1.Байлар САБАСЫ чишмэлэре: Чишмәләр...Алар бөтен тирә-якта да, бөтен төбәктә дә моңлы-җырлы, урман буйларында да, тургайлар моңына кумелгән.. Бу яктан.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
1.Байлар САБАСЫ чишмэлэре: Чишмәләр...Алар бөтен тирә-якта да, бөтен төбәктә дә моңлы-җырлы, урман буйларында да, тургайлар моңына кумелгән.. Бу яктан.
Advertisements

1.Байлар САБАСЫ чишмэлэре: Чишмәләр...Алар бөтен тирә-якта да, бөтен төбәктә дә моңлы-җырлы, урман буйларында да, тургайлар моңына кумелгән.. Бу яктан.
Транксрипт:

1.Байлар САБАСЫ чишмэлэре:

Чишмәләр...Алар бөтен тирә-якта да, бөтен төбәктә дә моңлы-җырлы, урман буйларында да, тургайлар моңына кумелгән.. Бу яктан табигать Сабаны да ким–хур итмәгән. Һәр чишмәнең үз тарихы, исеме, үз матурлыгы бар

САБА ЧИШМЭЛЭРЕ

КЭЛИ чишмэсе Әйе, Гали Инеш буйлап тагын бераз түбәнгә төшсәк, халык телендә «КӘЛИ » чишмәсе дип йөртелгән 4 нче хәзинәбезгә юлыгырбыз. Бу урамда «Кәлиләр» нәселен дәвам итүче Кәрим Әминовка сүз бирми мөмкин түгел: «1894 елда туган әтием Әмин исемле иде. Атасы Вәли, бабасы Гали атлы булган. Алар күп мал асрап, татулыкта яшәгәннәр.Төп кәсепләре терлек суеп, ит сату булган. Шулай бөркөнне ит сату сәгате билгеләнгән вакытка кешеләр җыелганнар.Ә Гали абзый кызуланып чыгып киткән җирендә нигәдер тоткарланган. Аны көтеп торучылардан түземлеген җуйган берәү,- кая китәр бу Гали-Кәли, - дип куйган. Безнең нәселнең «Кәли » кушаматын йөртүе менә шул сәгатьтән башланган да инде. Гали абзыйның малайлары Вәли, Габдрәхим, Габдрәшит, ә Вәлинең уллары - Миңнегали, Миңнегариф, Зариф, Хәлил, Әмин исемле иделәр... абзый, аның балалары биеп торган атлар белән авылларга чыгып, мал тиреләрен җыеп кайта торган булганнар. Габдрәхим абый да Кильдебәктә шушы эш белән йөргәндә очрата Бәдриҗамал исемле сылу кызны. Һәр эшкә җитез, тынгысыз Гали абый казыган бу чишмә (3нче биттәге рәсемдә) су алучыларны куандырып ага бирә. Берничә ел элек Сельхозхимиянең район берләшмәсе тарафыннан өе дә эшләнгәч, бу чишмәгә кер чайкарга килүчеләр бермә - бер артты. Кирпесен салуда катнашкан К.Әминов чыбык сузып утлы да иткәч, чишмә сукмагында кичләрен дә хатын-кыз өзелмәде

КЕРКӘНӘЙ чишмэсе Вахитов урамы буйлап сузылган ерганакның түбәнге итәгеннән бәреп чыгып, көнбатышка карап агучы чишмә, 1900 елда туган Керкәнәй Каюмының бабасы Габдрахман тарафыннан казылган. Шуңа күрә ул КЕРКӘНӘЙ чишмәсе дип йөртелә (халык аны күпер чишмәсе дип тә атый).

