Презентацияне әзерләде: Галимова Г.В РТ Буа шәһәренең МОУ Лицей-интернат (сәләтле балалар мәктәбе)нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы e-mail : galimova.guliya2010@yandex.ru.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Презентацияне әзерләде: Галимова Г.В РТ Буа шәһәренең МОУ Лицей-интернат (сәләтле балалар мәктәбе)нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Advertisements

Транксрипт:

Презентацияне әзерләде: Галимова Г.В РТ Буа шәһәренең МОУ Лицей-интернат (сәләтле балалар мәктәбе)нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

1) Шагыйрьнең биографиясе белән таныштыру. 2) Аның тоткынлык чорында иҗат ителгән Киек казлар шигыренә анализ ясау. 1нче дәрес

2нче дәрес Шагыйрьнең Киек казлар шигыренә анализ ясау. I. Укытучы әсәрне сәнгатьле укый. II. Лирик әсәрне анализлау планын искә төшерү. 1.Язылу вакыты. Реаль-биографик һәм фактологик аңлатмалар (билгеле һәм кирәк булса). 2.Жанры. 3.Лирик геройга бәя. Аның сурәтләнгәннәргә мөнәсәбәте, кичереше, фикере. 4.Тема, төп эчтәлек. 5.Хисләр бирелеше, үсеш-үзгәреше. 6.Төп образлар, аларның әһәмияте, яңалыгы. 7.Сөйләм үзенчәлекләре, сурәтләү чаралары. 8.Әсәрнең төзелеше. 9.Шигырь төзелеше ягыннан бәя. Ритм һәм рифма.

1) Әсәрнең язылу вакыты. Шигырьдә авторның үз тормышы белән бәйләнеш бар. Аның әсәрләре автобиографик характерда. Хәсән Туфан күп газаплар кичергән шәхес. Шул сәбәпле, аның шигъриятенә моң, сагыш үтеп кергән елларда Хәсән ага тоткынлыкта була. Газап, кайгы- хәсрәт, үлем белән күзгә - күз очрашу чоры бу. Язмыш аны сындырып сыный... Ләкин шагыйрь иманына, халкына, иленә тугры кала. Тоткынлык чорыннан соң иҗат ителгән – Киек казлар шигыре.

2) Шигырьне укучылар сәнгатьле итеп укыйлар. Шигырьнең төп герое - Лирик герой. Лирик геройның хис- кичерешләре бирелә. 3) Әсәрнең жанры билгеләнә: - Бу лирик шигырь. 4) Тематикасы (мәхәббәт, фәлсәфи, гражданлык, патриотик, сәяси, күңел, пейзаж лирикалары). Әсәр киек казлар, аерылышу турында. 5) Идеясе (шигырьдә эчкә яшерелгән төп фикер): Автор үзе безгә әлеге шигырь аша Туган илдән аерылмаска; туган илдән аерылу газабын күрсәтергә тырыша.)

6) Шагыйрьнең эчке кичерешләре чагылу үзенчәлеге (шәхси хис, гомуми хис, лирик герой һәм автор фикере туры киләме?) Лирик герой һәм автор фикере туры килә. 7) Лирик герой (аның хисләре, кичерешләре, өметләре, шомланулары, рухи дөньясын ачуы): хис дәрәҗәсе, хиснең сәбәбе, юану. Киек казлар чит илләргә киткәндә елашалар кебек тоела лирик геройга. Дүртенче строфада Әллә кайтыр, әллә кайтмас, Безнең башлар, диләрдер. Санап киткән урыннар лирик геройның хис дәрәҗәсенә бәя бирәләр. Хиснең сәбәбе – моңлану. Киек казларның китү уңаеннан борчылу, кыйгылдашу авазларында Туган ил белән аерылу газаплары ишетү, истәлекләр белән бәйле җан ачысын тату, үзеңне шул кошлар урынына куеп, газиз җаннарыңнан аерылуга уфтану, бүген баскан туфрагыңның җылы биреп торуына ышану, өмет, кошлар язмышын үз язмышың белән бәйләнештә карап, эчке рухи кичерешләргә бирелү.

