Г.Сәгыйров Утызынчы март Эндәш сүзләр Кадерлем,назлым,сөеклем, Карлыгачым,былбылым; Җаным-бәгърем,күгәрченем, Таң йолдызым, күз нурым! Алтыным,кояшым,аем,

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Г.Сәгыйров Утызынчы март Эндәш сүзләр Кадерлем,назлым,сөеклем, Карлыгачым,былбылым; Җаным-бәгърем,күгәрченем, Таң йолдызым, күз нурым! Алтыным,кояшым,аем,
Advertisements

Транксрипт:

Г.Сәгыйров Утызынчы март Эндәш сүзләр Кадерлем,назлым,сөеклем, Карлыгачым,былбылым; Җаным-бәгърем,күгәрченем, Таң йолдызым, күз нурым! Алтыным,кояшым,аем, Якыным,сөйгән ярым; Гүзәлем,гөлем,матурым, Шатлыгым,кайгы-зарым... Г.Сәгыйров

I.Үткәннәрне кабатлау А) Җөмләдән җөмлә кисәкләрен билгеләгез. Кышның кыска көне кызга бик озын тоелды. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык, ахирәттә йөзгә аклык китерә.

Б) Бирелгән җөмләләрдән хәлләрне һәм аерымланган хәлләрне табып,аңлатырга. Кинәт болытлар арасыннан язгы кояш ялтырап чыкты. Илсөяр җинел генә дерелдәп куя һәм, әтисенең муенына сыена төшеп әкрен генә эндәшә. Өендә Зөлфия китаплар актарырга дип утырган иде, әллә нигә укыйсы килмәде, терсәгенә таянып,берни уйламыйча, тәрәзәдән урамга карап тора башлады.

В) Безнең мәктәп темасына хәлләр кергән җөмлә уйлап, дәфтәрегезгә языгыз һәм аны җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.

Д) Нәтиҗә: Татар телендә биш җөмлә кисәге бар. Алар баш һәм иярчен кисәкләрдән тора. Баш кисәкләргә-ия белән хәбәр, ә иярчен кисәкләргәаергыч,тәмамлык, хәл керә.

II Яна белемнәр үзләштерү. Мисаллардан затка яки предметка төбәп әйтелгән сүзләрне табып, анализлау.

Билгеләмә. Сөйләм төбәп әйтелгән затны яки предметны белдерә торган сүзләр эндәш сүзләр дип атала.Алар исем белән белдерелеп, җөмләнең теләсә кайсы урынында килә алалар.Составы ягыннан җыйнак һәм җәенке булалар. Кешедән кала башка җанлы һәм җансыз предметларга эндәшүне сынландыру күренеше диләр. Эндәш сүзләр җөмләнең башка кисәкләреннән өтерләр белән аерыла.

III Физкультминут. Балалар, хәзер ял итеп алабыз.Җайлап утырыгыз,хәзер сез җырлар тыңларсыз. Кем эндәш сүзләр табар икән?

IV Белемнәрне ныгыту. А) Санакларда эшләү. Бирелгән җөмләләрдән эндәш сүзләрне табарга һәм тыныш билгеләрен куярга. Б) Бу шигырьгә карата ниләр әйтә аласыз? Кадерлем,назлым,сөеклем, Карлыгачым,былбылым; Җаным-бәгърем,күгәрченем, Таң йолдызым, күз нурым! Алтыным,кояшым,аем, Якыным,сөйгән ярым; Гүзәлем,гөлем,матурым, Шатлыгым,кайгы-зарым... Г.Сәгыйров

V Өй эше 1нче төркем. 152 нче күнегүдән эндәш сүзле җөмләләрне язып алырга. 2 нче төркем. Әдәбият китабыннан эндәш сүзле 4-5 җөмлә табып язарга. 3 нче төркем. Вакытлы матбугаттан эндәш сүзләре булган берничә җөмлә язып алырга.