Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта мәктәбе укучылар Думасы.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта мәктәбе укучылар Думасы.
Advertisements

Балалар әдәбиятында Шәүкәт Галиев мәктәбе. Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Галиулла улы һидиятуллин) 1928 елның 20 ноябрендә Татарстан АССРның Апас районы Олы Бакырчы.
Транксрипт:

Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта мәктәбе укучылар Думасы

*Югары сыйныф укучыларына мәктәпнең, районның иҗтимагый тормышында катнашу мөмкинлеге тудыру. *Яңа буын идарәчеләре тәрбияләү. Мәктәп укучылар Думасы эшчәнлегенең максаты:

*Үсеп килүче яшь буында демократик культура кыйммәтләре һәм нормалары, җаваплылык һәм гражданлык активлыгы тәрбияләү. *Укучыларның социаль проблемаларын ачыклау, җирле үзидарә органнарына бу проблемаларны хәл итүдә булышу. *Актив тормыш позициясе формалаштыру, балаларның нәтиҗәле эшчәнлеге өчен шартлар тудыру. *Яңа балалар проектларын, программаларын тормышка ашыруда ярдәм итү. Мәктәп укучылар Думасының бурычлары:

Мәктәп укучылар думасы Сәламәтлекне саклау һәм үстерү комитеты Оештыру комитетыМәгълүмат комитеты Мәгариф комитеты Социаль яклау комитеты Мәдәният комитеты

1.Сәламәтлекне саклау һәм үстерү комитеты *Укучыларның сәламәтлекләрен ныгытуга кагылышлы проектлар эшләү. *Спорт ярышлары үткәрү, тиешле командалар туплауга җитәкчелек итү, иртәнге гимнастика ясауга күзәтчелек булдыру. *Санитария – гигиена таләпләрен үтәүне тәэмин итү, рейдлар үткәрү. *Укучыларның тышкы кыяфәтенә (форма, алмаш аяк киеме, шәхси гигиена һ.б.) күзәтчелек итү.

2.Мәгариф комитеты *Укучыларда белем алуга карата уңай мөнәсәбәт булдыру, танып белү активлыкларын үстерү, шәхеснең интеллектуаль үсешенә ярдәм итү. *Өлгермәүче укучылар белән эшне оештыру, аларга шефлык беркетү. *Дәрес калдыру, соңга калулар белән көрәшне оештыру. *Укучыларның түгәрәкләргә йөрүе, олимпиадаларда катнашуы, дәфтәр, китап, көндәлекләр торышы- сакланышы өчен җавап бирү.

3.Мәдәният комитеты *Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, дөнья мәдәнияте кыйммәтләренә, төрле милләтләрнең гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү. *Мәдәният – масса чаралары үткәрүне оештыру. *Мәдәният һәм сәнгать яңалыклары белән таныштыруны тәэмин итү.

4.Социаль яклау комитеты *Мөмкинлекләре чикләнгән, инвалид, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларга ярдәм итү. *Укучыларның хокукый белемнәрен үстерү юнәлешендә чаралар оештыру. *Бала хокукларын яклау буенча эшчәнлек алып бару. *Мәктәп Уставын бозучыларны булдырмау, тәртип бозучыларны кисәтү, чаралар күрү.

5.Оештыру комитеты *Класслардагы укучылар үзидарәсе белән берлектә эшләү. *Район, Республика Думасы белән элемтәдә булу, уртак социаль проектлар эшләү. *Дума комитетларының эшчәнлеген оештыру, киңәшмәләр уздыру.

6.Мәгълүмат комитеты *Мәктәп Думасы эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту. *Айга бер мәртәбә Ай нурлары газетасы чыгару, анда укучылар эшчәнлеген, мәктәп яңалыкларын яктырту.

Олы Кибәче урта мәктәбе укучыларының мәктәп Думасы гимны 1.Мәктәп безгә туган йорттай, Монда үтә балачак. Бу вакытлар эзсез узмас, Әгәр без бергә булсак. Кушымта Бездә яшьлек ташып тора, Бик күп таңнар туасы. Һәрбер көнне ямьле итәр Укучылар Думасы. 2.Мәдәният һәм мәгариф, Сәламәтлек, иминлек, Оештыру һәм мәгълүмат- Без шушы алты берлек. Кушымта Киләчәк безнең кулларда, Безне борчый барысы. Һәр сорауга җавап табар Укучылар Думасы. 3.Бәйрәмнәр һәм бәйгеләрдә Без- иң төп киңәшчеләр. Оештыру-безнең бурыч, Без-яшь идарәчеләр. Кушымта Бездә яшьлек ташып тора, Бик күп таңнар туасы. Һәрбер көнне ямьле итәр Укучылар Думасы. Без – яшь идарәчеләр

Безнең әләмебез сыек зәңгәр төстә. Ул тынычлык, аяз күк төсе. Ай янындагы йолдызлар Ай берлеге белән оешмаларның һәрвакыт иңгә-иң куеп эшләүләре турында сөйли. Эмблемада сурәтләнгән ялкынның өскә үрмәләве –ай яктысында янган йолдызларның- оешмаларның, бергәләп, дусларча эшләвен белдерә. Берлектә ай саен Ай нурлары газетасы чыгарыла. Даими рубрикалар: Айда ниләр бар икән?, Укучы уйлана, иҗат итә, Ял сәгатьләрендә.