Җөмләнең аерымланган кисәкләре Татар телендә җөмлә кисәкләрен аерымлауның берничә нигезе билгеләнә. 1.Аерымланган кисәк ярым хәбәрлеккә ия булырга тиеш.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Г.Сәгыйров Утызынчы март Эндәш сүзләр Кадерлем,назлым,сөеклем, Карлыгачым,былбылым; Җаным-бәгърем,күгәрченем, Таң йолдызым, күз нурым! Алтыным,кояшым,аем,
Advertisements

Җөмләнең аерымланган кисәкләре Татар телендә җөмлә кисәкләрен аерымлауның берничә нигезе билгеләнә. 1.Аерымланган кисәк ярым хәбәрлеккә ия булырга тиеш.
Имтихан эшенең төзелеше. Татар теле буенча имтихан эше өч өлештән тора. 1 өлеш(А 1-А 30)җавабын сайлап алу мөмкинлеге булган биремнәрдән тора. 2 өлеш(В.
Аерымланган вакыт х 2 лл 2 ре. Кабатлау Х 2 лл 2 р нинди очракта аерымланып кил 2 л 2 р ? Аерымланган х 2 лл 2 р 50 мл 2 не 8 башка кис 2 кл 2 ренн 2.
Транксрипт:

Җөмләнең аерымланган кисәкләре Татар телендә җөмлә кисәкләрен аерымлауның берничә нигезе билгеләнә. 1.Аерымланган кисәк ярым хәбәрлеккә ия булырга тиеш. 2. Җөмләнең ярым хәбәрлеккә ия булган кисәге ияртүче сүздән ераклашкан булырга тиеш 3.Иярчен кисәк белән ияртүче сүз арасындагы мәгънә мөнәсәбәте искә алына. Янәшә күршеләр булсак та,без аның белән сирәк очрашабыз. Талип,кайнарланып, урыныннан купты. Идел үзәгеннән пароходлар уза.Аларның инде сүнә язган вак-вак дулкыннары утрау ярларын килеп чәбәкли.

Аныклагычның аерымлануы Аныклагыч-җөмләнең аерымланып килә торган кисәге. Аныклагыч-җөмләнең аерымланып килә торган кисәге. Артта,Сиваш буенда,маяк булу өчен ягылган учаклар күптән күренмәс булды. Артта,Сиваш буенда,маяк булу өчен ягылган учаклар күптән күренмәс булды.

Тиешле урыннарга тыныш билгеләрен куеп,текстны күчереп языгыз Кечкенә кыз берничә тапкыр ишек янына килеп эчкә керергә батырлыгы җитмичә кире чигенде. Бераз вакыт шулай тартышып торганнан соң ул үзен җиңде ишекне ачты. Кулларын күкрәге өстенә куйды башын кыегайта төшеп бусаганы атлады.Бануның карашы остабикәнең усал очкыннар чәчеп торган яшел күзләре белән очраштылар.Остабикәнең карашы аяусыз иде.Бану каушады.Ул исәнләшүне дә онытып кычкырып еларга әзер иде.Ләкин Бану соңгы көчен җыеп үзен кулга алды.(Д.Аппакова)