Мәгъҗанова Ләйсән. Эчт ә лек Кереш Кереш Каюм Насыйри – м ә гъриф ә тче галим,телче, тарихчы, этнограф, язучы Каюм Насыйри – м ә гъриф ә тче галим,телче,

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Мәгъҗанова Ләйсән. Эчт ә лек Кереш Кереш Каюм Насыйри – м ә гъриф ә тче галим,телче, тарихчы, этнограф, язучы Каюм Насыйри – м ә гъриф ә тче галим,телче,
Advertisements

Транксрипт:

Мәгъҗанова Ләйсән

Эчт ә лек Кереш Кереш Каюм Насыйри – м ә гъриф ә тче галим,телче, тарихчы, этнограф, язучы Каюм Насыйри – м ә гъриф ә тче галим,телче, тарихчы, этнограф, язучы 1. Андыйлар табигатьт ә сир ә к очрый (тормыш юлы, ф ә нни һә м м ә гариф ө лк ә сенд ә ге эшч ә нлеген ә к ү з ә т ү ) 1. Андыйлар табигатьт ә сир ә к очрый (тормыш юлы, ф ә нни һә м м ә гариф ө лк ә сенд ә ге эшч ә нлеген ә к ү з ә т ү ) 2. Тел язмышы - халык язмышы. 2. Тел язмышы - халык язмышы. Каюм Насыйри – татар ә д ә би телен ә нигез салучы Каюм Насыйри – татар ә д ә би телен ә нигез салучы 3. Каюм Насыйри тел м ә сь ә л ә рен к ү т ә реп чыгучы. 3. Каюм Насыйри тел м ә сь ә л ә рен к ү т ә реп чыгучы. 4. Энциклопедист галимне ң тел белеме ө лк ә сенд ә ге эшч ә нлеге. 4. Энциклопедист галимне ң тел белеме ө лк ә сенд ә ге эшч ә нлеге Н ә м ү н ә яки Ә нм ү з әҗ 4.1. Н ә м ү н ә яки Ә нм ү з әҗ 5. Татар ә д ә би телен ә караган м ә сь ә л ә л ә рен билгеле д ә р әҗә д ә гыйльми нигезл ә п бирел ү е. 5. Татар ә д ә би телен ә караган м ә сь ә л ә л ә рен билгеле д ә р әҗә д ә гыйльми нигезл ә п бирел ү е Кавагыйде китаб ә т 5.2. Л әһҗә и татари 5.2. Л әһҗә и татари 5.3. Краткая татарская грамматика изложенная в примерах, 5.3. Краткая татарская грамматика изложенная в примерах, 5.4. Ә нм ү з әҗ Ә нм ү з әҗ. 6. Каюм Насыйри – т ә р җ ем ә че һә м терминнарны гам ә лг ә керт ү че. Каюм Насыйрины ң уку-укыту һә м т ә рбия бир ү д ә ге эшч ә нлеге. 7. Каюм Насыйри мирасында ш ә хес т ә рбиял әү м ә сь ә л ә се. 7. Каюм Насыйри мирасында ш ә хес т ә рбиял әү м ә сь ә л ә се. 8. Укыту т ә рбия эшене ң принциплары. 8. Укыту т ә рбия эшене ң принциплары. 9. Д ә реслекл ә рне ң т ө з ү принципы һә м тал ә пл ә ре. 9. Д ә реслекл ә рне ң т ө з ү принципы һә м тал ә пл ә ре. Йомгак Йомгак Библиография Библиография

Без т атарлар, т елебез – татар т еле, м өстакыйль һ әм төзек к агыйдәле к амил т ел у л. Бүтән т елләрдән б ер д ә к им т үгел... Каюм Насыйри

Үзгәртеп кору еллары башлангач та, К. Насыйри мирасына игътибар кимегәндәй булды. Бары тик тууына 170 ел тулу уңае белән генә кайбер мәкаләләр дөнья күрде. Соңгы вакытларда К. Насыйриның мәгърифәтчелек эшчәнлегенә карата гаепләү сүзләре дә әйтелә бшлады. Русча укырга өндәп, К. Насыйри руслашуга юл ачкан дип фикер йөртү тарихи дөреслеккә туры килми. Бүгенге көндә татар милли идеологиясе зур сыйфат үзгәрешләре кичерде, үткән тарихка, рус – татар мөнәсәбәтләренә карашлар да үзгәрде, күп тәнкыйть сүзләре дә әйтелде. Шуңадырмы, Каюм Насыйриның Россия кешесе мөселманнар белән бер җирдә торган һәм бер җирдә үскән, бер икмәкне ашап яшәүчеләре сәбәпле, бу ике халык бер – берсенең гадәтен вә мөгамәләсен яхшы беләдер дигән һәм тагын кайбер фикерләре татар һәм рус шәкертләренең IХ һәм Х сыйныфлар дәреслекләреннән төшереп калдырылды елның 23 апрелендә Татарстан халык мәгарифе министрлыгы коллегиясе һәм РСФСР Педагогия җәмгыятенең Татарстарстан бүлеге президиумы Каюм Насыйри премиясе булдыру турында карар кабул итте. Үз тарихын оныткан милләтнең киләчәге дә юк, дип бик дөрес әйтәләр. Соңгы ун елда, тарихыбызга карата карашыбыз сизелерлек үзгәрде. Хәзерге вакытта Татарстаныбызда 80нән артык музей ачылган һәм эшләп килә. 1 февральдә- Каюм Насыйри музее ачылды. Ул Казанның борынгы урыны- Иске Татар дистәсенең үзәгенә урнашкан. К. Насыйри иҗатын өйрәнү һәм аны тормышта куллану- кулланма итеп файдалану безнең максатыбыз һәм бурычыбыз.

