Искиткеч сәяхәт Кадерле малайлар һәм кызлар! Белгеч – бик тә акыллы һәм тапкыр малай. Сез аның белән бергә планетабызның үткән - нәреннән киләчәгенә искеткеч.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Искиткеч сәяхәт Кадерле малайлар һәм кызлар! Белгеч – бик тә акыллы һәм тапкыр малай. Сез аның белән бергә планетабызның үткән - нәреннән киләчәгенә искеткеч.
Advertisements

Транксрипт:

Искиткеч сәяхәт Кадерле малайлар һәм кызлар! Белгеч – бик тә акыллы һәм тапкыр малай. Сез аның белән бергә планетабызның үткән - нәреннән киләчәгенә искеткеч сәяхәткә чыгып китәрсез. Вакыт машина - сында очканда гаҗәеп дөнья белән танышырсыз. Белгечнең биремнәрне үтәп уңышлы гына өегезгә әйләнеп кайтырсыз.

Вакыт машинасы

Безнең планетабыз Кечкенә дустым, Син Җирнең кояш тирәли әйләнгәнең беләсеңме ? Ел фасылларының алышынуы да шуңа бәйләнгән. Планетабыз әйләнеп кояшка әле бер, әле икенче ягы белән борыла. Җир шарының яктылык төшкән ягында – көн, төшмәгән ягында төн була.

Җир шарының элек нинди булганнын беләсең килсә, сәяхәтне дәвам ит. Ничек уйлыйсың ? Җир шарында су күбрәкме, әллә коры җирме ? Буяп куй.

Микроскоп – вак әйберләрне бик күп тапкыр зурайтып күрсәтә торган прибор Яңгыр суларыннан елгалар, океаннар барлыкка килгән. Белгеч микроскоп аша сулыкларны күзәткән. Беләсеңме, ул анда нәрсә күргән? Беренче тереклек ияләре диңгезләрдә яшәгән. Алар бик тә кечкенә булганнар. Бик күп еллардан соң бу тереклек ияләре үсемлекләргә, хайваннарга әйләнгәннәр. Мәсәлән, динозаврларга.

Динозаврлар Д инозаврлар бик борынгы заманнарда яшәгәннәр. Алар җир шарында тереклек иткән хайваннарның иң зурлары. Бер төрдәге динозаврларның азыгы үсемлек булса, ерткыч динозаврлар ит белән генә тукланганнар.

Нәрсәнең кайда яшәгәнен бел! Уклар белән күрсәт

Борынгы кеше Вакыт машинасы безне борынгы кешеләр яшәгән чорга алып килде. Алар таштан корал ясап ауга йөргәннәр. Ризык әзерләү һәм җылыну өчен ут табарга һәм аны сакларга өйрәнгәннәр. Очлы ташлар ярдәмендә тау куышлыгы стеналарына үзләре аулаган хайваннарның сурәтләрен чокып ясаганнар. Ә син тау куышлыгы стенасына нәрсә ясар идең ?

Беренче ачышлар Кешеләр элек –электән тормышларын яхшыртырга тырышканнар. Алар таш белән агачтан эш кораллары ясый башлаган. Белгеч сезгә үткәндәге ачышлар турында сөйләр. Ике бертөрле тәгермәчне тап Беркайчан да аерылмас Дүрт бертуган юлдан бара. Аяклары булмаса да, Йөргән эзләре кала (Тәгермәч)

Беренче тәңкәләр Кешеләр борынгы заманнарда ук сату иткәннәр. Акча урынына төрле ташлар, тире кисәкләре кулланганнар. Тәңкәләр барлыкка килгәч сәүдә бик нык алга киткән. Уйлап табучы – әлегә кадәр билгеле булмаган, яңаны иҗат итүче кеше.

Дусларым, Белгеч сезне дөньяның дөньяның җиде могҗизасы белән таныштырыр. Кешеләр бу искиткеч корылмаларны бик күп еллар элек төзегәннәр. Күтәргеч краннар һәм хәзерге техника булмаган заманнарда иҗат ителгән бу могҗизаларга таң калырлык. Безнең көннәргә кадәр Мисыр пирамидалары гына сакланып калган.

Өч гаҗәеп пирамида зур таш блоклардан төзелгән. Биредә Мисырның дәүләт башлыклары җирләнгән.

Мавзолей - өч яруслы мәрмәр корылма. Патшабикә Артемисия кушуы буенча аның ире Мавсол патша өчен төзелгән. Мавзолей сүзе Мавсол төрбәсен хәтерләтүче истәлек.

Олимпия уеннары иле Олимпияда борынгы греклар тәңресе Зевс Олимпийскиның статуясы булган. Ул алтын тәхеттә утырган.

Колосс Родосский – кояш тәңресе Гелиосның гаять зур статуясы. Ул ундүрт катлы йорт биеклегендә.

Вавилонда Семирамиданың асылмалы бакчалары урнашкан. Аларны җирдән күтәреп биек таш стеналар өстенә утыртканнар. Бакчага суны кешеләр көне буе әйләндереп торган зур тәгермәчләр ярдәмендә күтәргәннәр.

Заманына күрә искиткеч биек бу храм аучылык тәңресе Артемидага багышланган. Ул зур мәрмәр ташлардан төзелгән.

Фарос маягы – дөньядагы беренче маяк. Аның түбәсендәге таш чатырда корабларга юл күрсәтеп көн-төн учак янган.

Җир – безнең уртак йортыбыз. Без елгаларда һәм күлләрдә суның чиста, күкнең аяз, һаваның саф булуын телибез. Моның өчен планетабызны сакларга кирәк. Юкса әйләнә-тирәбездәге тереклек юкка чыгарга мөмкин. Чиксез бу галәмдә Җиребез бер генә. Ә аны бизәүче Карагыз, без менә Җиребезне матурлыйк, Көннән-көн яшәрсен. Хайваннар һәм кошлар Иректә яшәсен

Кызыл китап – юкка чыга барган үсемлекләр һәм хайваннар турында мәгълүматлар мәгълүматлар теркәлгән белешмә. Күз карасы кебек саклыйк Планета, күгебезне. Югалтсак, таба алмабыз Бу матур җиребезне. Кечкенә булсак та, Тиз үсеп җитәрбез. Һәм туган илебезне Гөлбакча итәрбез.

Киләчәккә таба Вакыт көтми, алга ашыга. Матур киләчәк – безнең каршыда. Киләчәкнең нинди буласын үзебез уйлап чыгарыйк.

Җирдән читтә Космос турында без көннән-көн күбрәк беләбез. Телескоптан йолдызларны һәм планеталарны күзәтергә мөмкин. Космонавтлар ракеталарда космик киңлеккә очыш ясыйлар. Космоста булган беренче кеше, безнең ватандашыбыз – Юрий Гагарин. Восток-1 корабында ул җир шарын әйләнеп чыга һәм беренчеләрдән булып аны читтән күзәтә

Уйный-уйный өйрәнәбез Уйнаганда тикшерәбез, Нәрсәләрне беләбез. Белгеч җир шарын әйләнеп кайтты, Никадәр кызык мәгълүмат тапты.

Боларның кайсы ерткыч, ә кайсы үлән ашаучы ? Бу өйдә яшәүченең рәсемен яса

Балалар нәрсәне дөрес эшлиләр? Түгәрәкләрне яшел төскә буя

Бу сәяхәттә булган бала Акыллы һәм бик зирәк була.

Зур Нөркәй урта мәктәбе Искиткеч сәяхәт Төзеде: Сәхбетдинова Зилия китапханәче