7 класста физика дәресе Сыеклыкларны ң һәм газларның басымы темасы буенча кабатлау.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
7 класста физика дәресе Сыеклыкларны ң һәм газларның басымы темасы буенча кабатлау.
Advertisements

Лирик әсәргә анализ Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөгелмә муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 7.
Азнакаевская специальная (коррекционная) школа VIII вида КНИГА ПАМЯТИ.
Транксрипт:

7 класста физика дәресе Сыеклыкларны ң һәм газларның басымы темасы буенча кабатлау

План Сыеклык һәм газның үзлекләре Сыеклык һәм газга тәэсир итүче басымбасым Паскаль законының мәгънәсеПаскаль законының Тоташкан савытлар Атмосфера басымы Архимед көче Җисем авырлыгы (бата, йөзә, калка)Җисем авырлыгыкалка

Сыеклык һәм газ - табигатьтә матдәнең ике төрле хәле. Сыеклыклар күләмнәрен үзгәрешсез саклыйлар, ләкин формаларын җиңел үзгәртәләр. Газларның даими күләмнәре дә, үз формалары да юк, алар үзләренә бирелгән күләмне тулысынча билиләр.

Нәрсә ул басым? Сыеклыкларга һәм газларга тәэсир итүче авырлык көче: F =gm Көч берәмлеге: 1H, 1kH =1000H Сыеклыкның яки газның авырлык көче тәэсирендә савыт төбенә булган басымның зурлыгы сыеклык яки газ баганасының биеклегенә һәм аларның тыгызлыгына бәйле: p=g h Бу формула газлар өчен аларның тыгызлыгы төрле биеклектә бердәй булганда гына дөрес була.

Басымны киметү һәм арттыру ысуллары. Чылбырлы авыр трактор җиргә кПа басым ясый, ягъни аның массасы 45 кг лы малай ясаган басымнан 2-3 тапкыр гына артыграк. Бу – тракторның авырлыгы зуррак мәйданга бүленү белән аңлатыла. Зуррак басым алырга кирәк булса, таяну мәйданын киметәләр, кечерәк басым алырга кирәк булса – арттыралар. Мәс-н, йорт салганда, салынган йортның басымына грунт чыдасын өчен, нигезнең аскы өлешенең мәйданын зурайталар. Йөк автомобильләре шиннарын һәм самолет шассиларын җиңел машина шиннарына караганда киңрәк итеп ясыйлар.

Паскаль законы Сыеклыкларны ң һәм газларның басымны күчерүләре. Сыеклык яки газга ясалган басым сыеклык яки газның һәр ноктасына үзгәрешсез күчерелә. Паскал ь законының техникада практик кулланылышы. Гидростатик пародокс: савыт төбенә тәэсир итүче басым көче савытның формасына бәйле түгел.

Тоташкан савытлар. Тоташкан савытлар нинди генә формада булмасын, алар эчендәге бериш сыеклыкның ачык өслеге бер үк биклектә була (сыеклык өслегендәге басым бертигез булганда).

Басым тигезме? Басым нар тигез булганда, тыгызлыгы зуррак булган сыеклык баганасы тыгызлыгы азрак булган сыеклык баганасыннан кечерәк булыр. Тоташкан савытлар принцибының техникада кулланылышы. (диафильм)

Атмосфера басымы Җирне чолгап алган һава сүрүен атмосфера дип атыйлар. 1м 3 күләмендәге һаваның массасы 1,3 кг га тигез икәнлеге тәҗрибәдә расланган P=gm, P 13 H (һаваның авырлыгы) Италия галиме Торичелли (Галилейның шәкерте) тәкъдим иткән тәҗрибә ярдәмендә атмосфера басымы үлчиләр. Басым берәмлеге паскаль белән атмосфера басымы берәмлеге 1 мм тер.баг. арасындагы бәйлелек: p=g h, p=9,8H/кг 13600кг/м 3 0,001м 133,3 Па 1мм тер.баг. = 133,3 Па

Атмосфера басымы (д ә вамы) А тмосфера басымы белән аңлатыла торган физик күренешләр. Атмосфера басымы үлчәү приборы – барометр-анероид. 760 мм лы терекөмеш баганасының 0 0 С тагы басымына тигез булган атмосфера басымы нормаль атмосфера басымы дип атала. Нормаль атмосфера басымы Па=1013 гПа гә тигез.

Архимед көче Җисемне сыеклыктан яки газдан этеп чыгару көче бу җисемгә куелган авырлык көченә капма- каршы юнәлгән була һәм бу көчне борынгы Греция галиме Архимед хөрмәтенә Архимед көче дип атыйлар. Архимед көче җисем батырылган сыеклыкның тыгызлыгына һәм бу җисемнең күләменә бәйле. F A =g c V җ

Җисем авырлыгы? Җисем сыеклык (яки газ) эченә батырылган булса, ул үзе этеп чыгарган сыеклык (яки газ) авырлыгы кадәр авырлыгын югалта. P 1 =P-F A яки P 1 =gm-gm c Әгәр авырлык көче Архимед көченнән зуррак булса, җисем төпкә төшә, бата, ягъни F>F A ( > c ) булса, ул вакытта җисем бата.бата. Әгәр авырлык көче Архимед көченә тигез булса сыеклыкның теләсә кайсы урынында җисем тигезләнеш хәлендә тора ала, ягъни F=F A ( = c ) булса, ул вакытта сыеклык эчендә җисем йөзә.йөзә.

Батты!?

Й ө з ә!

Җисем су өстендә?! Әгәр авырлык көче Архимед көченнән кечерәк булса, җисем сыеклык эченнән күтәрелә, калкып чыга, ягъни F<F A ( < c ) булса, ул вакытта җисем калкып чыга.