Каюм Насыйри – мәгърифәтче галим, телче, тарихчы, этнограф, язучы. Андыйлар табигатьтә сирәк очрый.

Күренекле галим, язучы һәм татар халкының мәгърифәтчесе Каюм Насыйри (Габделкаюм Габделнасыйр улы Насыйров) үзенең фәнни хезмәтләре һәм күпкырлы эшчәнлеге белән татар мәдәнияты, фәне һәм иҗтимагый фикерендә тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе. Аның каләме астыннан матур әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география, астрономия һәм башка өлкәләргә кагылган 40 лап фәнни хезмәт һәм әсәр чыга. Каюм Насыйри чын мәгънәсендә бөек галим. Ул бар гомерен, гыйлемен, сәләтен татар халкы арасында мәгърифәт нуры таратуга багышлый. Каюм Насыйри Россия составында яшәп татарлар аның тарихын һәм мәдәниятын, шулай ук рус телен белергә тиеш дип саный. Рус һәм татар халыклары арасында үзара аңлашуга ирешү өчен шактый тырыша ул. Каюм Насыйри 1825 елның 14(2) февралендә элеккеге Казан губерниясе Зөя өязенең Югары Шырдан авылында туа. Аның әтисе Габделнасыйр укымышлы кеше була, каләм тибрәтә, гарәп, фарсы һәм рус телләрен яхшы белә, китаплар яза. Заманына карата бу сирәк күренеш булганга, Насыйровлар гаиләсе тирә-яктагы башка гаиләләрдән шактый аерылып торган. Габделнасыйр балаларын китапны һәм хезмәтне сөяргә өйрәткән. Булачак галим-язучының балачагы туган авылында уза елда Каюмны Казанга алып килеп мәдрәсәгә урнаштыралар. Мәдрәсәне ул 1855 елда тәмамлап пишкадәм дәрәҗәсен алып чыга.

Шул ук елны Каюм Насыйрины христиан руханилар әзерли торган Духовное училищега, ә аннары Духовная семинариягә татар теле укытучысы итеп чакыралар. Мондагы кешеләр белән аралашу аңа рус телен өйрәнергә мөмкинлек тудыра һәм ул белемен арттыру максатында ирекле тыңлаучы сыйфатында Казан университетына йөри башлый. 15 ел дәвамында Каюм Насыйри семинариядә булачак рус руханиларын укыта һәм 1871 елда аннан китеп татар балаларына рус телен өйрәтү мәктәбен ача. Ләкин 1876 елда рус булмаган мәктәпләр буенча инспетор В.В.Радлов белән уртак тел таба алмаган К.Насыйри мөгалимлек гамәлен туктата һәм барлык гомерен фәнни-педагогика һәм язучылык эшенә багышлый. Бу елларны Каюм Насыйри үзенең көчле һәм сәнгатьчә иң камил булган әсәрләрен иҗат итә. Каюм Насыйринең фәнни һәм әдәби эшчәнлеге 50 елларның ахырында башланып китә. Киң карашлы галим фәнни белемнәрнең төрле өлкәләренә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Аның беренче хезмәте татар теле белеме буенча Кыскача нәхү китабы (нәхү - синтаксис). Бу китап 1860 елда басылып чыга. Татар телендә Таң йолдызы газетасын чыгару Каюм Насыйринең күптәнге хыялы була, ләкин аның хакимият органнарына газета чыгаруга рөхсәт бирүләрен сорап мөрәҗәгать иткән үтенечен кире кагалар. Шуннан соң мәгърифәтьче 1871 елда татар вакытлы матбугат вазыйфаларын үтәгән еллык өстәл календарьләрен чыгара башлый.

