Истә калдыр, тикшер, ачыкла... Истә калдыр, тикшер, ачыкла...

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Истә калдыр, тикшер, ачыкла... Истә калдыр, тикшер, ачыкла...
Advertisements

АҢЛАТМА ҺӘМ КҮРСӘТМӘЛӘР ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯҢА ФОРМАДА ДӘҮЛӘТ (ЙОМГАКЛАУ) АТТЕСТАЦИЯСЕ КФУның ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ СӘНГАТЬ ИНСТИТУТЫ ДОЦЕНТЫ ДЕНМӨХӘММӘТОВА ЭЛЬВИРА.
Транксрипт:

Истә калдыр, тикшер, ачыкла... Истә калдыр, тикшер, ачыкла...

Фонетика Сүз ясалышы, морфология Синтаксис

1.Алфавитта ничә хәреф бар? Җавап:39 хәреф 1997нче елның 20нче гыйнварында Татар алфавитын тәртипкә китерү турында ТР Законына кул куелды. Техник сәбәпләр аркасында, ё хәрефе куелмый калган иде. Законны кул куярга әзерләгәндә, ё хәрефен е хәрефе янына икесен бер юлга куярга туры килде. Шулай итеп, яңа Законда татар хәрефләре саны 38 юлны тәшкил итте, шуннан чыгып, татар язуында 38 хәреф бар дип күрсәтү гадәткә керде. Рус алфавитында ё хәрефе аерым бирелә, е белән бер үк хәреф дип танылмый. Татарчада да ул шулай, ягъни ё аерым хәреф санала. Шулай итеп, татар язуында 38 түгел, ә 39 хәреф бар булып чыга. Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен дәреслек/ М.З.Зәкиев, С.М.Ибраһимов. – Казан: Мәгариф, 2008 Фонетика

2.[ ] (һәмзә) авазы язуда нинди хәрефләр белән күрсәтелә? Җавап. Өч төрле хәреф - э, ь, ъ Татар алфавитында һәмзә авазына аерым хәреф юк. Әгәр һәмзә иҗек ахырында килсә, ул, тартык аваз булуына карамастан, сузык аваз хәрефе э аша белдерелә: тәэмин, маэмай, һ.б. Хәзерге татар телендә бу аваз иҗек башында очрый торган сүзләр юк дәрәҗәсендә. Мәсәлән, мәсьәлә, җөр ь әт, мәс ь үл (җаваплы)- сүзләрендә һәмзә иҗек башында нечкә иҗектән соң килә, шуңа күрә нечкәлек билгесе белән языла. Коръән сүзендә аның алдында иҗек калын булганга күрә, иҗек башындагы һәмзә өчен калынлык билгесе хәрефе куела. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең 10нчы сыйныфы өчен дәреслек ( татар балалары өчен)/ Р.С.Абдуллина, Г.М. Шәйхиева. – Казан: Мәгариф, 2006.

3. Гасыр сүзенә фонетик анализ ясарга. Сүзгә фонетик анализ ясау тәртибе 1.Сүзне иҗекләргә бүлеп, аның төрен һәм басымны күрсәтү. 2.Сүзнең транскрипциясен күрсәтү. 3.Аваз һәм хәрефләр санын билгеләү. 4.Аваз һәм хәрефләрне рәттән санап чыгу. 5.Авазларга характеристика бирү. 6.Сүзнең әйтелеше белән язылышы туры килү-килмәвен, сингармонизм законына буйсыну-буйсынмавын күрсәтү. 1.Га-сыр – сүзендә ике иҗек: га-ачык, -сыр – ябык, басым икенче иҗеккә төшә. 2.[ гъ а с ы р] 3.Бу сүздә 5 аваз, 5 хәреф бар. 4.Авазлар: [ гъ ],[ а ], [ с ], [ ы ], [ р]; хәрефләр: г, а, с, ы,р. 5. [ гъ ] – яңгырау, шаулы, өрелмәле, кече тел (увуляр) тартыгы. [ а ] – калын, түбән күтәрелешле, арткы рәт, иренләшмәгән, озын сузык. [ с ] – саңгырау,шаулы, өрелмәле, тел алды, тел-теш авазы. [ ы ] – калын, урта күтәрелешле, арткы рәт, иренләшмәгән, кыска сузык аваз. [ р] – яңгырау, сонор, калтыраулы, тел алды, тел-аңкау авазы. 6. Сүзнең язылышы әйтелешенә туры килә. Сүз сингармонизм законына буйсынган.

