Фигыльләрнең барлык-юклык формасы. Хәзерге заман -а/-ә, -ый//-и Берлек санКүплек сан -м-быз//-без -сың//-сең-сыз//-сез -лар//-ләр.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Сораулары Мәгънәсе Төркемчәләре Нигезе Барлык-юклык формасы Юнәлешләре.
Advertisements

Татар теленең төп темалары аа Алфавит Авазлар һәм хәрефләр Сүз төзелеше Кушымчаларның төрләре Сүз ясалышы Сүз төркемнәре Бәйлек һәм бәйлек сүзләр Кисәкчә.
Фигыльләрнең барлык-юклык формасы. Хәзерге заман -а/-ә, -ый//-и Берлек санКүплек сан -м-быз//-без -сың//-сең-сыз//-сез -лар//-ләр.
3 нче сыйныф татар теле дәресе. Сорауларга җавап бирегез: 1. Фигыль нәрсәне белдерә? 2. Нинди сорауларга җавап бирә? 3. Фигыльнең юклык формасы ничек.
Татар теленең төп темалары аа Алфавит Авазлар һәм хәрефләр Сүз төзелеше Кушымчаларның төрләре Сүз ясалышы Сүз төркемнәре Бәйлек һәм бәйлек сүзләр Кисәкчә.
Транксрипт:

Фигыльләрнең барлык-юклык формасы

Хәзерге заман -а/-ә, -ый//-и Берлек санКүплек сан -м-быз//-без -сың//-сең-сыз//-сез -лар//-ләр

Билгеле үткән заман Билгесез үткән заман -ды//-де, -ты//-те-кан//-кән, -ган//-гән Берлек сан Күплек санБерлек санКүплек сан -м-к-мын//-мен-быз//-без -ң-гыз//-гез-сың//-сең-сыз//-сез -лар//-ләр-лар//-ләр

Билгеле киләчәк заман Билгесез киләчәк заман -ачак//-әчәк -ячак//-яч -ыр//-ер, -ар//-әр//-р Берлек санКүплек сан Берлек санКүплек сан -мын//- мен -быз//-без-мын//-мен-быз//-без -сың//-сең-сыз//-сез-сың//-сең-сыз//-сез -лар//-ләр-лар//-ләр

Берлек санКүплек сан I зат -ыйм//- им -ыйк//-ик II зат -гыз//-гез; -(ы)гыз//- (е)гез III зат -сын//- сен -сыннар//-сеннәр

Берлек санКүплек сан I зат -мI зат -быз//-без II зат -сың//- сең II зат -сыз//-сез III зат III зат -лар//-ләр

Берлек санКүплек сан I зат барам, эшлим I зат барабыз, эшлибез II зат барасың, эшлисең II зат барасыз, эшлисез III зат бара, эшли III зат баралар, эшлиләр

Берлек санКүплек сан I зат бармыйм, эшләмим I зат бармыйбыз, эшләмибез II зат бармыйсың, эшләмисең II зат бармыйсыз, эшләмисез III зат бармый, эшләми III зат бармыйлар, эшләмиләр

тамыр нигезле ян, уян, бар, ач,кит, укы һ.б. ясалма нигезле йокла, зурай, дуслаш, куллан, исәнләш һ.б. тезмә нигезле килеп кер, йокыга кит, сатып ал, тын ал һ.б.

Барлык-юклык формасында фигыльләр куеп, мәкальләрне язып бетерегез. Күз... җиргә сүз.... Яхшылык..., юлда.... Сөйләшә... кешедән, өрә... эт артык. Исем кешене..., кеше исемне.... Исемеңне ташка..., ил йөрәгенә.... Гадәт..., чир.... Яхшылык..., каршысына яхшылык дигән җиргә...,... дигән җирдә.... Кул ярасы..., тел ярасы.... Зурлар сүзен..., зур бәлагә.... Файдалану өчен: ит – көтмә, тыңламаган – тарыр, китмәс – китәр; итсәң – калмас; бармам – барырсың; калмам – калырсың; җитмәгән – җитәр; бетәр – бетмәс; язма – яз; бизәми – бизи; белмәгән – белгән.

Күз җитмәгән җиргә сүз җитәр. Яхшылык итсәң, юлда калмас. Сөйләшә белмәгән кешедән, өрә белгән эт артык. Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи. Исемеңне ташка язма, ил йөрәгенә яз. Гадәт китмәс, чир китәр. Яхшылык ит, каршысына яхшылык көтмә. Бармам дигән җиргә барырсың, калмам дигән җирдә калырсың. Кул ярасы бетәр, тел ярасы бетмәс. Зурлар сүзен тыңламаган, зур бәлагә тарыр.

