Содержание Туган җиремә Гомер буе шулай сагындыр Ватан Урак очы, штык очы белән Әгәр сине көчле сөймәсәм Җәйләр җитсә Туган җиргә ныграк сыенам Без калабыз.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Звуковое строение стихов Пушкина и Тукая Пушкин... Тукай... Великие поэты. Великие личности. В истории двух народов нет людей более возвышенных и гениальных.
Advertisements

Содержание Туган җиремә Гомер буе шулай сагындыр Ватан Урак очы, штык очы белән Әгәр сине көчле сөймәсәм Җәйләр җитсә Туган җиргә ныграк сыенам Без калабыз.
Транксрипт:

Содержание Туган җиремә Гомер буе шулай сагындыр Ватан Урак очы, штык очы белән Әгәр сине көчле сөймәсәм Җәйләр җитсә Туган җиргә ныграк сыенам Без калабыз җирдә Ромашкалар исән чагында

ТУГАН ҖИРЕМӘ Таныш кырлар буйлап киләм, Гөлләрне чыклар үпкән. Чыклы гөлләрне кочаклап, Әйтмәкче идем күптән: Шушы җир безне үстерде, Шушы җир кадерләде. Шушы җир, анабыз булып, Көрәшкә хәзерләде. Шушы җиргә багашланып Ихлас җырларым тусын... Уйларым, якты хисләрем Туган җиремә булсын.

ГОМЕР БУЕ ШУЛАЙ САГЫНДЫР Урамнарны чыккач, бер җырладым, Урманнарны чыккач, тагын бер: Туган җирем, шулай гомер буе Сагындыр син мине, сагындыр. Кечкенәдән беләм миңа синсез Рәхәт яшәү мөмкин түгелен. Чит җирләргә гашыйк итеп, синнән Биздермәсен берүк күңелем.

ВАТАН Туган йортым диеп, и Ватаным, Атамаган сине кем генә?! Туган йортым гына булып түгел, Әнкәм булып кердең күңелемә. Йөрәккәең синең шундый кайнар, Шундый иркен синең кочагың! Давылда да сүнми улларыңны Җылытырга яккан учагың. Һәркайсына җитә синең җылың, Иркәләсәң – җитә назларың. Кышларың да салкын түгел кебек, Куандырып килгәч язларың. Йомшак җилең сыйпый чәчләремнән, Рәхетлеген ничек тоймассың?! Бөтен нуры бары сиңа гына Сибеләме әллә кояшның? Кояш нуры гына булып түгел, Әнкәм булып кердең уема. Син булмасаң, җирдә яшәүнең дә Яме бетәр сыман тоела.

УРАК ОЧЫ, ШТЫК ОЧЫ БЕЛӘН Якты нурын сибеп җир өстенә, Кояш чыга офык читеннән. Тик сизмисең аның яктылыгын, Мәхрүм булсаң әгәр иркеңнән. Күңел тоймый аның җылылыгын, Богауланган булса хисләрең. Ирек кирәк, ирек...хәтта менә Җыры өчен нәни чишмәнең. Юккамыни җирдә аның өчен Көрәш барган күпме заманнар?! Арсландай таза, кыю ирләр Ирек өчен утта янганнар. Көлдән күтәрелеп, һәйкәл булып Калыкканнар алар соңыннан. Васыятьләрен безгә тапшырганнар: Тайпылмагыз хаклык юлыннан! Тайпылмаган Туган илем халкы, Җиргә чүктермәгән үзен ул. Төшермәскә тоткан байрагына Язып элгән Ирек! сүзен ул. Күмәкләшеп аны язган чакта Китергән ул бөтен йоласын: Каләм белән, урак очы белән, Штык белән куйган имзасын.

ӘГӘР СИНЕ КӨЧЛЕ СӨЙМӘСӘМ Йөзгән чакта Балтик суларында Дулкыннарның шавын тьңладым. Ишеткәндәй булдым шул чагында Ул якларның сихри моңнарын. Менеп бастым Кавказ тауларына, Бүтән моңнар анда ишетелде. Җирне гүя тәүге тапкыр күрдем, Яңа туган бала шикелле. Айкаганда тайга урманнарын Хисләремне ничек җыйнарга? Куңелләргә түгел, җырга түгел, Матурлыгы сыймый хыялга. Яттан беләм Амур якларына Нинди юллар сузылып киткәнен. Минем кебек кем дә сагынмыйдыр Туган илнең ерак чикләрен. Татарстан! Берүк үпкәләмә, Мин гашыйкмын сиңа димәсәм... Илемне соң ничек сөяр идем, Әгәр сине өзелеп сөймәсәм!