Бу елларда патша хөкүмәтенең татарларны кысрыклап торуына карамастан, Каюм Насыйри үз милләтенең үсешен нәкъ менә рус халкы белән бәйли. Рус һәм татар халыклары арасында үзара аңлашуга ирешергә кирәк дип саный ул. Туган авылында мәктәп салдыру мәгърифәтьченең күңел түрендәге хыялы була. Өлкән кешеләр сүзенә караганда Каюм Насыйри бу мәктәпне төзеткән, ләкин аның бинасы бүгенге көнгәчә сакланмаган. Галимнең якты сурәте авылдашларының күңелендә генә түгел, халкыбызның үткәне һәм галимнең бай мирасы кадерле булган барлык кешеләрнең йөрәгендә сакланачак. Оптимист табигатьле Каюм Насыйри соңгы көннәренә кадәр гыйльми эшләрен, киң калачлы дәүләт хезмәтен дәвам иттергән. Каюм Насыйри 1902 елның 20 августында ( 2 сентяберендә) 77яшендә Казанда үлгән. Каюм Насыйри ( ) Яңа Татар бистәсе зиаратында күмелгән (Казан).

Казан шәһәренең Каюм Насыйри урамы

Тел язмышы - халык язмышы.

Каюм Насыйриның үз замандашларының телгә битарафлыгы, гомумән, телебез язмышы турында ачынып әйткәнне XIX гасырда татар теле тирәсендә барган көрәш – тартышларның бик киеренке булуы хакында сөйли. Моның сәбәпләре дә бар иде. Галимнәр фикеренчә, көнчыгыш халыкларын колонизацияләүне күздә тоткан патша самодержавиясе телдә чыгытайчылыкны, госманчылыкны, фарсы – гарәпчелекне алга сөрә. Уку йортларында дәреслекләр, сүзлекләр төзү эшен дә шул максатларга юнәлдерә. Озак гасырлар дәвамында гарәп – фарсы мәдәнияте традицияләрендә тәрбияләнгән татар зыялыларына, татарның фәненә, әдәбиятына, теленә көчле йогынты басымыннан котылу шактый кыен иде. Галимнәребезнең кайберәүләре гомумтөркилекне, төрекчелекне яклады. Каюм Насыйри исә, телебезне гарәп, фарсы, госманлы, чыгытай теле элементлары белән кирәгеннән артык чуарлауга каршы булды. Милләтебезнең иҗтимагый һәм рухи яшәешен тәэмин итүче алтын багананы, аның мәдәни сулышын киңәйтүче төп хосусиятне бөек мәгърифәтче бетмәс-төкенмәс тел байлыгында күрде. Каюм Насыйри беренчеләрдән булып замандышларын чын асылларына – үз телләренә кайтырга өндәде. Ул татат теле – урам теле, томовайлар теле, әдәби – гыйльми тел булырга сәлате юк аның диючеләргә хәтта мегьрифәтчелек мөхтәрәм теоретикларына: Ялган, яла бу! Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстакыйлҗ һәм төзек тел ул. Бүтән телләрдән бер дә ким түгел...дип җавап бирде. Вакытлар, еллар үткән саен, Каюм Насыйриның тарихи урыны, халыкка күрсәткән хезмәте, фәнгә, мәдәнияткә керткән өлеше тагын да ачыла бара.

Каюм Насыйри – татар әдәби теленә нигез салучы. Каюм Насыйри тел мәсьәләрен күтәреп чыгучы.

Каюм Насыйри – татар халыкның мәгълүм бер дәверендә җитешкән бөек кешесе. Ул татар мәгърифәтчеләре арасында иң күренеклесе һәм иң эшлеклесе. Насыйри татар халкын агарту, аны Россиянең күп милләтле семьясында үзенең аерым теле, әдәбияты һәм культурасы булган бер әгъза итеп үстерүе юлында тарихи әһәмиятле эшләр башкарган. Гыйльми хезмәтләренә килгәндә, Насыйри барыннан элек филолог, ягъни тел-әдәбият галиме ул. Аның иң күренекле һәм күләмле хезмәтләре дә тел, әдәбият һәм фольклор мәсьәләренә багышланган. Татар теле проблемаларын тикшерүгә Каюм Насыйри гомеренең күп елларын багышлый. Ул татар телен, Бохара традицияләрендә тәрбияләнгән консерватив руханиларга хас булган читкә кагу, демократик милли культураның нигезләрен какшата, үз телендә укый – яза белми торып татарлар бервакытта да фән һәм мәдәният белән таныша алмаслар дигән фикердән чыгып эш иткән. Татар теле белем бирү чарасы, әдәби – гыйльми тел булсын өчен аның нигезләрен эшкәртә, грамматик һәм лексик үзәнчелекләрен өйрәнергә кирәк иде. Менә шуңа күрә дә татар теле белеменә нигез салу эшенә беренчеләрдән булып Каюм Насыйри алына.