Фигыльләргә басым куегыз. Кулларыннан бер тиенлек эш килми. Күз карасы кебек сакла. Аягың тигән җиргә тисен, тимәгән җиргә тимәсен. Минем бу эшкә кулым бармый. Борыныңны артык күтәрмә. Башың белән җавап бирерсең. Ул минем сүзләргә колак салмый. Ул хуҗасын алтынга күмде. Ул төне буе керфек тә какмады. Акылга кайчан утырырсың икән.

Китаб-әт-тәрбия (Книга о воспитании) Каюм Насыйри (1825 – 1902)

Фигыльләрне табыгыз һәм аларның җөмлә кисәге буларак астына сызыгыз. Халыкка икмәк-тоз күрсәтмәгән кешенең үлгәч тә исемен телгә алмаслар. Тереклеге белән сөендермәгән кешенең үлеменә дә бик кайгырмаслар. Фигыльләрне тамыр һәм кушымчаларга таркатып языгыз. Әй угыл, чәчкәнеңне урырсың, кыйлганыңны күрерсең, ягъни изге эш кыйлсаң, изге җәза алырсың вә явыз эш кыйлсаң, михнәткә вә газапка лаек булырсың. Берәүнең мохтаҗ икәнен белсәң һәм миннән ярдәм көтәр дигән уең булса, үзе сорамас борын тизрәк бирә күр.

Юклык формасындагы фигыльләрне табыгыз, аларны зат-сан белән төрләндерегез. Кайсы фигыль зат-сан белән төрләнми? Әй угыл, күршеләрен игътибарсыз вә ихтирамсыз тоткан кеше хөрмәтле була алмас. Туганнарына ярдәм итмәгән кеше малының рәхәтен табалмас. Адәмнең табигате шулайдыр ки, файдасын күргән кешене яратыр, зарарын күргән кешегә рәнҗер. Фигыльләрнең зат-санын күрсәтегез. Ялганчылык белән аты чыккан кеше һәрникадәр тугры сүз әйтсә дә, ышандырмыйдыр. Бер мәртәбә ялганчылыгың сизелсә, чын сүзеңә дә ышанмас булырлар. Әй угыл, кешегә яхшылык эшләргә кулыңнан килмөсә, бары начарлык эшләмә. Ачык йөзле, татлы сүзле бул.

Җөмләләрне русчага тәрҗемә итегез. Тышыннан дуслык күрсәтеп, эчендә дошманлык яшереп йөргән кешедән бик саклан. Бу заманның дусларына да ышанма. Кешедән әйбер алып, бурычлы булма. Кешегә бурычлы булдың аның колы булдың. Ахмак вә наданнар эшенә катышма, үзеңне кимсетә вә хурлый күрмәсеннәр. Алар белән бәхәсләшмә, сүз көрәштермә. Ашаган вакытта уңга-сулга карама, алдыңа гына карап утыр. Кешенең өлешенә вә кешенең кашыгына күз салма. Эт ялаган шикелле, шапырдатып ашама.

Фигыльләрнең зат-санын билгеләгез, барлык-юклык төрләренә аерып күрсәтегез. Әй угыл, дөньяда бер кечкенә генә гаебеңне дә кешеләр күзенә күрсәтергә ояласың. Кыямәттә изгеләр һәм бөтен дөнья халкы күз алдында гаепләреңне һәм гөнаһларыңны йөзеңә бәрсәләр, анда бит качарга урын булмаячак. Инде сиңа тәрбия булыр: ахирәттә йөзеңә чыгарлык гаепне эшләмә. Тәрҗемә итеп языгыз. Әй угыл, халык алдында кешенең гаебен йөзенә әйтмә, аны оялтма, бу бик яман холыктыр. Кешенең гаебен вә килешмәгән эшен халык алдында әйтү башына тукмак белән сукканнан да яманрактыр. Үзеңнең гаебеңне башкалар алдында үзеңә сөйләсәләр, яхшымы булыр?

Җөмләләрне күчереп языгыз. Фигыльләрнең басымын билгеләгез. Туганнарың белән, дусларың белән йөреш, ташлашып бетермә. Бик сирәк тә бармасине онытмасыннар, көн саен да барма синнән туймасыннар. Әй угыл, йөрешсәң, яхшы кешеләр белән йөреш, катышсаң, яхшы кешеләргә катыш. Бирелгән сүзләрдән җөмлә төзеп языгыз. Ачык, булыр, дустың, йөзле, татлы, күп, бул, сүзле.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!