Сүз ясалышы һәм морфология. 1.Сүз төркемнәре бүленешен таблицада күрсәтергә. Сүз төркемнәре Мөстәкыйль сүз төркемнәре Бәйләгеч сүз төркемнәре Исем Фигыль Алмашлык Сыйфат Рәвеш Сан Аваз ияртемнәре Хәбәрлек сүз Теркәгеч Бәйлек Кисәкчә Ымлык Модаль сүзләр Модаль сүз төркемнәре 6нчы сыйныф өчен дәреслек. Авторлар: Ф.Ю.Юсупов,

I.Мөстәкыйль мәгънәле сүз төркемнәре: ( җөмлә кисәге була алалар) исем, сыйфат, сан, фигыль, рәвеш, алмашлык, хәбәрлек сүз, аваз ияртемнәре. II. Сүзләрне һәм җөмләләрне үзара бәйләүче сүз төркемнәре: ( җөмлә кисәге була алмыйлар) бәйлек, теркәгеч. III. Модаль мәгънә белдерүче сүз төркемнәре: ымлык, кисәкчәләр. 9нчы сыйныф өчен дәреслек, 2008 ел. Авторлар: М.Зәкиев, С.М.Ибраһимов Татар теленең Академик грамматикасындагы Сүз төркемнәре таблицасы Мәгәриф журналының 2008нче ел 11нче санында бирелә.

2. Фонема белән морфеманың охшаш һәм аермалы якларын күрсәтергә. Укучыларны сүзен морфемаларга бүләргә. Укучыларны –уку-чы-лар-ны Сүз 4 морфемадан тора. Уку – тамыр морфема; -чы – сүз ясагыч кушымча; -лар – форма ясагыч – исемдә күплек сан кушымчасы; модаль кушымча; -ны – форма ясагыч – килеш кушымчасы; бәйләгеч кушымча. Аваз (фонема) һәм морфологиянең өйрәнү предметы морфема арасында охшаш һәм аермалы яклар бар. Алар икесе дә телнең иң кечкенә берәмлекләре санала. Әмма морфема ул – сүзнең иң кечкенә мәгънәле кисәге. Ә фонема мәгънә аеруга хезмәт итә. Морфема фонемадан төзелә һәм аваздан яки авазлар җыелмасыннан тора. Мәсәлән, аш-а сүзендә ике морфема бар: аш – тамыр морфема, -а – сүз ясагыч кушымча, ул лексик-грамматик мәгънә белдерә, исемнән яңа мәгънәле сүз – фигыль ясый, ә кал сүзендәге -а- фонема, ул мәгънә белдерми. Кал, кул, кол сүзләрендә фонема сүзнең мәгънәсен үзгәртә.

3. –лар, - ләр кушымчалары кайсы төркемгә керә? ( сүз ясагыч, модальлек, бәйләгеч) Җавап. Әгәр исемгә ялганса, модальлек белдерүче кушымча була: китаплар. гөлләр. Фигыльгә ялганса, бәйләгеч кушымча була: укыйлар, йөгерәләр.