«Минем ө чен безне ң яндагы В ә лик ә й чишм ә се- Сабадагы и ң ист ә лекле урыннарны ң берсе. Минем бабам исеме бел ә н й ө ртел ә иде. Ул гел карап чистартып торды аны.»- дип иск ә ала Новосибирск ш ә х ә ренд ә яш ә уче М ә рьям Ш ә рип кызы В ә лиева….. «Х ә зер ана матур итеп ә й д ә ясаганнар, тир ә юне т ә ртипт ә. ( Сиразиева Р.. Саба байларыны ң берсе.- Саба таннары. 10 гыйнвар,1998 ел)

ӘМӘНДЕ чишмәсе Сүзне авылның көнчыгыш ярына урнашып, көнбатышка таба агучы ӘМӘНДЕ чишмәсеннән башлыйк. Инешкә иң элек аның суы килеп кушыла. Ни өчен Әмәнде соң ул ?...Минем әтинең якын дусты, кордашы Кәримулла Әхмәтша улы Мөхәммәтшин (Амаша Кәриме) бездә бик еш булып, иртән килсә, кичкә генә кайтып китәр иде. Элекке тормыш турында сөйләргә ярата иде ул. Аның аңлатуына караганда бу урамда (хәзер Бикет урамы) ат юлына, капка төпләренә түгелгән салам көленнән янгын чыга. Бары авыл читендәге Әмәндерәхим бабай нигезе генә уттан кала…(Ул урында хәзер Нурислам Хабабрахманов йорты). Урамның өлкән кешесе Шәһәрбану ападан Әмәндерәхим бабай турында сорашып, җавап таба алмагач, өстемә салкын су койгандай булды... Ярый килдең әле, көтә идем,- дип каршы алды ул өченче баруымда.- Мин кичә көннәр буе уйга чумып, күңелемнән шушы урам кешеләрен барлап чыктым. Теге юлы әйтә алмаган идем.Әмәннәрнең Мөхәммәтрәхим исемле тагын берәү барын сөйлиләр иде. Өч бертуган дип шәйлим мин, тәгаен, нәрсә дип әйтим.

ТАРАКАННАР чишмэсе Габдрахман к ү ршесен ә килеп урнашкан бертуган Ә хм ә т җ ан, Нигъмат җ ан, Д әү л ә т җ ан, М ө баракшаларны ң балалары Кадыйр, Шакир, Исм ә гыйльл ә р д ә ү сеп буйга җ итк ә нн ә н со ң чишм ә не карап, т ө зекл ә ндереп торалар. Бу су чыганагы «ТАРАКАННАР» чишм ә се диг ә н исем ала. Исеме арткан саен чишм ә л ә рне ң кадере д ә арта гына. Кемнеке булса да, су алучыларны ң барысын да куандырып ага бир ә ул. Тек ә ярына я ң а баскыч ясаганда, шабашчылар моннан й ө р ү чел ә рг ә у ң айлык тудыру турында уйлап та карамаганнар. (р ә семд ә чишм ә л ә р кышкы айларда фотосур ә тк ә т ө шерелг ә н)-к ү черелде * Саба та ң нары,25 май, 1995ел, 55.; *Саба та ң нары,27 май, 1995, 56.