Энциклопедист г алимнең т ел белеме ө лкәсендәге э шчәнлеге. Татар ә дәби т еленә к араган мәсьәләләрен б илгеле д әрәҗәдә гыйльми н игезләп б ирелүе.

Каюм Насыйриның иң зур хезмәтләреннән берсе аның тел белеме өлкәсендәге хезмәтләре – гаять киң һәм универсаль. Каюм Насыйриның беренче басылып чыккан әсәре тел өлкәсенә карый. Бу – Кыскача нәхү китабы. Китап, русча өйрәнүче башка халыкларны күздә тотып, рус телендә язылган һәм Краткая грамматика татарского языка исемендә 1860 елда басылып чыкты. Шулай ук татарларга, беренче буларак, рус телен укытуны башлаган Насыйри русчаны үзләштерә буенча, рус китаплары төзеп бирә. Кыйраәте рус (1879), Лөгате рус – русча – татарча сүзлек (1892) төзи. Тел өйрәнүнең ничә шартлары бар? Иң элек, телнең аерым сүзләрен күп белергә кирәк. Икенчедән, әгәр рус телен өйрәнмәкче булсаң, элек авазларның урыннарын бел. Өченчедән, рус теленең морфологиясен һәм синтаксисын тәмам җиткереп, бик яхшы бел, чөнки ике юллык адрес яза башласаә да, ничә төрле кагыйдә белергә кирәк. Дүртенчедән, рус теленең түбәндәге үзенчәлеге бар: рус телендә кушып ясалган сүзләр бик күп...

Насыйри үзенең грамматикаларында татар грамматикасының бырлык төп мәсьәләләренә кагыла, аларның билгеле дәрәҗәдә гыйльми нигезләп бирә. Ул ярты гасыр буенча сузылган гыйльми һәм әдәби эшләренә татар телен фәнни яктан нигезләргә, практик тормышка ашырырга омтыла, аны башка әдәби телләр рәтенә күтәрергә, үстерегә тырыша. Шуның өчен татар теленә тулырак һәм гыльми нигезлерәк эшләнгән грамматикасын (Әнмүзәҗ), аңлатмалы сүзлеген (Ләһҗәи татари), матур һәм дөрес язу кагыйдәләрен (Кавагыйде китабәт) төзеп, нче еллар арасында бастырып чыгара. Аның бу әсәрләре күп еллар буенча казынуы һәм эшләве нәтиҗәсендә мәйданга килгән гыйльми грамматикасын һәм тулы сүзлеген төзүнең башлангычы булып торалар. Әйе, Каюм Насыйри үз заманы өчен гаять кирәкле һәм прогрессив эшчәнлек алып барган. Аның хезмәтләре моңа зур дәлил булып торалар.

Нәмүнә яки Әнмүзәҗ Күренгәнчә, К. Насыйри грамматиканы белүне дә кирәк санаган. Рус теленең грамматикасын төзеп, аны бастырган... Нәмүнә яки Әнмүзәҗдән өзек: Билгеле булсын ки, рус теле грамматикасы хакында язылган бу әсәребез, беренче тәҗрибә буларак, гарәп теле синтаксисы төзелеше нигезендә корылды, ягъни Востоков һәм Тихомиров язган рус теле грамматикаларыннан һәм башкалардан тәрҗемә ителеп, гарәп синтаксисы тәртибенчә төзелде. Шушы метод белән, рус теле турында морфология һәм синтаксис кагыйдәләрен аңлатып бирүче тагын бер китап язармын әле дигән өметем бар. Бу әсәрем морфология һәм синтаксис укыган кешеләр өчен. Чөнки морфология һәм синтаксисны укымаган егетләрне рус теленең грамматикасына төшендерү бик авыр, моңа бик озак вакытлар кирәк Нәмүнә яки Әнмүзәҗ дигән китабыннан берничә мисал китерергә була. Бу китабын ул татарларга рус теле өйрәнү өчен төзегән. Нәмүнә үз заманында- рус һәм татар телләренең шактый уңышлы төзелгән чагыштырмалы грамматикасы. Бу хезмәт үзе генә дә Насыйриның җитлеккән тел галиме булганлыгын күрсәтеп тора. Шуның белән бергә, аның нечкә методист һәм мастер укытучы булганлыгы да күренә.

