Фатих Әмирхан Урок в 4 классе Кл руководитель: Абдуллова.А.Р.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Реализация Приоритетного национального проекта «Образование»: лучшие учителя города «Образование»: лучшие учителя города Набережные Челны Набережные Челны.
Advertisements

Фатих Әмирхан Урок в 4 классе Кл руководитель: Абдуллова.А.Р.
Транксрипт:

Фатих Әмирхан Урок в 4 классе Кл руководитель: Абдуллова.А.Р.

Меню: Биография Иҗат

Фатих Әмирхан 1886 елның 1 гыйнварында Казанда туа

1895 елда әтисе аны "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә илтә

Мәдрәсәдән соң, 1904 елда, Фатих Әмирхан Самарага (рәсемдә күрсәткән) рус телен өйрәнергә китә. 4 ай чамасы укыгач, аерым укытучылар ярдәмендә гимназия программасы буенча имтиханга әзерләнә

1905 елда «Мөхәммәдия»нең алдынгы шәкертләре белән яшертен рәвештә җилем басмада «Әльислах» (гарәпчә үзгәртеп кору) исемле гәзит чыгара башлый. Ул үзе гәзитнең җитәкчесе һәм мөхәррире була.

1906 елда Тукай катнашлыгында чыгарылган "Әл-гасрел-җәдит" журналында аның "Париж коммунасы тарихы" исемле тәрҗемә мәкаләсе басылып чыга

1907 елда Әмирхан Мәскәүдә (рәсемдә күрсәткән) чыга башлаган "Тәрбиятел әтфаль" (балалар тәрбиясе) балалар журналында сәркатип булып эшли

1907 елның язында, ял итәргә дип, Мәскәүдән Казанга кайта. Ләкин монда бик зур бәхетсезлеккә юлыга паралич сугып, ике аягы да йөрмәс була. Шул ук елның көзендә «Әльислах» рәсми рәвештә чыга башлый. Фатих Әмирхан журналист буларак таныла

Фатих Әмирхан шулай ук «Ялт- йолт» (рәсемдә күрсәткән), «Кояш» исемле сатирик журналларда да эшли

Фатих Әмирхан үткен телле юморист буларак таныла. Татар телендә беренче сатирик романны да ул яза. Аның әсәрләренең күбесендә сатирик алымнар кулланыла

Фатих Әмирхан «Гарәфә кич төшемдә»(1907), «Бәйрәмнәр»(1908), «Хәзрәт үегтләргә килде»(1912), «Габделбасыйр гыйшкы»(1914), «Салихҗан карый», «Сәмигулла абзый»(икесе дә 1916) кебек хикәяләр яза

елларда Фатих Әмирхан "Фәтхулла хәзрәт" исемле сатирик повесть яза.1909 елда язучының "Татар кызы" исемле әсәре, 1911 елда "Хәят" повесте, 1912 елда "Урталыкта" романы басыла

Язучы шулай ук драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Ул "Яшьләр" (1909), "Тигезсезләр" (1914) пьесаларын яза. Фатих Әмирхан күп әсәрләрендә искелекне, сыйнфый тигезсезлекне тәнкыйтьли. Шулай ук татар хатын-кызлары хокукларын да яклап чыга ("Татар кызы")

Фатих Әмирхан 1926 елның 9 мартында Казанда вафат була (40 яшь)