БӘДЕРКӘЙ чишмэсе К ө нчыгыш ярдан агып чыгучы ө ченче чишм ә г ә килик.Анысын «Б Ә ДЕРК Ә Й» чишм ә се дип атыйлар. Килдеб ә кт ә н килен булып т ө шк ә н Ибли ә мин улы Һ идиятулла ( Һ идайлар,аны ң Б Ө Р Ә елгасы буендагы ч ү ннигенд ә 100 баштан артык умартасы булган.) кызы Б ә дри җ амал була инде ул. Мен ә шул килеп ярдан менг ә нд ә ү л ә н арасында казларны ң су эчк ә н х ә р ә к ә т ясауларын к ү реп ала. Килеп караса, чыннан да су ик ә н. Казыгач, чишм ә барлыкка кил ә, со ң га таба улак та куела.Б ә дри җ амал апа олыгайгач та к ү п гомерен су буенда мамык җ ыеп уздырган, чишм ә г ә к ү з ә тчелек итк ә н. Ул ү зе чишм ә г ә, Сабада яш әү че 87 яшьлек Таиф ә апа Гом ә рова с ө йл ә вен ә караганда, к ө янт ә сене ң бер колагына елкылдап торган җ из комган элеп й ө рг ә н. Кызыксынучыларга: «юына торган суыма шайтан т ө керм ә с, комганым ябык, суым саф.» -дип җ авап бирг ә н,имеш. «Б ә дерк ә й» Сабада суны ң йомшак, давалау ү злекл ә рен ә ия булуы бел ә н билгеле чишм ә. Бер апа кеше мен ә н ә рс ә л ә р с ө йл ә де ми ң а: «Яшь кен ә кыз баланы ң б ө тен т ә нен бетч ә баскан. Ә бисе кушуы буенча шушы чишм ә суын җ ылымса итеп ирт ә - кич коендыргач, бер атна диг ә нд ә, бетч ә л ә р юкка чыккан. К ү зл ә ре эренл ә г ә н кешел ә рг ә д ә сих ә те тиг ә н».

БАКА чишмэсе Тәртип буенча бишенче чишмәне дә кем чыгарганлыгы билгеле. Хәзерге Совет урамындагы 42нче йорт урнашкан нигездә яшәгән Әбелбакый исемле кеше булган ул. Шуннан БАКА чишмәсенә әйләнеп калган.Хатыны Фәхерниса, кызлары Шәмсениса, Гыйль минур, Шамсенур бакча башындагы суга бик теләп йөргәннәр. Әбелбакый абый хатыны вафат булгач, күп еллар ялгыз яшәгән. Кем ярдәмгә чакырса, шуңа тубалын киеп барган, чәчү чәчешкән. « Бакый олы тубал аскан, Җәй җитми салмас әле Синең җир дә, минем җир дә Чәчелми калмас әле,» - дип такмак чыгарганнар аның турында. Чишмә казудан тыш, менә шундый изгелеге дә тигән аның кешеләргә. Әбелбакыйны авылда Бака абый дип йөрткәннәр, үзенә дә шулай әйткәннәр.Хәтта үлеме дә шушы кушаматына бәйле рәвештә кешкләр хәтерендә калган.

ЯГУР чишмәсе Алтынчы саналырга хаклы ЯГҮРчишмәсе турында белүчеләр аз.Өлкәннәрдәр бары берничә кеше генә тулы булмаган мәгълүмат бирә алды. Габделгалләм бабай да: «Ягүрне минем Якуб бабай белгәндер инде,» -дип зурдан кубып сөйләргә ашыкмады. Күңелемдә әз генә булса да өмет кабызырлык сүз эзләп, йөзгә якынлашып килүче Җәмилә апа Хуҗина янына өенә барып кердем. Яше олы булсада, ул өй эчендә үз аягында йөри, күзләре күрә, колаклары ишетә. Аның беренче сүзендә үк ком тавы өстендә алтын бөртеге күреп алгандай хис иттем үземне. - - Ягүр кем булган соң ул ? - Кем дип,чылбырлы урыс дип йөртәләр иде, муенында чылбыры булган диләр. Ә менә каян килгәнен әйтә алмыйм. - Комган сатучы урыслар күк урыс авылыннан килгәндер инде.. - Әй, тукта әле, ялгышам бугай,-дип уйланып калды әби. - Дөрестерме – юктырмы, Сабаның бер бае атлар дагаларга алып килгән җиреннән торып калган дип сөйлиләр иде.Чишмәләрне төзәтеп, яңа улаклар да куйгач, халык аны үз иткән. Дөрестән дә,саваплы эш башкарган Егор, ягъни безнеңчә Ягүр. Ул урында чишмәне генә түгел, басманы да аның исеме белән атап йөртәләр.Ул заманда Сабинка елгасының ярлары бер- берсеннән ерак булмаган, әмма текәлеге белән күп мәшәкатьләр тудырган. Менә шунда кешеләргә тагын ярдәмгә килә Ягүр. Янәшәдә үскән агачларны кисеп, бик әйбәтләп басма ясый, аларны такта урынына тезеп чыга. Кичләрен исә яшь егетләр бу агачларны кузгалтып су ташучы кызлар егылырлык итеп куйганнар. Моннан 70 еллар элек авылның тау башы ягы егетләре кача –поса аръяк кызы янына килгәч һәм сөйләшеп туйгач, мондый җавап ишетә торган булган: Җаныем, бар, кайт инде, Соңга калсаң куркырсың, Ягүр басмасын чыкканда Кольһуаллаһ укырсың.