Кавагыйде китабәт Дөрес һәм матур язу кагыйдәләрен күрсәткән беренче кулланманы да Каюм ага Насыйри төзегән. Кавагыйде катабәт ендә исә телдән һәм язып фикер аңлатуда сүз сайлау, сүз куллану принципларын, стилистик алымнарны өйрәтү белән бергә, аерым сүзләрнең, кушымчаларның орфография һәм орфоэпия нормаларын билгеләргә омтыла: Бу заман язучыларының хатаи фахишләреннәндер ки, булды урынына улды язалар. Телемездә улды, улыр кебек кәлимәләр юктыр. Вәкәзаликә бар урынына вар, бирде урынына вирде язмаклары сыйрыф хатадыр... Кәлде дип язма- килде дип яз, кәтте дип язма- китте дип яз; дәгел дип язма- түгел диген, кәрәк дип язма- кирәк дип яз; ничә дип яз- нәчә димә; янә хәрфе тәшбиһдән кебек ләфзыдыр ки, ана телеңдә кеби дип язма...!- ди. Кавагыйде китабәт - язу һәм орфография кагыйдәләрен аңлатучы бер яңа фән. Аны бер галим кеше җентекләп өйрәнеп, мәгънәсенә төшенсә, сөйләгәндә дә, язганда да хатадан саклана алыр... Һәрбер культуралы кешенең ике төрле теле була: шуларның берсе- анасыннан сөт имгән вакытта өйрәнгән тел, икенчесе- укытучыдан укыганда, гыйлем һәм фән терминнары белән ачылган тел. Инде шуңа карап, замана балалары сүзләр һәм терминнарны белүдән мәхрүм калганнар, тел-ара гыйлем- фән теле белән ачыла алмауда ана- аталар гаепле түгел.Олылары гыйлемнән тәм тапмагач, балалары ни белсен? Үкенеч өстендә үкенеч.

Ләһҗәи татари Ләһҗәи татари да, Насыйри татар теленең идеологик инвентарьларын, ягъни мәгънә берәмлекләрен, сүз байлыгын җыйнап һәм тәртипкә салып бирә, хәтта күп кенә сүзләрнең этимологиясен дә ача. Бу сүзлек ун меңгә якын сүзне, сүз тезмәләрен һәм фразеологияне эченә ала, анда аларга семантик-грамматик һәм этимологик аңлатмалар бирелә. Генетик яктан төрки- татар сүзләре сиксән процентка якын, егермедән артыграгы- гарәп, фарсы сүзләре. Сүзлек үзенә язма тел һәм сөйләмгә хас әдәби тел үрнәкләрен берләштерә, киң таралган тел байлыгын чагылдыра. Ләһҗаи татари да сүзләрнең мәгънәләре төрле юллар белән аңлатыла. Монда сүзләрне синонимнары белән бирү белән бер рәттән, киңәйтелгән аңлатмалар да кулланыла. Каюм Насыйри аңлатмалы сүзлегендә беренче мәртәбә телнең эчке мөмкинлекләреннән файданалуга, сүзләрнең семантикасына төп игътибар юнәлтә; сүзлектә бер үк сүзнең төрле мәгънәләре бирелә. Еш кына синонимик олыларда татар, гарәп, фарсы, рус сүзләрен берәмлекләрне теркәүгә аларның мәгънәсен аңлатуга гына кайтып калмый, әдәби телне үстерүдә дә зур урын тота.

«Краткая татарская грамматика изложенная в примерах» Каюм Насыйри җөмләләрне өч төргә бүлә. Аңынча, хәбәре исем белән бирелсә, исем җөмлә, хәбәре фигыль белән бирелсә, фигыль җөмлә составында урын хәле булса, хәл җөмлә була. Моннан тыш К. Насыйри тиңдәш ияләре һәм тиңдәш хәбәрләре булган җөмләләрне аерым күрсәтә. Ул ике иярчен кисәк саный: аергыч һәм тәмамлык; аларның нинди сүзләр һәм формалар белән бирелүен җентекләп анализлый. Тәмамлык сүзләрне, бәйләнеш төренә карап, икегә бүлә: ияртүче сүзгә килеш кушымчалары ярдәмендә бәйләнгән тәмамлыклар, ияртүче сүзгә бәйлекләр аша буйсынган тәмамлыклар, ияртүче сүзгә бәйлекләр аша буйсынган тәмамлыклар. К. Насыйри, кушма җөмлә эчендәге җөмләләрнең үзара бәйләнешен тикшереп, бәйләүче чаралар өч төрле була дип саный: а) димәк ярдәмче фигыле, б) хәл фигыль формалары, в) теркәгечләр. Бу бүленештә әкренләп кушма җөмлә төзелешенә керә башлау сизелә, ләкин әле бу чорда татар теленең кушма җөмләләргә дә бай булуы ачылмаган була, шуңа күрә аларны классификацияләү дә фәнни югарылыкта тормый. К. Насыйри татар телен яхшы тойганлыктан, синтаксис эчендә заман, төр, юнәлешләрне бик җентекләп өйрәнә, аларның модаль мәгънәләрен тикшерә, ия, тәмамлык, субъект, объект арасындагы мөнәсәбәтләргә фигыль юнәлешләренең тәэсирен күрсәтә.