ҖӘЙЛӘР ҖИТСӘ Җәйләр җитсә, күңеле һаман шулай Тугайларга дәшеп ашкынган. Сабый чагымда ук кырлар җиле Сыйпап искән минем башымнан. Унөч яшем тулгач,авыл карты Сабан көйләү серен өйрәткән. Ә соңыннан җитен басулары Төшләремә кереп йөдәткән. Җитен чәчәгедәй һаман зәңгәр Булмый икән тормыш юллары. Туган җирең, илең хакына соң Кайгыларны җиңми буламы?! Үзен сөйгәннәргә җир - әнкәнең Мәрхәмәте чиксез ич аның: Туфрагында үскән баласына Иркен ача җылы кочагын. Соңгы сулышымача шул туфрактан Аермасын берүк язмышым: Елмаерга язсын ап-ак серкә Очыруын күреп арышның.

ТУГАН ҖИРГӘ НЫГРАК СЫЕНАМ Әле менә шушы уйладым мин, Чалкан ятып яшел чирәмгә: Һич көтмәгән чакта күтәрелеп, Җирне иңләп давыл килгәндә; Тамырлары белән актарылып Ауган чакта калын имәннәр, - Кешеләргә дәшеп, кыя – таулар: Тотыныгыз безгә, - дигәннәр. Таш кыяга тотынып, кеше шунда Тыңлап торган күкләр күкрәвен. Изүләрен чишеп, давылларга Каршы куйган үзенең күкрәген. Һәм ул шулай кыю, горур килеш Басып калган гомер буена. Хәтәр юлга чыксам, ул һәрвакыт Янымдадыр төсле тоела. Ул кичергән зәһәр давылларны Үткәрәм дә кабат уемнан, - Юлдашыма ныграк сыенам мин, Җир- анага ныграк сыенам

БЕЗ КАЛАБЫЗ ҖИРДӘ.. Газиз Мөхәммәтшин истәлегенә Көн дә күрешә идек синең белән, Саубуллаша идек көн саен. Соңгы тапкыр менә хушлашабыз, Ничек булды соң бу, дускаем? Туган якка кайтып киләм дидең, Әнкәемнең хәлен белергә. Озата баргач, шунда ник әйтмәдең, Хушлашабыз, диеп, гомергә. Сөйләшәсе күпме сүзләр калды, Кемгә сөйлим хәзер аларны?! Кайткан саен сине сорашырлар Бикчәнтәй һәм Мәлкин таллары. Сорашырлар якын туганнарың, Нәрсә диеп җавап бирермен?.. Бергәләшеп узган сукмаклардан Мин ничек соң ялгыз йөрермен Язмыйча калган кәгазьләрең, Эш өстәлең көтә зарыгып. Хуш, якын дус! Җирдә без калабыз Яшәр өчен сине сагынып. Дуслар идек... Шатлык килсә - уртак, Кайгы килсә - бергә көендек. Без болай да күбәү түгел идек, Бер кешегә тагын кимедек.

РОМАШКАЛАР ИСӘН ЧАГЫНДА Нинди генә чәчәкләрне мактап Җырламадым мин үз гомеремдә! Бүген менә тагын ромашкалар Килеп керә язган шигыремә. Тәмле исләр бөркеп, тып-тын гына Килеп керә: төшме, өнме бу? Күктә очып аргач, җирдә әллә Фәрештәләр иңгән көнме бу? Бөтен дөнья тоташ ап-ак чәчәк, Туй сәгате мәллә җиһанның... Күреп сокландым да җирдә әле Сафлык яшәвенә ышандым. Ышандым мин якты буласына Таңнарымның, барыр юлымның. Болыннарда җилләр юкка гына Назлыймыни гөлләр толымын? Барысын-барысын ихлас тойган күңелем Юккамыни канат кагына?!...Җырларымда сыкрау ишетелмәс, Ромашкалар исән чагында.