Муса Җәлил образының әдәбиятта һәм сәнгатьтә чагылышын өйрәнгәндә файдалану өчен. Төзүче : Котбиева Миләүшә Вагыйз кызы, Чирмешән лицее гомуми белем бирү.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Муса Җәлил образының әдәбиятта һәм сәнгатьтә чагылышын өйрәнгәндә файдалану өчен. Төзүче : Котбиева Миләүшә Вагыйз кызы, Чирмешән лицее гомуми белем бирү.
Advertisements

Транксрипт:

Муса Җәлил образының әдәбиятта һәм сәнгатьтә чагылышын өйрәнгәндә файдалану өчен. Төзүче : Котбиева Миләүшә Вагыйз кызы, Чирмешән лицее гомуми белем бирү учреждениесенең 1 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Муса Җәлил үз батырлыгы белән Прометейдан да югарырак күтәрелде: ул Моабитның таш диварына терәлгән килеш үз җанының утын кешеләргә өләште! Шушында аның көче һәм үлемсезлеге. (Башкорт язучысы Кирәй Мәргән)

Һәр елны 15 февраль көнне Муса Җәлилнең фашист әсирлегендә язылган Моабит дәфтәрләре музейга килүчеләргә тәкъдим ителә.

Беренче дәфтәрен 1946 елның язында Нигъмәт Терегулов Язучылар Союзына китерә. Соңыннан аны репрессиялиләр. Икенче дәфтәрен 1947 елны бельгияле Андре Тиммерманс консуллык аша җибәрә. 40 тан артык шигырь – җырларын Гарәф Фәхретдинов алып кайта. Ул 1989нчы елны гына аклана. Шул Сәбәпле шигырьләре вакытында басылып чыкмый. Шулай да 1957 елда Гази Кашшаф «Совет әдәбияты» һәм «Кругозор» журналында берничәсен чыгара. Моабит дәфтәренең туган илгә юлы

М.Җәлилгә багышланган әсәрләр Шәйхи Маннур Муса романы Габдрахман Әпсәләмов Агыла болыт романы Гази Кашшаф Муса Җәлил һәм Муса Җәлил турында истәлекләр М.Максуд Сагынган минутларда Әнвәр Давыдов Муса абый Рафаэль Мостафин Герой шагыйрь эзләре буйлап, Өзелгән җыр эзеннән Илдар Юзеев Сынау поэмасы С.Агиш Якташлар Җ.Молдагаев Җыр турында җыр Ю.Корольков Кырык үлем аша Б.Ваһапзадә Канатлы җырлар

Җәлил турында сәхнә әсәрләре Муса Җәлил драмасы - Нәкый Исәнбәт Үлмәс җыр драмасы – Риза Ишморат Моңлы бер җыр драмасы – Туфан Миңнуллин «Җәлил» операсы – Нәҗип Җиһанов музыкасы, Әхмәт Фәйзи либреттосы

28 яшьлек Ринат Таҗетдиновка 39 яшьлек Муса образын тудыру бик авыр була. Мусаны күреп, аралашып йөргән кешеләр барысы да мине йөз-кыяфәтем белән аңа охшаталар иде. Йөз-кыяфәт туры килү - әле ул бер уңышлы очрак кына. Ә геройның характерын, эчке халәтен ачып бирә алу халыкка күбрәк тәэсир итә. Җәлилне исә мин җаным-тәнем, бөтен рухым белән бирелеп уйнадым, - ди ул.

Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры. Т.Миңнуллинның Моңлы бер җыр драмасыннан күренешләр

1956 елда Җәлилнең 50 еллыгы уңаеннан опера һәм балет театрына Муса Җәлил исеме бирелә. Чөнки М. Җәлил елларда Татар дәүләт опера театрында редактор – консультант булып эшли һәм татар опера сәнгатенең чишмә башында тора. Ул – бу театрны оештыручыларның берсе.

1959 нчы елның 19 нчы июнендә Татар дәүләт опера театрында шагыйрь Әхмәт Фәйзи либреттосына нигезләнеп, композитор Нәҗип Җиһанов иҗат иткән Җәлил операсы куела. Сәхнәдә Муса образын И.Ишбүләков тудыра. Опера Татарстанда гына түгел, чит өлкәләргә дә чыгып китә.