Әнмүзәҗ Әнмүзәҗ исемле хезмәте татар тел белеме тарихында аерым бер этапны тәшкил итә. Ул татар теленә һәрьяклап өйрәнүдә һәм тикшерүдә беренче тәҗрибә була. Анда XIX йөзнең яртысына караган татар халык сөйләм теле үрнәкләреннән бик бай материал тупланган һәм сакланган. 1. Авазлар һәм исемнәр; 2. Фигыльләр; 3. Хәрефләр; 4. Тәркиб вә тәсныйф кагыйдәләр ( сүзләрне бәйләү чаралары) К. Насыйри татар теленең аваз составын тикшергәндә, аваздан хәрефкә күчеп, 10 сузык аваз күрсәтә: а, ә, э, у, ү, о, ө, ы(е), и, ый. Тартыклар, рус лингвистикасының артикуляцион- акустика терминнарына таянып, ирен, гырылдык, теш, аңкау, борын, чыҗылдаучы, сызгырулы авазларга бүлеп йөртелә. Тартык авазларының гомуми исемлегендә 29 билге күрсәтелә. Ләкин төркемнәргә бүлгәндә, галим тартык авазларның 24 генә кертә: б, п, ф, м, X, X, F, К, җ, ч, ш, з, ж, с, р, п, л, н, т, с, д, з, ң.

Морфология бүлегендә автор аңа кадәр татар теле белемендә кабул ителгән гарәп лингвистика терминологиясеннән файдалана. Сүз төркемнәрен К. Насыйри гарәп грамматикаларындагы схема буенча исем, фигыль, хәрефкә бүлә. Исем белән фигыль арасындагы аерманы шунда күрә: исем мөстәкыйль исемгә ия, ләкин вакытны белдерми, ә фигыль мөстәкыйль мәгънәгә ия һәм вакытны белдерә. К. Насыйри хезмәтенең II бүлегендә татар телендә еш кулланылып йөртелгән 800- гә якын фигыль теркәлгән һәм аларның төрле фигыль юнәлеше формалары графага салып күрсәтелгән. Аларның кайберләре инде хәзер кулланылмыйлар. Бу бүлектә, югарыда искәртелгәнчә, төп урын фигыль юнәлешләрен тикшерүгә багышлана. Каюм Насыйри аларны 5-кә бүлә: 1. төп юнәлеш 2. йөкләтү юнәлеш 3. уртаклык юнәлеше 4. төшем юнәлеше 5. кайтым юнәлеше Автор исемнәрне алты төрле килеш белән төрләндерә: 1. әүвәл сөбтәбә играбы (баш килеш) 2. икенче мозаф иләйһи играбы (иялек килеше) 3. өченче мәфгуль биһ играбы (төшен килеше) 4. дүртенче мәфгуль ләһ играбы (юнәлеш килеше) 5. бишенче мәфгуль мәгә играбы (бергәлеккораллык килеше) 6. алтынчы мәфгуль фиһ играбы (урын- вакыт килеше) Вакытлар, еллар үткән саен, К. Насыйриның тарихи урыны, халыкка күрсәткән хезмәте, фәнгә, культурага керткән өлеше тагын да агыла бара. Киң эрудицияле мәгърифәтче галим Каюм Насыйриның фәннең төрле тармакларындагы күпяклы гыйльми хезмәтләре хәзинәсе булып тарихка керде.

Каюм Насыйри – тәрҗемәче һәм терминнарны гамәлгә кертүче.

Каюм Насыйри тәрҗемә принциплары турында да күп уйлаган. Ул, һәр телнең үзенең әдәби үзенчәлекләре барлыгын истә тотып, шул үзенчәлекләрне һәм нечкәлекләрне искә алып эш итәргә чакыра. К. Насыйри, гәрчә оригиналь әдәби әсәрләр иҗат итмәсә дә, татар әдипләре рәтендә йөри. Г. Исхакый аны яңа дәвер әдәбиятының «атасы» дип атый. Ни өчен? Чөнки ул – татар укучыларын әхлакый һәм эстетик тәрбия кылырлык күп кенә күренекле әсәрләрне татарча сөйләткән кеше. «Әбугалисина кыйссасы» – К. Насыйриның иң күренекле һәм киң таралган әсәрләреннән берсе. Әбугалисина – дөньяга Ибне Сина, Авиценна исемнәре белән мәшһүр. Төп каһарман үзенең белем – һөнәре, сәләте белән кешеләргә, әхлакны үстерүгә хезмәт итә. К. Насыйриның шушындый эчтәлекле әсәрне татар теленә күчерүе халкыбызның мәдәни үсешенә, гуманистик тәрбиясенә зур йогынты ясый. Бу әсәр рус теленә дә тәрҗемә ителә. К. Насыйриның «Кырык вәзир кыйссасы» (1868) да генетик яктан «1001кичә» җыентыгына барып тоташа.