Юану бишенче строфада ачык күренә: Казлар кебек очасылар, Китәселәр юк инде; Кыйгак-кыйгак, илем ерак, Дияселәр юк инде.

8) Әсәрнең тел-сурәтләү чаралары. Чагыштыру: Казлар кебек очасылар, Китәселәр юк инде; Кыйгак-кыйгак, илем ерак, Дияселәр юк инде. Бу юлларда лирик герой тайга сазлыкларында сөргендә булган чакларындагы кайгы-сагышларын, кайткач, шатлануларын чагылдыра. Сынландыру: Киек казлар кыйгылдаша, Җырлашалар микәнни? Туган илләр кала бит дип Елашалар микәнни? Киек казлар кыйгылдаша, Сау бул, якташ, диләрдер; Әллә кайтыр, әллә кайтмас Безнең башлар, диләрдер.

9) Әсәрнең интонациясе (сагыну, үкенү, сорау, таләп итү,өндәү, моңлану, сагышлану һ.б.) Әсәр моңлану, сагышлану интонациясе белән язылган. 10) Әсәрнең ритмик төзелеше. Рифмасы. Шигырьдә -к, -г, -ң авазлары ритмик тигез һәм тәэсирле кабатлана. Өченче һәм дүртенче строфаларда –с, -з, -ш авазлары активлаша да, тагы -к, -г, -ң авазлары кабатлана. Кыр казлары, канатлар җилпенүе, моңлану- сагышларның сулкылдавын, күңел тавышын бирүдә болар зур әһәмияткә ия. Икенчедән, шигырьдә сузык авазларның чиратлашуы эчке музыкаль гармония тудыруда катнаша.

Мисал: 1 нче строфа а-ы-а-а а-ы-а-а а-ы-а-а и-ә-ә и-е-а-а ы-ы-а-а и-е-ә-ә ө-ә-ә Күрәбез: строфаның һәр шигырь юлында авазлар гармониясе: а ы, а а, ы ы, и ә, ә ә, и и һ. б. калынлык-нечкәлек чиратлашуында гына да, рифмалашкан сүзләрнең бер үк һәм һәр очракта сузык авазлар белән рифмалашуы, го­мумән, шигырь юлларының сузык авазларына гына бетүе дә күңел дулкыннарының никадәр төрле, тирән булуын җанландыра. Шигырь төзелешендәге мондый үзенчәлекләр биектән очып узган киек казларны "күрергә", аларның салмак кына, сабыр, түзем генә канат җилпүен "тоярга", үзәк өзгеч моң­лы тавышын "ишетергә" ярдәм итә. Шуларны күзәтеп торган йөзләгән кешеләрнең үз яз­мышларын искә төшерүе, истәлекләрен яңар­туы, шуның нәтиҗәсендә авыр сулап, сулкыл­дап куюлары да күз алдына килә, тоемлана.

Әсәрдәге рифма: 1нче строфа - җилләрдә-телләрдә; 2нче строфа - микәнни-микәнни; 3нче строфа - бар иде-бар иде; 4 нче строфа - диләрдер-диләрдер; 5нче строфа - юк инде-юк инде; 6 нчы строфа - телләрдә-илләргә.

Йомгаклау сүзе. Әлеге шигырь сүзләренә Марс Макаров көй язган. Бу җыр башкарылганда, шулай ук күпне күргән, сугыш елларында яки башка сәбәпләр белән туган яклардан аерылып торырга мәҗбүр булган апа-абыйларның, әби-бабайларның да күзләреннән яшь килә. Бу ни өчен икән? Шигырьдә җанландырылган хисләр – бер шагыйрь хис- кичерешләре генә түгел, ә бәлки гомумкешелек хис- кичерешләре. Бу хакта шагыйрь Сибгат Хәким: Бу шигырьдә Туфанның үз биографиясе генәме? Юк, бик күпләрнең язмышын искә төшерә, бик күп нәрсәләр турында уйландыра бу шигырь... Киек казлар кыйгылдавы артыннан бүтән авазлар – кешеләр авазын да ишетәм. Чын художникның биографиясен мин тау токымына охшатам. Тау токымына карап, тауның үзе турында, кичергән еллары турында сөйли алмыйлармыни?

Өй эше. Шигырьне ятларга