Кудратова Дурдона Давлатовна Надеждино төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Җитәкчесе: Нургалиева Р.А.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Кудратова Дурдона Давлатовна Надеждино төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Җитәкчесе: Нургалиева Р.А.
Advertisements

Транксрипт:

Кудратова Дурдона Давлатовна Надеждино төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Җитәкчесе: Нургалиева Р.А.

Татарстан – безнең Ватаныбыз. Ул Татарстан республикасы дип атала.

Татарстан Республикасы 67,8 мең квадрат км. Мәйдан били. Татарстанда 43 район, 14 шәһәр бар. Барлыгы 3,8 миллион кеше исәпләнә. Республиканың төп законы – Татарстан Конституциясе. 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне. Конституциядә татар һәм рус телләре дәүләт телләре дип язылган.

ИЛ БАШЛЫКЛАРЫ Татарстанның беренче Президенты – Шәймиев Минтимер Шәрипович Татарстанның хәзерге Президенты -Минниханов Рөстәм Нургалиевич

Татарстанның башкаласы – Казан. Казан – илебезнең иң борынгы шәһәрләреннән берсе. Аның бай тарихы мөһим вакыйгалар, төрле чорларда яшәгән күренекле кешеләрнең исемнәре белән тыгыз бәйләнгән.

Шәһәрнең үзәгендә, Казансу елгасы ярында тарихи һәйкәл – Кремль балкып тора. Кремль ак таш стена белән әйләндереп алынган. Биредә Президент Сарае, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы урнашкан.Кремль каршындагы мәйданда герой – шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә һәйкәл куелган.

Гөмбәзле һәм 4 манаралы Кол Шәриф мәчете Болгарларның кайчандыр Идел буендагы ислам символы булып торган һәм җимерелгән әл-Кабер шәһәрен хәтерләтә. Мәйдан мәчет комплексының мемориаль образын тәшкил итеп торучы павильоннар-"мавзолейлар" белән чикләнгән. Мәчет бинасының нигезендә мөселман диненең символик билгесе булган Бисмилла сүзе ята.

1992 нче елда Татарстанның Дәүләт гербы кабул ителде. Дәүләт гербында канатлы ак барс сурәтләнгән. Барс байлыкны һәм халыкның көчен белдерә. Аның тырнаклары һәм тешләре үткен, уң аягы бераз күтәрелгән. Димәк ул һәркемне саклый ала. Барсның ян – ягында калкан. Аңа кашкарый рәсеме төшерелгән. Калкан тынычлыкны белдерә, ә чәчәк – озын гомер билгесе. Яшел боҗра эчендә татар орнаменты чигелгән. Аста ТАТАРСТАН сүзе язылган. Гербның авторы – Риф Фәхретдинов.

1991 нче елда Татарстанның Дәүләт флагы кабул ителде. Ул яшел, ак, кызыл төстә. Кызыл төс ул – кояш, ут төсе. Яшел төс – туган җиребез, табигатьнең матурлыгы һәм яшәү билгесе. Ак төс – чисталык, намус һәм тынычлык символы. Флагның авторы – республиканың халык рәссамы Тавил Хаҗиәхмәтов.

1993 нче елда Татарстанның Дәүләт гимны кабул ителде. Гимнның авторы – күренекле татар композиторы Рөстәм Яхин.

Республикабызда йөздән артык милләт вәкиле исәпләнә. Татарстанда татарлар,руслар, марилар, чувашлар, удмуртлар һәм башка милләтләр дус яшиләр.

Республикабызда нефть, газ, битум чыга.Самолётлар, вертолётлар, автомобильләр, суднолар төзелә. Кырларда мул уңыш үсә, терлекчелек, кошчылык зур үсеш алган.

Чаллыда КамАЗ машиналары җитештерелә. Түбән Кама – химиклар шәһәре.

Әлмәт – нефтьчеләр шәһәре. Алабуга – иң борынгы шәһәрләрнең берсе.

Файдаланылган әдәбият : И.А. Гыйләҗев, В.И. Пискарев Татарстан тарихы. - Казан: ТаРИХ А.Ш. Әсәдуллин, К.С. Фәтхуллова Татар теле. 6 сыйныф. - Казан: Мәгариф, А.Х. Нуриева, Р.Х. Ягъфәрова Татар теле. 5 сыйныф.- Казан: Мәгариф, Татарстан Республикасының Дәүләт символикасы. Государственная символика Республики Татарстан. – Казань: Госсовет РТ, М.Х.Хәсәнов һ.б.Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре җыелмасы. Казан – Мастер Лайн, 2002.