ЯГУР чишмәсе

Сигезенче чишмәбез 1866 елда туган Газизҗан абыйга, аның әтисе Әхмәтҗанга, бабасы Габбаска бәйләнгән. Бу нәселнең төп кәсебе ат асрап, симертеп сату булган. Газизҗан абый бик кызу сөйләшкән. Кешеләр аның сүзен аңламагач, бер- берсеннән сораша торган булганнар. Пә-пә дип әйтте, - дигән берсе. Чишмәгә дә әнә шул кушамат тагылган. Газизҗан абый 25 яшьтә 17 яшьлек Мәймүнәбануга (Гали кызы) өйләнеп, аларның 14 балалары булган: 5 кыз, 9малай (Гафифәбану, Габдуллаҗан, Мөбәрәкҗан, Габдерәхим, Нәҗип, Сәгыйть, Габделмәҗит, Йосыфҗан, Габделбарый, Зәйнәп, Мөхәммәткәшиф, Мазлумә, Тәкъмилә) әтиләре казыган чишмәдән су ташыганнар. Ничә буын Саба халкына хезмәт иткән бу чишмә, плотина эшләгәч,хәзер су саркып утыра торган урынга әйләнде. Суы: Безне күмелүдән коткарыгыз, – дип ага төсле.

КЕЛТЕР чишмэсе Көнбатыш ярдан көнчыгышка карап агучы җиденче чишмә - КЕЛТЕР чишмәсе дип атала.Элек аның турындагы тау өстендә Сәхибулла (Безди Сәхип) абыйның тутасы (апасы) Сәхипҗамал йорты булган. Ул үлгәннән, йорты улы Шаһиәхмәт абыйга калган. Анысы исә кулдан ясалган йон тетү җайланмасы белән өязгә чыгып йөргән, акча эшләгән. Бервакыт Шаһиәхмәт йон тетеп җыйган акчасына Мамадыш якларыннан ашлык суыру машинасы алып кайта. Сабада беренче машина була әле ул. Халык Шаһиәхмәт йортына агыла. Ат арбасына 4-5 ир-ат күтәреп сала торган кулдан әйләндерелүче бу машина хуҗасына ялынучылар күбәя. Менә шунда ул: Ярар, карышмам, килеп келтер-келтер итеп китәрмен,-ди торган булган Хезмәте өчен кечкенә генә чиләк белән ашлык ала. Кыскасы,Шаһиәхмәткә Келтер кушаматы тагыла, моннан тыш авылдашлары аны гадел булмый дип, артык ашлык алмаганы өчен Гадел Шаһи,дип тә атыйлар.Тау итәгендә ул төзекләндереп торган чишмә бүген дә аның кушаматы белән әйтелә. Суының керне яхшы агартканлыгын элек-электән белгәннәр, тозлы дип мал- туар эчәр өчен ташыганнар.

