Йөрәк кушуы буенча... Шалва Амонашвилиның әсәренә презентация.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Йөрәк кушуы буенча... Шалва Амонашвилиның әсәренә презентация.
Advertisements

Транксрипт:

Йөрәк кушуы буенча... Шалва Амонашвилиның әсәренә презентация

Без сөйләшәчәк әсәр Йөрәк, Йөрәк патшалыгы, Йөрәкләр Берлеге турында

Йөрәктәнбашка тәрбия бирү мөмкинме?

Йөрәктән башка якын кешеләреңә ХӨРМӘТ тә, МӘХӘББӘТ тә, ПАТРИОТИЗМ да, ГАДЕЛЛЕК тә, ЫШАНЫЧ та, САБЫРЛЫК та, ИРЕК тә юк !

томаналык Йөрәктән башка гомумкешелек байлыклары тәрбияләү турында сөйләшү томаналык булыр иде...

ЙӨРӘК, ЙӨРӘК ТАВЫШЫ... Менә нәрсә җитешми безгә белем бирүдә. Аны кем тулыландыра соң? Әлбәттә, БЕЗ, СЕЗ, АЛАР

БИОЛОГ сүзләре Студент имтихан бирә. Ак чәчле профессор башын чайкый. Сөйләгәннәре өчен риза. Ярар, бик яхшы,- ди профессор, -соңгы сорауны бирәм:Мәхәббәт органы турында сөйләгез әле. Студент җанланып китә һәм җенес органнары турында сөйли. Профессор гаҗәпкә кала. Белмим,белмим,-ди ул гаҗәпләнеп. Безнең вакытта төп мәхәббәт органы булып йөрәк санала иде... Иртән торуга барлык масса-күләм чараларында сексуаль тәрбия хакимлек иткәндә, йөрәк турында сүз булмаганда республикабызда изгелек елы бара. Йөрәк төзелеше, эшчәнлеге турында турында төп белем биология дәресләрендә бирелә. Йөрәк -кан әйләнешенең төп органы. Йөрәк мускулы стеналарының ритмик кыскаруы канның организмда хәрәкәтен барлыкка китерә. Йөрәк латинча-кор, грекча кардиа- эче куыш 4 камералы мускул капчыгы. Ул яралгының муен өлешендә урнашкан мезенхима күзәнәгенең парлы яралгы җәймәсеннән барлыкка килә. Өченче ай башында күкрәк куышлыгына төшә. 2 кан әйләнеше, йөрәк гигиенасы, инфарк, миокард, инсульт һ.б. төшенчәләрне биолог үз йөрәге аша балалар йөрәгенә җиткерергә тырыша. Мәхәббәт, матурлык, бер-береңә хөрмәт хакимлек иткән өйдә гөлләрнең гөрләп үсүе- семьяда йөрәк көченең уңай тәэсире белән аңлатыла. Мин чәчәк өздем –ул шиңде. Мин күбәләк тоттым, ул – үлде. Мин аңладым –матурлыкка бары йөрәк белән генә кагылырга мөмкин. Бу сүзләрне Шалва Амонашвили үз китабына керткән. Ул бу сүзләрне- укучыларны чәчәк, күбәләккә тиңләп - алар матурлык үрнәге- белем һәм тәрбия биргәндә йөрәгебезне, йөрәк җылыбызны жәлләмичә, йөрәксез нәрсә аңларбыз дип, уйланырга мәҗбүр иткән. Без бөтен көчебезне, белемебезне, йөрәкләре сәламәт, саф, изгелек белән тулган кешеләр тәрбияләүгә бирергә тиеш.

ФИЗИК сүзләре МАТЕМАТИК СҮЗЛӘРЕ ГЕОГРАФ СҮЗЛӘРЕ МУЗЫКАНТ СҮЗЛӘРЕ ФИЗКУЛЬТУРНИК СҮЗЛӘРЕ

Һәр укытучы үз фәнендә белгән барлык белемен укучыларга җиткерү өчен омтыла. Укучылар да белемне кабул итәргә омтылсын өчен, укытучы йөрәге бар көченә, укучылар йөрәгенең эшен дә аңлап, эшләргә тиеш.

