Тема:Картина ясау 2008 ел Татарстан республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениясе Мәмәшир авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Тема:Картина ясау 2008 ел Татарстан республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениясе Мәмәшир авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе.
Advertisements

Транксрипт:

Тема:Картина ясау 2008 ел Татарстан республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениясе Мәмәшир авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе Башкарды : 8-класс укучысы Нигматуллин Ришат Җитәкчесе: Сабирҗанова Э.Ф.

Мәсьәләнең кыскача чишелеше. Технология фәне үзенчәлекле булып тора. Ул фән укучыларны төрле эзләнү эшләре алып барырга өйрәтә. Дәреслектән шушы эшләргә үрнәкләр тебарга була. Укучы эш темасын үзе сайлый һәм укытучы белән фикерләшә. Иң мөһиме нинди дә булса ихтыяҗны кәнәгатьләндерү. Эзләнү эшләре темалары күп төрле була. Кеше табигать белән тугыз бәйләнештә, димәк, үсемлекләр һәм аның орлыклары белән дә бәйле дигән сүз. Элек-электән үк кешеләр өйләрне картиналар белән бизәргә яратканнар. Хәзерге көндә төрле картиналар ясап була, кипкән үләннәрдән, төрле бисерлардан һәм бик күп әйберләрдән ясарга мөмкин. Мин дә уйлый торгач кипкән орлыкларны ябыштырып картина ясарга булдым.

Кем? Флористик коллаж Нигә? Нәрсә? Кайда? Әни Укытучы сеңлем тарих материал бәясе кабинетта Өйдә Концертта музейда технология Рәвеш Үлчәме РәсемЧәчәк сувенирсалфетка Үзенчәлекле матур уңайлы

Беренче идеялар. Матур итеп эшләнгән әйберләр һәммәбезгә дә ошый. Кеше күңеленә үтеп кереп, соклану, гаҗәпләнү уятырга сәләтле әйберләр чиксез күп. Мондый гүзәллекне бары күрә белергә генә кирәк. Матурлыкка омтыла торган кеше генә боларга игьтибар итә ала. Картина ясау- дип исемләнгән иҗади проект эшемдә түбәндәге әйберләрнең эзкизлары бар. 1. Кәрзиндәге чәчәкләр. 2. Картина. 3. Сын.

Отышлы идеяны сайлау Әйтеп кителгән әйберләр матур һәм аларның күбесе хезмәт кабинетында бар.Ләкин аңа карамастан мин картина ясарга булдым.Түбәндә аның моделе

Тарихи мәгълүмат. Элек- электән үк кешеләр ябыштырып төрле- төрле картиналар ясаганнар. Материал итеп алар хайван сөякләрен кулланганнар. Тора бара картиналар ясау камилләшкән. Кешеләр кәгазьләрне кисеп һәм аларны ябыштырып ясый башлаганнар. Ләкин боларның да кайберләре бик матур килеп чыкмаган. Кешеләр боларны төрле кыргый үсемлекләргә алыштырганнар. Кәгазьләр янына алар үсемлекләр, аларның орлыклары, ялтырап тора торган ташлар һәм башка төрле материаллар өстәгәннәр. Картиналар хәзерге заманга кадәр камилләшкәннәр. Бүгенге көндә аларның төрле бизәлгәннәре сатыла.

Дизайн спецификация. 1. Кайчы. 2. Карандаш. 3. Линейка. 4. ДВП. 5. Клей ПВА. 6. Киптергән үсемлек орлыклары. 7. Кайчы үсемлек орлыкларын икегә ярырга кулланыла. Карандаш орлыкларны кайсы төшкә ябыштыру өчен схема сызарга ярдәм итә. Тигез схема сызу өчен линейка кулланыла. Клей ПВА үсемлек орлыкларын ДВП га ябыштырырга ярдәм итә. Материал булып фасоль, кукуруз орлыгы, карбыз орлыгы, чия төше, кабак орлыгы һәм пычкы чүбе файдаланыла. ДВП ны төрле орлыклар урнаштырыр өчен кулланабыз.

Экономик хисап. Эшнең экономик ягын исәплик. Барлык эшләрне башкарыр өчен 0,1 л лак, ярты савыт клей китте. 0,5 л лак 15 сум тора, ә бер савыт клей 4 сум тора. Димәк барсы 3+2=5 була. Моңа ДВП ның бәясе керми, чөнки ул калдыклардан гына алынган.

Экологик анализ. Мин бик теләп шушы картиналарны ясадым. Алар миңа бик тә охшады, чөнки алар бик матур килеп чыкты. Бу картиналар табигатькә бернинди дә зыян китермиләр, тирә-якның гүзәллеген генә күрергә ярдәм итәләр.

КУШЫМТА

Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре. 1. Һәрбер эш коралын үз урынына куярга. 2. Кайчыны кешегә тоткасы белән генә бирергә. 3. Кайчының кискечләрен ябып, үзеңнән уң якка куярга. 4. Клейне авызга капмаска. 5. Очлы карандаш белән сак булырга. 6. Бөтен эш кораллары белән сак эшләргә. 7. Эш беткәч коралларны урнаштырырга һәм эш урынын җыештырырга.

Файдаланган әдәбият. В.Д. Симоненко Технология 8 класс Журнал Ксюша