Җәмгыять белеме укытучысы Файзрахманова Н.М. Дин һәм аның төрләре. Максат: 1.Дин һәм аның төрләре,дөньякүләм таралган диннәр, гореф-гадәтләр белән таныштыру.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Җәмгыять белеме укытучысы Файзрахманова Н.М. Дин һәм аның төрләре. Максат: 1.Дин һәм аның төрләре,дөньякүләм таралган диннәр, гореф-гадәтләр белән таныштыру.
Advertisements

Транксрипт:

Җәмгыять белеме укытучысы Файзрахманова Н.М.

Дин һәм аның төрләре. Максат: 1.Дин һәм аның төрләре,дөньякүләм таралган диннәр, гореф-гадәтләр белән таныштыру. 2.Төрле дин тотучы кешеләрнең карашла- рына карата ихтирам һәм толерантлык хисләре тәрбияләү. 3.Хәзерге җәмгыятьтә булган дингә карата укучыларның фикерләү дәрәҗәләрен үстерү.

Өй эшен кабатлау. 1.Югары мәдәният җәмгыятьнең өстен катлавы яки аның кушуы буенча профессиональ иҗатчылар тарафыннан тудырылган мәдәният. 2.Профессиональ әзерлексез, исемнәре билгеле булмаган иҗатчылар тарафыннан тудырылган мәдәният. 3.Иҗади яктан азрак кыйммәткә ия, әмма киң аудиторияне колачлый, төгәл авторлары булган мәдәният. 4.Гомуми мәдәниятнең бер өлеше, зур социаль төркемнәргә хас булган кыйммәтләр, традицияләр, гореф-гадәтләр системасы.

Яңа тема өйрәнү. Дин мәдәният, мәгариф һәм фән белән берлектә җәмгыятьнең рухи сферасы компонентларының берсе. 2.Дин-кешелек җәмгыятенең төп нигез институтларының берсе. 3.Дин-иҗтимагый аң сферасы, табигатьтән өстен көчкә ышану. 4.Дин-дөньяга карашның үзенчәлекле төре. 5.Дин- мораль принциплар бердәмлеге. 6.Дин- күпсанлы ышану һәм үзара бурычлар белән бәйләнгән күпсанлы кешеләр төркеме. 7.Дин- ышанулар һәм гамәлләр системасы.

Архаик диннәр иң борынгылар. Алар мифология нигезен тәшкил итүче инануларга һәм мифларга таяна.Инанулар һәм мифлар мифологиягә берләшә. Инану – реаль яки иллюзияләргә генә булган нинди дә булса идеягә эмоциональ бирелгәнлек, ышану. Миф- барлык дөньяның, җәмгыять белән кешенең андагы урыны турындагы фантастик, уйлап чыгарылган сүрәте.

Д И Н Н Ә Р Архаик политеистик Дөньякүләм монотеистик

Архаик политеистик диннәр Тотемизм Фетишизм Анимизм

Дөньякүләм монотеистик диннәр. Буддизм Христианлык Ислам

Ныгыту. 1.Рухлар һәм җаннар булуына ышану: а)анимизм б)фетишизм в)тотемизм 2.Хайваннарга түгел, ә конкрет предметларга табыну: а)фетишизм б)тотемизм в)анимизм 3.Хайваннарга табыну: а)тотемизм б)фетишизм в)анимизм 4.Әкият- риваятьләр: а)миф б)инану в)мифология 5.Кешеләрнең билгеле бер карашлары, шуларга туры килүче культ һәм йолалар: а)дин б)культ в)символ 6.Иң беренче барлыкка килгән дин: а)буддизм б)христиан в)ислам