К. Насыйри әдәби тәрҗемәләрен аерым китап рәвешлендә генә чыгарып калмый, төрле дәреслек- хрестоматияләрендә дә урнаштыра. «Тәрбия китабы» нда, «Фәвакиһел җөләса» һәм «40 бакча» җыентыкларында андыйлар аеруча күп. К. Насыйриның тәрҗемә китаплары арасында «Кабуснамә» мөһим урынны били. Бу ядкар 1082 елда фарсы телендә иҗат ителә. К. Насыйри – тәрҗемәче әдип кенә түгел, терминнарны гамәлгә кертүче дә. Каюм Насыйри – татар телендә фәнни терминология булдыруга күп хезмәт күрсәткән галим. Ул бу юлда да гаять кыю тәҗрибәләр ясады һәм зур нәтиҗәләргә иреште, беренче чиратта гарәпчәдән алынып йөртелгән терминнар урынына татар сүзләрен термин итеп беркетү юлын тотты. Каюм Насыйри термин сүзләре өчен мөмкин кадәр татар телендәге сүзләрне сайлый. Шул рәвешле, арифметикадагы дүрт гамәл мәсьәләләрен чишүгә бәйләнешле барлык төшенчәләрне дә татарча исемләп чыга. Шулардан сан, бүлү, сумма, калдык, бүлгеч, өлеш һәм башкалар хәзерге көндә дә шул ук төшенчәдә йөриләр.

Каюм Насыйриның уку – укыту һәм тәрбия бирүдәге эшченлеге. Каюм Насыйри мирасында шәхес тәрбияләү мәсьәләсе.

Халыкка белем һәм тәрбия бирү проблемасын татар мәгърифәтчелегенең барлык вәкилләре дә үзләренең хезмәтләрендә билгеле бер дәрәҗәдә күтәрделәр. Бу өлкәдә иң зур өлеш кертүче К. Насыйри булды. Бөек мәгърифәтченең Китап – әт - тәрбия, Балаларга тәгъмин бирмәк, Әхлак рәсаләсе, Тәрбия, Бала тәрбия кылучы хатыннарга нәсихәт дигән хезмәтләре шушы проблемаларга багышланган. Халыкка белем һәм тәрбия бирү проблемасын татар мәгърифәтчелегенең барлык вәкилләре дә үзләренең хезмәтләрендә билгеле бер дәрәҗәдә күтәрделәр. Бу өлкәдә иң зур өлеш кертүче К. Насыйри булды. Бөек мәгърифәтченең Китап – әт - тәрбия, Балаларга тәгъмин бирмәк, Әхлак рәсаләсе, Тәрбия, Бала тәрбия кылучы хатыннарга нәсихәт дигән хезмәтләре шушы проблемаларга багышланган. Укыту т ә рбия эшене ң принциплары. 1. Кеше бала чакта укырга Һә м т ә рбия алырга тиеш. 2. Укыту – т ә рбия процессында баланы ң с ә л ә тен һә м н ә рс ә бел ә н кызыксынуын ис ә пк ә алу. 3. Уку – уыту процессында баланы ң б ө тен к ө чен һә м тырышлыгын бир ү ен ә, барлык сиз ү органнарыны ң х ә р ә к ә тк ә китерел ү ен ә ирешерг ә кир ә к. 4. Баланы ң акыл с ә л ә тен ү стер ү һә м аны ң уку материалын а ң лап ү зл ә штер ү е. 5. Укытуда физик һә м җ итештер ү ч ә н хезм ә т бел ә н берг ә кушу. 6. Балага кешелекле һә м игътибарлы м ө н ә с ә б ә т. 7. Т ә рбиял әү чег ә карата принципиаль м ө н ә с ә б ә тт ә булу. 8. Т ә рбиячене ң ш ә хси ү рн ә ге.

Дәреслекләрнең төзү принцибы һәм таләпләре. 1.Дәреслек предмет буенча төзелергә тиеш, һәр фән буенча үзенең дәреслеген булдырырга кирәк. 2.Анда фәннең предметына төгәл билгеләмә бирелергә тиеш. Өйрәнүнең теоретик һәм гамәли әһәмияте күрсәтелергә; кереш өлешендә курсның төп эчтәлеге һәм идеясе чагылдырылырга тиеш. 3.Дәреснең эчтәлеге материалның бирелә стиле һәм эчтәлеге белән аерым яшьтәге балалрга аңлаешлы булырга тиеш. 4.Дәреслек балаларның аңын, уйлану сәләтләрен, тапкырлыкларын, мөстакыйльлекләрен, инициативаларын үстерерлек биремнәргә бай булырга тиеш. 5.Бастырып чыгарыр алдыннан ул тәҗрибәдә саналырга, ә кабат бастырганда төзәтелергә һәм өстәмәләр кертелергә тиеш.

Бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галимнәре һәм әдипләре шактый күп: Утыз Имәни, Габдулла Тукай, Шиһабеддин Мәрҗани, Риза Фәхреддин, Гаяз Исхакый һ. б. Болар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри, гасыр башындагыча әйткәндә, Каюм баба алып тора. 77 яшендә вафат булган бу игелекле зат ярты гасырдан артык, ару-талуны белмичә, милләткә хезмәт итә. Ул дауламый да, шауламый да, дәгъвалар да куймый, бәхәс-конфликтка да керми – халыкның нәкъ үзе кебек – меңләгән кыенлыкларны сабыр гына, тавышсыз-тынсыз гына җиңә- җиңә эшли дә эшли, эшли дә эшли. Аның өчен байлык та, дан- шөһрәт тә мөһим түгел.Каюм бабаны тырышлыгы белән мәсәлләргә кергән кырмыска белән чагыштырырга мөмкин булыр иде. Әмма кырмыска кышын ял итә, үз «җыйганын» үзе ашый. Каюм бабаның исә җәе генә түгел, кышы да урак өсте кебек. Аның «җыйганы», аның хезмәт җимеше – барыннан да элек, башкалар өчен, милләтнең киләчәге өчен. Каюм Насыйри соңгы көннәренә кадәр укуын һәм язуын ташламый. «Үзегез карт, күзләрегез зәгыйфъ булса да, язуыгызны дәвам итәсез икән», – дигән кешегә ул: «Алла мине язар өчен яраткан, бу көннән язмый утыру аның хөкеменә каршылык булыр дип куркам», – дип җавап бирә торган була.

Библиография 1. Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр. Беренче том.- Казан: Тат. кит. нәшр., ел. 2. Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр. Икенче том.- Казан: Тат. кит. нәшр., ел. 3. Каюм Насыйри. Әнмүзәч.- Казан, Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр- Татакнигоиздат; матур әдәбтят редакциясе, ел. 2 басмасы 5. Абдуллин Я. Каюм Насыйри мирасында шәхес тәрбияләү мәсьәләләре. Совет мәктәбе Альменов Б. Каюм Насыйриның портреты ничек туды. Совет мәктәбе Гайнуллин М., Мәһдиев М. Татар әдәбияты. Казан: Тат. кит. Нәшр., ел. 8. Ибраһимов Ф. Бер мәкалә уңае белән II Совет Мәктәбе Харисов Ф. Башка милләт кешеләрен татар теленә өйрәтү. Мәгариф Хәмидуллин Ә. Каюм Насыйриның Әбүгалисина кыйсасы нда акыл культы. Мәгариф Хуҗиәхметов Ә. Петагогика тарихыннан лекцияләр.- Казан, ел 12. Шәйхелеслам З. Энциклопедист- галимнең хезмәтләре. Мирас Хаков В. Татар әдәби тел тарихы.- Казан университеты нәшрияты ел. 14. Каюм Насыйри исемендәге премия. Казан утлары

15. Гайнетдитова Г. Каюм Насыйри премиясе. Мәгариф ел Миңнегулов Х. Олуг мөгаллим ( Каюм Насыйри эшчәнлеге турында). Шәһри Казан ел. 17. Сафиуллин Ә. Каюм бабай музее. Ватаным Татарстан Хангилдин В. Каюм Насыйри һәм татар лексикографиясе. Каюм Насыйри җыентыгы.- Казан, ел 19. Каюм Насыйри. Фәнни сессия материаллары.- Казан, Абдуллин Я. Күренекле мәгърифәтчебез. Казан утлары Хөснетдинова Р. Андыйлар табигатьтә сирәк очрый. Казан утлары Филиппов А. Каюм Насыйри тууына 175 ел тулу нисбәтеннән. Ватаным Татарстан ел. 23. Әхмәт Р. Татарның таң йолдызы (Каюм Насыйри тууына 175 ел). Мәгърифәт ел. 24. Ганеева Р. Кадерле Каюм бабабыз. Мәгариф Гайнуллин М. Каюм Насыйри. Казан, 1945 ел 26. Олуг мәгърифәтче, галим вә мөгаллим. Мәгариф Рамазанов Ш. Татар теле буенча очерклар- Казан, ел. 28. Татар грамматикасы. Синтаксис. III том.- Казан, ел. 29. Асадуллин А. Татарларның рус телен өйрәнүләре турында. Русский язык в национальной школе

Презентацияне төзүче: Мәгъҗанова Ләйсән Җитәкче: Шафикова Ландыш Әнфәс кызы