4.Морфологик анализ ясау тәртибе 1) Сүз җөмлә эчендә карала. 2) Мәгънә төркемчәләре күрсәтелә. 3) Морфологик билгеләре ачыклана. 4) Җөмләдәге вазифасы (синтаксик фукциясе) билгеләнә. 5) Сүзнең ясалышы буенча төре күрсәтелә. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән. (Г.Тукай) Иң элек – вакыт рәвеше, артыклык дәрәҗәсендә, җөмләдә вакыт хәле, тамыр сүз. Бу- күрсәтү алмашлыгы, җөмләдә аергыч, тамыр сүз. Тел(белән) – уртаклык исем, берлек санда, тартымсыз, баш килештә; җөмләдә тәмамлык составында,тамыр сүз. Белән – бәйлек, баш һәм иялек килешләрен таләп итә, иярүче сүз белән җөмләдә тәмамлык составында килгән. Әнкәм – уртаклык исем, берлек санда, I зат берлек сан тартымлы, баш килештә, җөмләдә ия, тамыр сүз. Бишектә - уртаклык исем, берлек санда, тартымсыз, урын-вакыт килешендә, җөмләдә урын хәле, тамыр сүз. Көйләгән- затланышлы хикәя фигыль, төп юнәлештә, барлыкта, билгесез үткән заманда, III зат берлек санда, җөмләдә хәбәр, ясалма сүз.

Билгеле булганча, телебездәге төрләнми торган сүз төркемнәре җөмлә эчендә исемләшеп киләләр. Мондый сыйфатлар, саннар,рәвешләр, сыйфат фигыльләргә морфологик анализ ясаганда, башта аларның төркемчәләре һәм үзләренең билгеләре әйтелә, аннары исемнәргә хас булган категорияләр санала. Мәсәлән: Паркта һичкем юк, ял итүчеләр барысы да диңгездә. ( Ә.Еники) Ял итүчеләр – затланышсыз сыйфат фигыль, төп юнәлештә, барлыкта, хәзерге заманда, исемләшкән: күплек санда,тартымсыз, баш килештә; җөмләдә ия, ясалма сүз.

Синтаксис 1.Җөмлә кисәкләре буенча тикшерергә һәм җөмлә төрен ( төзелешенә карап) билгеләргә. Әмма чишмәләр җырын, өянкеләр моңын тыңламаган, таңнар атканын, офыклар алланганын күзләре арыганчы күзәтмәгән шәһәр кызы Фәниярнең шигырьләреннән көлде генә.

Бу- гади җөмлә. (1) Игенчеләр (2) язгы чәчү беткәнне (1) хәбәр иттеләр. ( Ә.Е.) 2.(1) Бернәрсәсе юк (2) кеше бернәрсә дә югалтмый. (М.) 3.Капка( капканың) шыгырдаганын ишеткәч, Хәлисә сискәнеп китте.

2. Җөмлә кисәкләренең нинди сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтергә. Җөмләгә характеристика бирергә. Рәхмәт яугыры, кызның килүенә бик шатланды ич! (М.Ю.) Бу – гади, җәенке,ким, ике составлы, тойгылы җөмлә. Рәхмәт яугыры – ымлык. Ымлык – кешеләрнең хис –тойгыларын, эчке кичерешләрен, ихтыярын белдерә торган үзенчәлекле сүз төркеме. Морфологик яктан – алар төрләнмиләр. Кайберләренә сүз ясагыч кушымча ялгана: уфылдау, ахылдау. Синтаксик яктан – җөмлә кисәге була алмыйлар. Үзләре генә аерым җөмлә төзергә мөмкин яки җөмләгә өстәмә эмоциональ төсмер бирү өчен кулланылалар. Ымлыклар- сөбханалла, аһ, гөнаһым шомлыгы, исәнме, сау булыгыз, рәхим итегез,һ.б.

3. Җөмлә кисәкләренең нинди сүз төркеме белән белдерелүен күрсәтергә.Икенче җөмләгә характеристика бирергә. -Туганнарың синең белән килешәдер бит? -Әлбәттә. ( А.Ш.) Икенче җөмлә - сүз җөмлә (модаль сүз белән белдерелгән). Башка сүзләрне ияртеп җәенкеләнә алмый торган сүзләр белән бирелгән җөмләләр сүз җөмләләр дип атала. Сүз җөмләләрне җөмләнең аерым бер кисәгенә тиңләп булмый, ягъни аны ия,хәбәр яки кайсы да булса бер иярчен кисәк дип атау мөмкин түгел. Ул сүз хәбәрлек сүз, модаль сүз, аваз ияртеме һ.б. булырга мөмкин.

Телне яшьтән өйрәнү - ташка язган кебек, картайгач өйрәнү- комга язган кебек, җуела да китә, - ди халкыбыз.