УКЫТУЧЫ ЙӨРӘГЕ КОДЕКСЫ Булдыра алган кадәр йөрәгеңне эшкә җик: - - йөрәк – ул эшләүче орган; - - ул Җир белән Галәмне тоташтыручы күпер; - - Кояшлар кояшы; - - акыл һәм фикер җыю урыны;

Йөрәгеңне түбәндәге хисләр очкыны белән яшәтергә: Йөрәгеңне түбәндәге хисләр очкыны белән яшәтергә: - мәхәббәт хисе; - тугрылык хисе; - кайгырту хисе; - шатлану хисе; - батырлык хисе; - тынычлану хисе - таный белү хисе;

Йөрәгеңдә булган байлыкны бары яхшы ният белән генә башкаларга бүләк итәргә: Йөрәгеңдә булган байлыкны бары яхшы ният белән генә башкаларга бүләк итәргә: - - елмаюны; - - сүзеңне һәм тавышыңны; - - кагылгысызлыкны; - - түземлелекне; - - аңлавыңны; - - фикереңне; - - хезмәттәшлегеңне;

Йөрәгеңнең телен аңларга: Йөрәгеңнең телен аңларга: - аның тибешен; - - ритмын; - - сиземләвен; Йөрәк сулышы законнары буенча яшәргә: Йөрәк сулышы законнары буенча яшәргә: - - кабатланмау законы; - - берләшү законы; - - тулыландыру законы;

Педагогик эшчәнлегеңне : Педагогик эшчәнлегеңне : - йөрәгең белән ярат; - аның турында йөрәгең белән уйла; - аның турында йөрәгең белән кайгырт; Барысын да йөрәгең белән үлчә: Барысын да йөрәгең белән үлчә: - мәхәббәтне дә; - Матурлыкны да; - Иҗатны да; - Акылны да; - Мәңгелекне дә; - Чиксезлекне дә;

Түбәндәгеләрне исеңнән чыгарма: Түбәндәгеләрне исеңнән чыгарма: - һава өстендә дә һава бар; - дөнья өстендә дөнья бар; - тормыш эчендә тормыш бар; - укучы йөрәгендә укытучы йөрәге бар; Үзеңнең һәм башкаларның йөрәген сакла!

Бу кодекс белән эшләү генә көтелгән нәтиҗәне бирмәгән. Алар шундый фикергә килгәннәр: укучыларда яхшылык орлыклары чәчү өчен, аларның үз йөрәкләрен ачуы кирәк. Ләкин моңа ничек ирешергә?..

Бәлки моңа фән ярдәм итәр... Бәлки моңа фән ярдәм итәр...

...Укытучылар алган белемнәрен практикада кулландылар. Ләкин укучылар йөрәкләрен ачмадылар.

Психологик белем җитми, дигән нәтиҗәгә килделәр. Ләкин бу да файда китермәде...

Яңа технологик белемнәр, интерактив технологияләр дә уңышка китермәде.

Укытучылар борчуга калдылар. Тәрбиядә төп нәрсәгә таянырга икәнен ачыклый алмадылар...

Бәлки Акыл иясе ярдәм итәр? ярдәм итәр? дип уйладылар һәм тау куышындагы Акыл иясенә юнәлделәр.

Акыл иясе Аларга түбәндәге сүзләр белән түбәндәге сүзләр белән җавап бирде : җавап бирде :

Кемдә дә ярсу булса, Бир миңа ул ярсуны. Кемдә дә ачу булса, Бир миңа ул ачуны. Кемдә дә тупаслык булса, Бир миңа ул тупаслыкны. Кемдә дә мәрхәмәтсезлек булса, Бир миңа ул мәрхәмәтсезлекне.

Әгәр кемдә дә шикләнү булса, Бир миңа шикләнүне. Әгәр кемдә дә күралмау булса, Бир миңа күралмауны. Әгәр кемдә дә яманлык булса, Бир миңа яманлыкны. Әгәр кемдә дә курку булса, Бир миңа куркуны. Әгәр кемдә дә хыянәт булса, Бир миңа хыянәтне. Әгәр кемдә дә хорафатка ышану булса, Бир миңа ул хорафатка ышануны.

Әгәр кемдә дә биһисап фикерләр булса, Бир миңа биһисап фикерләрне. Әгәр бер уч яман фикерләр бирсәгез, Мин бу тузанлы шалтыравыкларны да кабул итеп алам. Ләкин биргән бүләкне тартып алучының Нәрсәгә лаеклы икәнен онытмагыз.

Димәк, мин сезнең йөрәгегезнең Бөтен чүп-чарын кабул иттем, Һәм ул чистара бара. Ә сезгә акыллылыкны ачам: Укучы йөрәгенә юл - Укытучының чиста йөрәге ул.