Җәннәт – аналарның аяк астында Ә.Еники.Әйтелмәгән васыятьәсәре буенча дәрес. Аллаһ Раббың үзенә генә гыйбадәт кылырга һәм ата –анага игелек эшләргә боерды.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Җәннәт – аналарның аяк астында Ә.Еники.Әйтелмәгән васыятьәсәре буенча дәрес. Аллаһ Раббың үзенә генә гыйбадәт кылырга һәм ата –анага игелек эшләргә боерды.
Advertisements

Транксрипт:

Җәннәт – аналарның аяк астында Ә.Еники.Әйтелмәгән васыятьәсәре буенча дәрес. Аллаһ Раббың үзенә генә гыйбадәт кылырга һәм ата –анага игелек эшләргә боерды. Әгәр аларның берәрсе яки икесе дә синең яныңда картлыкка ирешсәләр, уф дип әйтә күрмә, аларга кычкырма, ә яхшы, мөлаем сүзләр генә сөйлә. Аларга үзеңнең рәхим –шәфкать канатларыңны җәй һәм дога кыл: Ий, Раббым, алар мине бала вакытымда ничек рәхим –шәфкатьлелек белән тәрбияләп үстергәннәр кебек, Син дә аларга рәхмәт кыл! Коръән аяте( Исра –23,24).

Ана – бөек исем.Аны олылагыз,хөрмәт итегез....И, газиз балалар! Ата-аналарыгыз сезгә иң авыр һәм мәшәкатьле хезмәтләрне кылдылар, һәрвакыт сезнең өчен тырышалар. Аллаһы Тәгаләгә ялварып, сезнең өчен дога кылалар. Инде сез дә аларга бу яхшылыкларын һәм хезмәтләрен камил кылып кайтарыгыз, көчегездән килгәнчә аларга чын күңелдән хезмәт итегез һәм хөрмәт күрсәтегез. Аллаһы Тәгалә ата-анага яхшылык кылырга кушты. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлләм дә: Ата –аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә риза булыр, - диде.

Ана - шәфкать диңгезе. Ата-анагызга игелек итегез,сезгә дә балаларыгыз игелек итәр,- диде Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәләм. Ата –ана теләге утка –суга батырмас. Мәкаль. Ачтан үлсәң дә, ата –анаңны ташлама. Мәкаль.

Ташлама, әнкәй, догаңнан... Сез – төндәге йолдыз сыман, Сез - ӘНИ! Сез –таң нуры,яме сыман, Сез - ӘНИ! Сездәй кеше җирдә юктыр, Сез - ӘНИ! Яктылыгы язмышымның, Сез - ӘНИ! Ходай сезне кире какмас, сез - ӘНИ!

Ана –бик яшьли үлеп китсә дә ана,ә баласы – сакалы агарып бетсә дә бала – мәңге бурычлы бала! (Ә.Еники)...Казан астында гына утның өзелмәве яхшы......Кайткалыйлар иде әле аның уллары яки кызлары, инәләрен онытып бетермиләр иде, исән генә була күрсеннәр инде......бик бәхетле булып киткән балалары аңардан шактый ераклаштылар шикелле...

Акъәби бәхетлеме? - Әбинең тормышы ничек? Ни өчен ул ямансу? Бер-беребезгә нинди бәгырьсез без, Хәтта кансыз –кемнән өйрәндек? Балаларын сагынучы, телнең, нигезнең юкка чыга баруына борчылучы Акъәби.

Өй ялгыз кала бит. -Ходаем,гомер иткән өемә йозак салып китәрмен дип уйлаган идеммени мин... -Һай, кәфенлегемне онытканмын лабаса! -Тәкъдирдән узмыш юк, барысы да Алла кулында...

Кеше тансык,кеше кирәк аңа. Әбинең күңел юанычлары. -Ийе, узган гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да... -Халыкныкы халыкта саклана, югалмас, борчылма, улым. - Юк, күрмәс инде ул аларны – туып-үскән Юлкотлысын да, гомер иткән өен дә...

Васыятьне үтәмәү мөмкинме соң?!...Инде, мулла-мәзин чакырып, тәхлил әйттерү кебек зур мәшәкатьле эшне сорамыйм да. Әмма ләкин гәүдәмне әйбәтләп юып, ак кәфенгә төреп, ләхетле кабергә куйсыннар иде. Ул кушканча эшләргә тиешләр – бу бит газиз аналарының соңгы васыяте!

Ходаем,туган илкәйгә юл киселергә тиешмени соң?! Аның өчен ил – туган туфрак дигән сүз. Юлкотлы нәрсә соң ул?! Туган илнең сезгә иң якын, иң кадерле бер өлеше түгелмени ул?! Машиналар сатып алырга хәлегездән килә, атагызның каберенә бер ком таш кына яздырып куярга сезнең кулыгыздан килмимени!.. Кемгә бурычлы булуыгызны онытмаска кирәк!..

Димәк,әсәй карчык китә!.. Иң яхшысы больницага салу. Җан биргәндә, янында кеше булмаган. Берәүне дә борчымыйча, күбәләктәй тавыш-тынсыз гына киткән дә барган. Агыйдел, Дим буйларына караган биек тау башында Акъәби берүзе генә торды да калды.

Ил шатлыгы,ил аклыгы –ак яулыклы ак ӘБИЛӘР. Бер-беребезгә нинди бәгырьсез без, Хәтта кансыз – кемнән өйрәндек? Усаллыкка, әдәпсезлекләргә Нинди иләк аша иләндек? Ата-баба гомер юлымы бу – Без нинди соң, нинди юл алдык? Аерылдык җирдән,йолалардан, Үзебездән үзебез югалдык. Наҗар Нәҗми.

Елатмагыз әнкәйләрне. Елатмагыз әниләрегезне, Төнге тәрәзәләргә каратып: Догаларын, керсез теләкләрен Биргән алар сезгә яратып. Елатмагыз әниләрегезне, күз төбәтеп юллар чатына: Онытмагыз –сезне төп нигездә Әнкәгезнең йорты чакыра. Салисә Гәрәева.

Әй син, картлык, кермә безнең өйгә, тимә әнигә! Яратыгыз газиз ӘНИЛӘРНЕ, Яратыгыз газиз балаларны, Яратыгыз туган ягыгызны, Бернигә дә карамый! Мәхәббәтсез яшәү ярамый!..

Ана хаты Үстегез дә инде таралдыгыз, Берегез анда, берегез тегендә. Үзем түгел, гөлләрем дә көтә, Чәчкә атып тәрәз төбендә. Кош теледәй хәбәр көтәм, Мохтаҗлыгым бары хатларда. Көнем түгел, төннәрем дә нурлы, Сездән хәбәр килгән чакларда. Җиләк-җимеш җыйдым, каклар койдым, Атап-атап сезнең исемгә. Кайда йөрсәм, нәрсә эшләсәм дә, Бер дә чыкмыйсыз шул исемнән. Күнеккәнмен хәтта төшләремне Күрешергә генә юрарга. Берәрегез кайтып килмәсме дип, Өмет белән багам юлларга. Сагынсам да түзәм, үзем сезгә Юлдаш иттем изге хисемне. Ил алдында акласагыз иде Кеше дигән бөек исемне. Үстегез дә инде таралдыгыз, Кошлар сыман, канат кагынып. Хатлар көтәм зур өметләр баглап, Үзегезне көтәм сагынып.