Муса Җәлил турындагы кинофильмнар «Кызыл ромашка» - телевизион фильм, Эрих Мильшта (Мюллер) сценарие; «Моабит дәфтәре» - нәфис фильм, «Ленфильм» студиясе. Сценарий авторлары – Владимир Григорье, Эдгар Дубровский, Сергей Махмудбеков; «Тормыш – җыр» - Казан киностудиясе.

Казанда Җәлилнең музей квартирасы 1983 елның 15нче февралендә Горький урамы 17 йорт адресы буенча ачыла. Бу М. Җәлилнең сугышка киткәнче яшәгән урыны була. Әлеге музей шагыйрьнең героик тормышы турында сөйли.

Муса Җәлил музее ике янәшә квартирны биләп тора. Беренче квартирда мемориаль музей, икенче квартирда күргәзмәләр залы һәм әдәбият салоны урнаштырылган.

Музей фонды составында: М.Җәлил тормышы һәм иҗат юлына багышланган басмалар, М.Җәлилнең басма әсәрләре, шагыйрьнең шәхси фотографияләре, хатлары, Советлар Союзы һәм Ленин премиясе лауреаты грамоталары саклана.

Шагыйрь эзеннән баручылар Рафаэль Мостафин Гази Кашшаф Нил Юзеев Юрий Корольков Константин Симонов Леон Небенцаль

Рафаэль Мостафин күренекле әдип, тәнкыйтьче. ( ) 1971 елда Муса Җәлилнең Моабит чоры тормышы һәм иҗаты дигән темага диссертация яклый. Шул мәсьәләгә карата аның рус һәм татар телләрендә Эзләнү дәвам итә (Г.Кашшаф белән бергә), Муса Җәлил эзләре буйлап, Кечкенә Муса турында хикәяләр, Өзелгән җыр эзеннән кебек китаплары басылып чыкты.

Гази Кашшаф ( ) татар әдәбият галиме, тәнкыйтьче. Илленче еллардан башлап Гази Кашшаф үзенең калган бөтен гомерен, бай тәҗрибәсен һәм сәләтен татар халкының горурлыгы - герой-шагыйрь Муса Җәлилнең легендар тормышын һәм иҗатын тикшерүгә багышлый. Нәтиҗәдә, "Муса Җәлил" исемле күләмле монографиясе языла.

Юрий (Георгий) Михайлович Королько́в ( ) рус совет язучысы, журналист. «Жизнь песня. Жизнь и борьба поэта Мусы Джалиля», «Через сорок смертей» китапларының авторы.

Шагыйрь образы картиналарда, скульптурада

Рәссам Харис Якупов ( ) Харис Якупов Хөкем алдыннан картинасын елларда иҗат итә. Хәзер картина Татарстан Сынлы сәнгать музеена куелган.

Валерий Скобеев (1938) Җәлилнең лирик портреты

Васил Маликов ( ) «Муса Җәлил» скульптурасы

Бакый Урманче ( )

Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе

1968 елдан бирелә (Илдар Юзеев – беренче лауреат, шагыйрь, «Миләүшә» дигән шигырьләр һәм балладалар китабы өчен) ике елга бер тапкыр яшь авторларның, композиторларның, рәссамнарның иң яхшы дип табылган әсәрләре өчен бирелә.

Лауреатларның кайберләре: Шагыйрьләр: Илдар Юзеев, Равил Фәйзуллин, Ринат Харис, Рәзил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Фәнис Яруллин, Зөлфәт, Ркаил Зәйдулла, Мөдәррис Вәлиев, Ленар Шәех, Рүзәл Мөхәммәтшин, Газинур Морат, Ләбиб Лерон; Язучылар: Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин; Драматурглар: Туфан Миңнуллин, Ризван Хәмид; Композиторлар: Мирсәет Яруллин, Рөстәм Абдуллин; Рәссам-скульпторлар: В.Скобеев, Васил Маликов; Артистлар: Наил Дунаев, Римма Ибраһимова, Резеда Галимова, Равил Шәрәфиев, Илдус Әхмәтҗанов Түбән Камадагы «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе Республика яшьләренең Сәләт иҗтимагый фонды

Муса Җәлилгә куелган һәйкәлләр 1966нчы елның 3 нче ноябрендә ачыла. Авторлары – скульптор В.Е.Цегаль, архитектор Л.Голубовский

Мәскәүдә

Санкт-Петербургта

Чаллыда

Оренбургта

Нижневартовск шәһәрендә

Түбән Камада

1966 нчы елда Югославиядәге Пула шәһәренең Ульяник судоверфендә төзелгән теплоход Муса Җәлил исемен йөртә