Эчтәлек. Күпкырлы эшчәнлек. Татар телен ничек укытырга(1916) хезмәте. Г.Ибраһимов халык авыз иҗаты турында. Әдәбият мәсьәләләренә кагылышлы хезмәтләре.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Эчтәлек. Күпкырлы эшчәнлек. Татар телен ничек укытырга(1916) хезмәте. Г.Ибраһимов халык авыз иҗаты турында. Әдәбият мәсьәләләренә кагылышлы хезмәтләре.
Advertisements

Мәгъҗанова Ләйсән. Эчт ә лек Кереш Кереш Каюм Насыйри – м ә гъриф ә тче галим,телче, тарихчы, этнограф, язучы Каюм Насыйри – м ә гъриф ә тче галим,телче,
Транксрипт:

Эчтәлек. Күпкырлы эшчәнлек. Татар телен ничек укытырга(1916) хезмәте. Г.Ибраһимов халык авыз иҗаты турында. Әдәбият мәсьәләләренә кагылышлы хезмәтләре. Замандашлар фикере. Татар милләте нинди юлдан барачак? Йомгаклау сүзе.

1.Язучы 2.Галим 3.Тарихчы 4.Җәмәгать эшлеклесе 5.Дәреслекләр авторы 6.Мөгаллим 7. Тәнкыйтьче

Телнең эчендә халыкның рухы, моңы, уй һәм тойгысы яшеренгән. Бу бер хәзинә. Әлифба укытуның ысуллары 1) иҗекләп укыту; 2) ысулы мәддия; 3) ысулы саутия;

1)Башлангыч дәресләргә; 2)Әзерлек дәресләренә; 3)Әлифбаның үзен өйрәтү дәресләре

Әкиятләр; Җыр вә бәетләр; Мәкальләр; Табышмаклар;

1)Мәҗүсият белән бәйле әкиятләр; (су анасы, шүрәле, җен вә пәри турында) 2) Ислам дине белән бәйле әкиятләр;( Хозыр Ильяс, хәзрәти Гали, Гомәр батыр турында)

Бу турыда һәркемнән артык мәшһүр шагыйребез Тукаевка бурычлыбыз. Ул үзенең матур вә шагыйранә җөмләләре илә шул гавам әкиятләрен тасвир итеп, һәркем тарафыннан сөелеп укырлык бер хәлгә куйды.Мәсәлән, аның күптән чыккан Шүрәлесе, Су анасы буның иң гүзәл нәмүнәләреннәндер.

Әдәбият мәсьәләләре (1910); Мәктәптә милли әдәбият дәресләре (1911); Мәктәптә әдәбият (1913); Телләре башка булса да, күңелләре бер (1916); Татар әдәбияты (1922); Татар әдәбиятында өченче дәвер(1922); Татарның соңгы тарихында өч дәвер(1922 ); Татар әдәбияты тарихына материаллар(1923); Татар әдәбиятын өйрәнү юлында(1923); Татар әдәбияты (1924); Гамәли һәм нәзари әдәбият дәресләре(1925); Тел, әдәбият мәсьәләләренең кирәкле бер тармагы(1926); Кайбер әдәби мәсьәләләр (1933); һ.б.

Әдәбият- ул үсеп чыккан чәчәк. Ләкин аны өйрәнү, тикшерү аның чәчәген генә өйрәнү түгел, тикшерү-аның сабакларын, тамырын һәм нигезен дә белүдән тора.Әдәбиятны һәм аерым әдәби әсәрләрне тикшергәндә, өйрәнгәндә, язучының нинди мохиттән чыккан булуына игътибар итәргә, әсәрнең кайсы дәвердә, нинди сыйныф хакимлеге вакытында язылганын нигез итеп алырга кирәк.

1) Имла 2) Сарыф 3) Нәхү 4) Әдәбият кануннары 5) Әдәбият тарихы

Галимҗан ага бик ягымлы, йомшак күңелле, үткен карашлы, киң колачлы галим иде. Х. Мөштәри.

Галимҗан Ибраһимов – киң колачлы, тормышка үтеп керә торган сизгер һәм үткер күзле язучы. А. Фадеев

Г. Ибраһимов ару-талуны белми торган гаҗәп зирәк һәм булдыклы, зур талант ияләренә генә хас күп кырлы бер эшлекле иде. Г.Терегулов

Нәкый Исәнбәт: Г.Ибраһимовның гыйльми әсәрләре мәдрәсәләр өчен зур табыш булды. Чөнки элек бездә тел, әдәбият буенча язылган дәреслекләр күбесенчә гарәп ысулы белән язылган булса, Г.Ибраһимовның дәреслекләре татар теле нигезендә язылган иде...

Сәгыйт Агиш: Галимҗан агай татар әдипләре, шагыйрьләре өчен генә түгел, башкорт әдәбияты вәкилләре өчен дә бик яхшы, кадерле укытучы иде.чөнки без, минем яшьтәшләрем, миннән өлкәнрәк буын язучылар, тел һәм әдәбиятка бәйле беренче дәресләрне Г.Ибраһимовтан алдык. әдәбият кануннары исемле хезмәтен дәреслек итеп, иң башлап әдәбият теориясе белән таныштык. Бу үз заманында бәһаләп бетергесез зур хезмәт иде.

Һичбер халыкның авызына, һичбер вакытта аның табигый телен тартып алып, үзең теләгән яңа бер тел куяр хәл юк. Әдәби тел һичбер вакыт ясалмый. Ул халыкның үз рухындагы мәгънәне нинди тел белән әйтергә теләвеннән килеп чыга. Халыкларны бердәм традицияләренә буйсындырырга тырышу яки аларның кайсының да булса берсенә икенчесенең телен тагу мәгънәсезлек, тормыш кануннарын белмәү нәтиҗәсе.