. 3. Туфракның әчелеге Н һәм ОН ионнарының чагыштырмасы, рН белән билгеләнә. Шулай ук туфракның әчелеге аның төренә дә бәйле.

Дәрес 4 Тема. Үсемлекләрне корткыч бөҗәкләрдән һәм төрле авырулардан саклау Методик тәкъдимнәр 1. Дәресне биологиядән алган белемнәрне үстереп, паразитлар турында сөйләшүдән башлау. Паразит бөҗәкләр, аларның авыл хуҗалыгына нинди зарар салуы турында әңгәмә кору. Зур уңыш алу өчен үсемлекләрне туклыклы матдәләр (ашламалар) белән генә туендыру җитми, әле тагын күп зыян салучы авыруларга, корткыч бөҗәкләргә, кимерүчеләргә каршы да көрәшергә кирәк. Хәзерге көнгә 300 төрле культуралы үсемлекләрдә 600 дән артык авыру барлыгы билгеле. Бу авыруларны гөмбәләр, бактерияләр һәм вируслар китереп чыгара. Тиешле чара күрмәгәндә уңыш бик нык кими, хәттә бөтенләй бетәргә мөмкин.

Дәрес 5 Тема Чүп үләннәреннән химик ысул белән арыну. Методик тәгъдимнәр. 1. Авыл мәктәбендә белем алучы укучылырга чүп үләннәренең күп кенә төрле таныш булуын истә тотып, укучылардан аларга каршы нинди юллан белән көрәшеп булуын кызыксыну. Хәзерге заманда чүп үләннәренә каршы көрәш төрле юллары бар. Ләкин иң эффектлысы гербицидлар куллану. Гербицидларның тискәре ягы, аларны тиешле дозада кулланмаганда культуралы үсемлекләр өчен дә зарарлы булуында. Төрле үсемлекләргә төрлечә тәэсир итү характеры буенча гербицидлар ике төркемгә бүленә: а) тоташ тәэсир итүче гербицидлар (барлык үсемлекләрне дә үтерә); б) сайлап тәэсир итүчеләргә ( чүп үләннәренең аерым бер төрен генә үтерә) бүленә.

Дәрес 6 Практик эш. Тема. Бирелгән концентриция (%, моляр, нормаль) буенча эремә әзерләү. Методик тәкъдимнәр. 1. Эремәләр, аларны әзерләү методларын искә төшерү. Эремәдәге матдәне масса өлешендә (%), мольләрдә һәм нормальләрдә күрсәтәләр. Матдәнең масса өлеше (%) ул,100 грамм эремәдә эрегән матдә массасы. Моль – 1 литр суда эрегән мольләр саны белән, ә нормаль концентрация 1 литр судагы грамм эквивалентлар санына тигез

Дәрес 7 Тема. Минераль ашламаларны танып белү. Методик тәкъдимнәр. 1. Инструктаж үткәрү 2. Өйрәнгән ашламаларның үзлекләрен искә төшерү

Дәрес 9 Тема. Билгеле мәйданда төрле культуралар өчен кирәк булган ашламаларның микъдарын исәпләү. Методик тәкъдимнәр. 1. Ашламаларның уңышка тәэсирен искә төшерү. 2. Ашламаларны туфракка кертү, аларның уңышка тәэсире турында мәглүмат бирү. 3.Ашлама микъдарын исәпләү