ХАҖИ чишмәсе ХАҖИ чишмәсе (9нчы),Сабада туып тату гомер кичерүче Хуҗиәхмәт гаиләсендә Әлмөхәммәт, Хаҗи, Разия, Шәмсетдин дөньяга киләләр. Әти кеше икенче улын башлы-күзле иткәч (Тимершык кызы Гафифәгә өйләнгән), аңа хәзерге Совет урамы,16 нчы йорт нигезендә йорт салуда булыша. Тормыш буыннан-буынга күчеп дәвам итә.Хаҗи абзыйның үз балалары Ситдыйк, Мәйсүфә, Маһитап, Мәгүрүфә, Хәтимә үсеп буйга җитәләр, бакча башларындагы әтиләре казыган чишмәгә суга йөриләр. Хәзер инде әтиләре Хаҗи Хуҗин нигезендә балаларның берсе дә яшәп калмаган Язмыш җилләре аларны ил-җир буйлап төрле якларга тараткан. Мәсәлән, Маһитап апа Тула өлкәсендә яши, ә Хәтимә апа Сәмәркандта. Хаҗи чишмәсен гомерләренең соңгы елларында Арча районыннан килгән Сөнгатулла Хәлиуллин (милиция хезмәткәре иде) карап төзекләндереп торды. Шуңа күрә халык арасында Сөнгатулла, Хәлиуллин чишмәсе диючеләр дә бар.

ЧӨГЕНДЕР чишмәсе хэм ЧОКЫР чишмәсе Унынчы чишмә. Аны котырынып үскән үләннәр арасыннан табуы да кыен һәм аның барлыгын санаулы кешеләр генә белә. -Борынгыдан ЧОКЫР чишмә дип йөрттеләр үзен,-диде Мәхүпҗамал апа.-Чәй эчә торган чокырга охшаган иде ул. Ташларына кадәр бер төсле иде. Теге кем атлы байдан калган ул. Бик җиренә җиткереп эшләгәннәр иде. Хәзер ни хәлдәдер әйтә алмыйм... Әйбәт түгел шул. Су буенда казлар куучы бер ханымның әйтүенә караганда, чишмәнең ташларын олыгаеп килүче агай өенә ташыган булса кирәк. Аблаковтан калган әлеге корылманы кире үз урынына кайтара алсак, бездән киләчәккә тарихи табигать һәйкәле булып барыр иде. ЧӨГЕНДЕР чишмәсе. Аның турында мәгүлүмат алу өчен 90яшҗне узган Әсмабикә апа Фазылова белән очраштым.Ул чишмә иске зират янәшәсендәге тыкрык турысында ук.Ә тыкрык эчендәге өйдә Хәйрулла бабай белән Мәрьям әби яшәделәр. Малайлары Шәйхелислам пә- пә Газизҗаннарда мал чалып торды.Мин казлар тешләмәсен өчен әнинең итәгенә ябышып чишмәгә төшкәндә әнидән мондый такмак ишетә идем: Хәмәй чишмәсенә төшик, Киндерне тукмакларга...

ТАҢСЫЛУ ИЗГЕЛӘР чишмәсе- ТАҢСЫЛУ. Ул иске зиратның урта бер җирендә диярлек, беркем казып чыгармаган килеш ага. Өлкәннәрнең сөйләвенә караганда, бу чишмә, көньяктан Сабага китерүче олы юл өстендә булганлыктан, юлчылар анда туктап, атларына су эчереп, үзләре юынып, хәл алып, хәер салып китә торган булганнар. Шулай бервакыт (Саба базарын күрергә килүче) бер әбине чишмәдә юындыргач, яулык салдырмый гына баш түбәсенә су тамызырга кушкач: Аллаһы Тәгаләм изгелегеннән миңа да өлеш чыгарды, күз алларым яктырды. Нинди матур таң, чишмәсе нинди сылу,- дигән имеш. Авылларына кайткач каршыларга чыккан туганнарына улы Әбине Таңсылу чишмәсендә юындырдым, танырсызмы?- дип сорый. Исем менә шулай туа.

