Мөдәрис Әгъләмов Мөдәрис Әгъләмов. Соңгы чиктә Ахыргача! Ахыргача барам. Үз язмышым үз язмышын табар. Бал кортлары әнә соңгы чиктә Канатлары тузып капланалар.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Мөдәрис Әгъләмов Мөдәрис Әгъләмов. Соңгы чиктә Ахыргача! Ахыргача барам. Үз язмышым үз язмышын табар. Бал кортлары әнә соңгы чиктә Канатлары тузып капланалар.
Advertisements

Транксрипт:

Мөдәрис Әгъләмов Мөдәрис Әгъләмов

Соңгы чиктә Ахыргача! Ахыргача барам. Үз язмышым үз язмышын табар. Бал кортлары әнә соңгы чиктә Канатлары тузып капланалар. Ахыргача! Ахыргача барам. Җырланмаган җырым кирәк әле. Былбыллар да әнә соңгы чиктә Туктап кала, ярылып йөрәкләре. Ахыргача! Ахыргача барам – Юк, калмады көчне саклар чама, Чорлар аша хәбәр китерергә Янып егылачак атлар чаба. Яңа гасыр әнә капка ача – Ахыргача барам, Ахыргача!

Кыскача биография Мөдәрис Әгъләмов 1946 елда Татарстан Республикасының Зәй районы Биш Субашы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Тукай авылында колхозчы гаиләсендә туа. Тукай районында укытучы, Чаллы шәһәр халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшли. районында укытучы, Чаллы шәһәр халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшли. Әдәби иҗат белән мәктәптә укыганда ук мавыгып китә елда Кыңгырау мавыгып китә елда Кыңгырау исемле беренче китабы дөнья күрә. исемле беренче китабы дөнья күрә.

М. Әгъләмов лирикасы елдан-ел катлаулана, заман кешесенең рухи бөтенлеген, эчке дөньясын киңрәк чагылдыру юнәлешендә үсә бара. Шәхес күңелен нечкә сиземли һәм сурәтли белүе, табигый матурлыкны аңлавы, халыкчанлыгы Урман яна, Зарланабыз, Буйга да үскәнсең, Яшәү, Белмим, туга- ным, Китә алмыйм, Авыл зиратында көз кебек шигырьләрендә, Чәчәннәр бәйләмен- дә анык күренә.

Безнең сөю кебек Без икебез шундый тату чакта, Бу табигать шундый матур чакта Чәчәк өзелмәсен өеңнән... Ул чәчәкләр сиңа диелгән. Башкаларын кырын салган алар, Безгә карап уйга талган алар, Гаҗәпләнеп, бераз моңланып... Керфекләре тора дымланып. Өйгә бер ямь алар, көнгә бер ямь, Тамырларыннан аерылып килгән, Шулкадәре моңсу, тын алар, Үлә-үлә көлеп торалар....Безнең сөю кебек шул алар, Безнең сөю кебек шул алар.

Мөдәрис Әгъләмов архивыннан

Син юк инде... Син юк инде, күптән юк, Үпкәләп аһ иткән юк – Юксынып, күз нурларымны Офыкларга түккән юк... Син юк инде... күптән юк. Ни гомерләр урамнарны Айкый-айкый үткән юк – Күптән инде сине кабат Күрермен дип көткән юк, Син юк инде... Күптән юк. Киткәннәр бар, синең кебек Моңлы бала иткән юк, Башны ташка ормак булдым. Хәзер инде үпкәм юк – Син юк инде... Күптән юк. М. Әгъләмов. М. Әгъләмов.