Татарстан республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениясе Мәмәшир авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе. ДИЗАЙН-ПАПКА ИСТӘЛЕККӘ-БҮЛӘККӘ!

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Физика 8 сыйныф Методик кулланма Физика 8 сыйныф Методик кулланма Электр күренешләре, даими ток законнары Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының.
Advertisements

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе Мәмәшир авылы гомүми урта белем бирү мәктәбе. Башкарды:8 сыйныф укучысы.
Тема:Картина ясау 2008 ел Татарстан республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениясе Мәмәшир авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе.
Татарстан республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениясе Мәмәшир авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе. ДИЗАЙН-ПАПКА ИСТӘЛЕККӘ-БҮЛӘККӘ!
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Мәмәшир авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль белем бирү учреждениесе.
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы «Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе»нең 2 нче.
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы «Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе»нең 2 нче.
Транксрипт:

Татарстан республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениясе Мәмәшир авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе. ДИЗАЙН-ПАПКА ИСТӘЛЕККӘ-БҮЛӘККӘ! «ИСТӘЛЕККӘ-БҮЛӘККӘ! Башкарды:8нче сый- Башкарды:8нче сый- ныф укучысы Хәсән- җанова С.Н. Җитәкчесе:Сабирзянова Э.Ф ел.

Мәсьәләнең кыскача чишелеше. Минем башка уй төште:әнигә туган көненә нәрсә бүләк итәргә икән?Күңелен күрер өчен,аңа нәрсә бү-ләк итәргә икән?Әлбәттә,үз кулың белән эшләгән ниндидә булса әйбер.Димәк,кибеттән әзер бүләк са- тып алу идеяләрен читкә куеп торабыз. Ә мин нәрсә эшли беләм соң? Беренчедән,мин тегә беләм.Әнигә алъяпкыч яки халат тегәргә мөмкин.Ләкин,халат тегү өчен ту- кыма сатып алырга,әнинең үлчәмнәрен алырга, кидереп карарга кирәк.Шулай булгач,бүләк сюрприз була алмый.Бу идея бармый. Икенчедән,торт пешерергә була бит.Әмма,бу бү- ләкне гаиләбез бер утыруда ашап бетерәчәк һәм истәлеккә берни дә калмый.Һәм мин чигәргә бул- дым. Хәзер миңа бу мәсьәләне хәл итү өчен күп кенә мәгълүмат кирәк булачак.Моңа дәреслек,чигүгә өй- рәтү китаплары,төсләр өйрәнү буенча материал- лар,открыткалар һәм дә ки буяу өчен чыгарылган балалар китаплары да ярдәм итәчәк.

Эзләнү һәм анализ. Кем? Истәлеккә бүләккә Нигә? Нәрсә? Кайда? Әни Укытучы сеңлем тарих материал бәясе кабинетта Өйдә Концертта музейда технология Рәвеш Үлчәме РәсемЧәчәк сувенирсалфетка Үзенчәлекле матур уңайлы

Беренче идеялар. Бүгенге көндә һәрбер өйдә кешенең үз кулыннан ясалган әйберләр бик күп очрый –, чиккән сөлгеләр, җәймәләр, коверлар, паласлар шулай ук агачтан ясалган бизәнү әйберләре, керамикалар һ.б. Алар безнең тормышка кирәксез предметлар булып түгел, ә шәһәр һәм авыл өйләрен эстетик яктан баетып, бизәп торалар. Һәм иң мөһиме, кеше шушы предметлар аша тирә - юндә бары тик матурлыкны күрә, тоя белә. Менә шушы күзәтүләрдән соң мин шушы эшкә ныклап тотындым. Истәлеккә бүләккә- дип исемләнгән иҗади проект эшемдә түбәндәге әйберләрнең эскизлары бар Картина Салфетка. Башмак.

Отышлы идеяны сайлау. Тастымаллар җыелмасына,читлә- ренә челтәр тотып,почмакларына нә-фис шома чигү белән чигәргә мөмкин. Фотолар өчен паспарту,ике яклап шома чигү белән бизәлә һәм рамкага куела. Энәләр өчен кәрзин,мендәргече хач һәм күбәләк чигелә. Өстәл лампасына абаңур,нәфис шо- ма чигү белән чигелә һәм чуклар белән бизәлә. Кухня җыелмасы:чәйнек өстенә җылыткыч һәм кайнар әйберләр тот- кычы,аларны челтәрләр белән бизәргә, җылыткычка кесә дә ясарга була. Нә- фис шома чигү белән бизим.

Тарихи мәгълүмат. Халык чигүләре элек-электән бизәкләрене төрлелеге һәм оринальлеге белән аерылып торган,төсләрнең сайлап алынышы бе- лән хәзер дә күпләрне сокландыра.Алар га-сыр буена барган һәм ильнең географик урынына,аның тарихына һәм мәдәниятенә бәйле булганнар. Гадәттә,киемнең читен тоташ сызык белән әйләндереп ала торган рус чигүенә геометрик,үсемлек һәм хайван бизәкләре мо- тивлары хас.Мәсәлән;ромб,квадрат яисә түгәрәк рәвешендәге фигуралар белән якты- лык чыганаклары-кояш һәм айны билгелиләр: туры горизонталь сызык белән-җир өстен: дулкын-дулкын горизонталь сызык белән суны;вертикаль сызык белән яңгырны ;бер-берсе белән кисешә торган сызыклар аша ут һәм яшенне белдерәләр;таулар өчпочмак белән гәүдәләндерелә. Белоруслар чигүен ак яки соры тукымага төшерелгән кызыл,куе кызыл,соры күксел һәм кара төстәге геометрик бизәк билгели..

