Эшләде: Яр Чаллы шәһәре 76 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәймәрдәнова Гөлфинур Ризовна.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Эшләде: Яр Чаллы шәһәре 76 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәймәрдәнова Гөлфинур Ризовна.
Advertisements

Шигърияттәге якты йолдыз Эшләде: Назмиева Вәсилә Госман кызы Кукмара 3 нче урта мәктәбе.
Транксрипт:

Эшләде: Яр Чаллы шәһәре 76 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәймәрдәнова Гөлфинур Ризовна

Татар театры

Театр безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы һәм өмидле бер нәрсә. Г.Тукай, 1906 ел

Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр. Г.Кариев, 1908 ел

1887 елда Габдрахман Ильяси тарафыннан Бичара кыз исемле беренче пьеса языла һәм өй шартларында куела. Бер елдан соң Фатих Халиди Рәдде бичара кыз драмасы белән бу өлкәдә икенче адымны ясый. Габдрахман Ильяси

Галиә сгар Камал 1899 елда булачак мәшһүр драматург Галиәсгар Камалның беренче әсәре булган Бәхетсез егет драмасын һәм бер үк вакытта Гаяз Исхакыйның Өч хатын белән тормыш пьессаларын гаиләләрдә өй шартларында уйный башлыйлар. Гаяз Исхакый

1905 елгы Беренче рус революциясе мәгърифәткә, мәдәнияткә, Тукай сүзләре белән әйтсәк, күңелләрдә йоклаган дәртне уятучы, яктылыкка, нурга илтүче зур этәргеч була. Милли матбугатка юл ачыла, татарча әдәби-музыкаль кичәләр ешая.

1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клубта (Горький урамы, 3 нче йорт) беренче тапкыр тамашачылар өчен татарча спектакль күрсәтелә, бу кичтә сәхнәдәКызганыч бала драмасы һәм Гыйшык бәласе комедиясе уйнала. Казанны шаулаткан бу данлыклы вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә.

1906 елның 22 нче декабре- татар театры туган көне.

К ү р: ничек, ирт ә кояш чыкса, җ и һ анда нур тула, Һә р к үң елл ә р нурланадыр, чыкса Гыйзз ә туллина. Бу ик әү г ә т әң ре бирг ә н бертигез зур м ә рт ә б ә : Берсе уйный к ү к й ө зенд ә, Берсе уйный с ә хн ә д ә. Г.Тукай « Ике кояш»

1922 елда Сәйяр труппасы нигезендә һәм аңа төрле яклардан, төрле труппалардан артистлар, драматурглар, музыкантлар җыелу нәтиҗәсендә дәүләт театры төзелә. «Сәйяр» труппасы барлык Идел буе шәһәрләрендә дә, татарлар яшәгән һәр төбәктә дә булырга өлгерә. Ул Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театры дип атала, аның җитәкчесе артист, режиссер, драматург К.Тинчурин билгеләнә.

Беренче театр бинасы ачыла 1923 елда Казанда театр техникумы ачыла һәм татар театрына артистлар хәзерләүне башлап җибәрә елда труппа техникум тәмамлаган беренче артистлар, яшь талантлар белән тулылана

Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә 7 профессиональ театр бар.

1926 елда театр Академия исеменә лаек була, 1939 елда Галиәсгар Камалның 60 еллык юбилее уңае белән театрга аның исеме бирелә елда яңа бина ачыла.

Театр кеше күңеленә турыдан-туры юл салучы сәнгать, һәм ул халык тормышыннан башка яши алмый. Милли театр бигрәк тә. М.Сәлимҗанов, 1996 ел

Марсель Сәлимҗанов елларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссёры булып һәм шул ук вакытта Казан театр училищесында, Казан мәдәният һәм сәнгать академиясендә эшли ( 1992 елдан профессор ) еллардаКазан мәдәният һәм сәнгать академи1992

Фәрит Бикчәнтәев Бүгенге көндә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режессёры

Равил Шәрәфиев

Хәзерге татар театр сәнгатенең төп үзенчәлекләрен, юнәлешләрен билгеләгән, күренекле каләм остасы, театрның генераторы - Туфан Миңнуллин.

1933 елда Академия театрының филиалы Татар дәүләт күчмә театры, хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оештырыла

В.М.Качалов исемендәге Рус драма театры 1791 елдан үз эшен башлаган.Театр бинасы 1914 елда төзелгән..

Академия театрында туган музыкаль драма жанры татар опера театры оешуга зур этәргеч була елда театрда куелган Сания исемле беренче татар операсында күп кенә драма артистлары катнаша. 1934– 1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы татар опера студиясен тәмамлап кайткан яшь көчләр белән 1939 елда Казанда опера театры оеша

Иҗади эшчәнлектә дистәләгән, йөзләгән фидакарь, талантлы режиссер, драматург, артист, рәссам, музыкант һәм театр сәнгатен тудыручы башка һөнәр ияләре катнаша.Безнең Яр Чаллы шәһәрендә дә театр сәнгате алга киткән.30 га якын артистлар халыкка хезмәт итәләр.

Чаллы татар дәүләт драма театры 2012 елның 5 октябрендә 23 нче сезонын ачып җибәрде

Ибраһимов ФаилМирзаевич, баш режиссер Инсаф Фахретдинов, Татарстанның халык артисты Гөлүсә Гәйнетдинова, Татарстанның халык артисты Булат Сәләхов, Татарстанның халык артисты Энҗе Шиһапова, Татарстанның атказанган артисты Рафил Сагдуллин, Татарстанның атказанган артисты