ЗӨЛХӘБИРӘ Өмә елгасына (Өми дип тә атыйлар) урнашып, аның төньяк ярыннан агучы унөченче чишмәгә «ЗӨЛХӘБИРӘ» исеме бирелгән. З.Мөхәммәтрәхимова 1898 елгы Саба кызы. Ул үзенең өен авыл башына – елга кырыена күчереп салу уе белән яна, тик ул заманның кырыс законнары шартларында мондый рөхсәт бирелми. Буш вакытлары булса, Зөлхәбирә елга буйларын урап кайта. Җанына тынгы эзли. Анысын тапкандырмы, юктырмы, ә менә чишмә таба елның җәе була ул. Аның рәхмәтле куллары белән казып чыгарылган чишмә, кояшны күрүенә шөкер кылгандай, челтерәп агып китә. Еллар үтеп, күп санлы маллар таптый башлагач, аның суы тагын саркый гына. Бары 1982 елда ул тирәгә Роза һәм Раил Нигъмәтҗановлар күченеп киләләр һәм әлеге чишмәне яңадан су алырлык хәлгә китерәләр. Алар бу чыганакны кем тапканлыгын белмәсәләр дә, Ленин урамында элек- электән яшәүчеләр өчен ул һаман да куш йөрәкле Зөлхәбирә чишмәсе.

СИРАЖЕТДИН чишмэсе Сабаны ң М ә кт ә п урамындагы Габделнур Җ и һ аншин йорты ян ә ш ә сенд ә ге ерганак читенн ә н, без ис ә пл ә г ә нч ә, 14нче чиши ә башлана. Аны ң исемен ө лк ә нн ә рне ң к ү бесе ә йтеп бир ә алмады. - Белс ә Хатмулла абый гына бел ә дер,- дидел ә р ми ң а. - Без б ә л ә к ә йд ә н Сира җ етдин чишм ә се дип й ө рт ү л ә рен ишетеп ү стек, -диде Х ә тмулла абый.- Элек ул тир ә д ә бернинди каралты- кура юк иде, ә басуны Сира җ етдин бил ә м ә се буларак бел ә м: - Ул бик тырыш, ү з к ө чен ә ышанып к ө н к ү р ә торган кеше булган. Елы–елы бел ә н 100 баштан артык сарык тоткан. К ө т ү не ң бер башы авылга керс ә, икенче очы басуда иде,- диде Габделгалл ә м бабай

Унбишенче чишмәбез дә аны казып чыгаручы кеше исеме белән атала. Ул 1898 елда туган Нурмөхәммәт Ярмөхәммәтов. Сабада осталыгы белән дан тоткан тимерчене куандырып гаиләдә- Нәҗип, Сәлимә, Мәҗит, Саимә, Хәлимә, Фәрит, Фирдәвес туа. Алар шушы чишмә суын эчеп, аны төзекләндереп торалар. Кызганыч, плотина ясаганда НУРМЫЙ чишмәсе балчык белән күмдерелде. Халык телендә исеме калсада, күрсәтер урыны юкка чыкты

ОРКЫЯ чишмэсе Завод урамы тавы астындагы чишмэ.

Чишм ә л ә р бит ә ле алар татар жанынын илхам чыганагы да. Аккан суга карап кем туйган дибез. –К–Коръәндә дә бит ин әвәле болай дип әйтелгән «Эчкән суларыгыздан хәбәр бирегез!». –Ә–Әгәр инде эчкән суларыгыз пычранган, сафлыгын жуйган булса, тиз арада изге чишмәгә ярдәм кулы сузыгыз. Аккан сулар бит алар Ходай Тәгаләнең иң олы нигъмәте. Адәм баласы ашар ризыгын көч куеп табарга тиеш булса, тау битеннэн бэреп чыккан чишмәнең суын иелеп эчәр өчен бернинди тырышлык та куясы тугел. Юкка гынамы ни зәмзәм суы хаҗ кылу урыны санала. Зәмзәм сулары бездән ерак, чишмәләребез янда гына. –С–СУЛАРЫ САЕКМАСЫН АЛАРНЫҢ!