Украиннарга сөлге бизәк хас, гадәттә, ул үсемлек характерында була, кошлар һәм җәнлекләр стильләшсурәтләре дә очрый.Чигү өчен,нигез дә кызыл төстән фай- даланалар,кайвакыт аңа кара һәм зәңгәр төсләр өстиләр. Ә менә грузиннар чигүе катлаулы бизәкле булуы белән аерылып тора,ул күп төрле фигуралардан торган нәфис геометрик һәм үсемлек бизәкләреннән,шулай ук төсле бисер белән апликацияләү һәм чигүдән гыйбәрәт. Замшага һәм сумкага болан мехы белән чигү,тукымадан,күннән һәм бисердан апли- кацияләү ясау Ерак Төняк халыкларында таралган. Татарлар өчен бәрхеткә бисер һәм алтын җеп белән чигү хас.Һәрбер халык үз киемен үзенчә формалаштыра.

Дизайн спецификация. 1.Энә.2.Кайчы.3.Җеп(төсле).4.Канва(тукыма).5.Схема. Энәсез без чигә алмыйбыз инде.Энә безнең юан булса да,нечкә булса да ярый,чөнки канва безнең шуңа җайлашкан.Энә очлы булырга тиеш. Энәсез без чигә алмыйбыз инде.Энә безнең юан булса да,нечкә булса да ярый,чөнки канва безнең шуңа җайлашкан.Энә очлы булырга тиеш. Кайчыны сайлаганда үткенен,җайлысын алырга кирәк.Әлбәттә сак булырга кирәк була. Җепләрнең төрлесе була,шуңа карамастан җепләрнең матурларын,яхшыларын алабыз. Схеманы матурын,җиңелен,үзеңә ошаганын сайлыйбыз.

Технологик карта.

Экономик хисап. Үземнең эшемне эшләп бетергәч мин экономик анализ ясарга булдым. Миңа эшемдә 17төрле төстәге җеп һәм размеры 30×40см булган канва кирәк булды. 1чигү җебе 6 сум тора:17×6=102 шулай булгач минем 17җебем 102сумга төшкән була.Ә размеры 30×40см булган канва 150 сум тора,барысын бергә кушкач 252сум була.Димәк минем эшем 252сумга төшкән була.

Экологик анализ. Экологик анализга килгәндә мин таби- гатькә бернинди зыян китермәдем дип уйлыйм.Чөнки мин калган вак-төяк җепләрне гатькә бернинди зыян китермәдем дип уйлыйм.Чөнки мин калган вак-төяк җепләрне урамга түгел,ә учакка ягып бардым.Шулай булгач экологиягә бернинди зыян килми.

Үзанализ. Һәрбер кеше үз ясаган әйберенә бәя бирергә тиеш.Ул кимчелекле булдымы,күңелсезрәк чыктымы барыбер үзанализ ясарга кирәк. Үзең ясаган әйбер туганнаргада,якыннарга- да,үзеңәдә матуррак,зәвыклырак,истәлеклерәк. Чигүчегә кирәкле профессиональ сыйфатлар: яхшы күрү һәм төсне дөрес аеру,нык үскән күреп истә калдыру сәләте,координация;киң белем,пөхтәлек,басылып эшләүчәнлек,сынлы сәнгать белән нык кызыксыну. Мин алдыма куйган бурычны үтәдемме? Эшемне өйдә күрсәттем,барысына да бик ошады.

КУШЫМТА.

Куркынычсызлык кагыйдәләре. 1.Эштә куркынычсызлыклар: энә яки булавка белән чәнчү; кулны кайчы белән яралау; күзне яралау; 2.Эшли башлаганчы ниләр үтәргә: 2.Эшли башлаганчы ниләр үтәргә: энәләр,булавкаларны санап куярга ; эш коралларын һәм җайланмаларны үз урынна- рына гына куярга; 3.Эш барышында ниләр үтәргә: 3.Эш барышында ниләр үтәргә: эш вакытында игътибарлы булырга; чәнчемәс өчен уң кулның урта бармагына уймак кияргә; кулланган энә һәм булавкаларны энә кадагычка гына беркетергә; кайчының очын үзеңә каратмыйча кискечләрен ябып,үзеңнән уң якка куярга; кайчыны кешегә тоткасы белән,кысылган очларын үзеңә таратып бирергә; 4.Эш төгәлләнгәч ниләр үтәргә; энә кадагычта энәләрне кабат санарга,эшли баш- лаганчы булган санын барларга; эш урынын җыештырырга.

Файдаланган әдәбият. 1.ЛЕНА 7/2007 җитәкчесе һәм директо- ры Татьяна Кочурова. 2.ЛЕНА9/2007 җитәкчесе Татьяна Ро-малюн. 3.КСЮША6/2007 Ольга Научин. 4.КСЮША5/2004 Ольга Научин.