Җитәкчесе: Николаев Илнур Илгизович. Балтач районы Субаш урта мәктәбендә «Туган якны өйрәнү» музее 1995 елның 10 ноябрендә ачылды. Музей мәктәпнең бер.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Җитәкчесе: Николаев Илнур Илгизович. Балтач районы Субаш урта мәктәбендә «Туган якны өйрәнү» музее 1995 елның 10 ноябрендә ачылды. Музей мәктәпнең бер.
Advertisements

Транксрипт:

Җитәкчесе: Николаев Илнур Илгизович

Балтач районы Субаш урта мәктәбендә «Туган якны өйрәнү» музее 1995 елның 10 ноябрендә ачылды. Музей мәктәпнең бер бүлмәсен алып тора һәм 60 кв. м. урын били. Алты бүлектә барлыгы 500 дән артык экспонат тупланган. I бүлектә якташлырыбызның, музейда булган күренекле кешеләр истәлекләре куелган. Субаш ягы – борынгы якларның берсе. Ул «Казан ханлыгы» чорында ук билгеле булган. Бу тирәлектә элек – электән марилар, керәшен һәм мөселман татарлары иңгә - иң куеп яшәгән, эшләгән. Музейның көнкүреш һәм мәдәният бүлеге алар тормышын ачык чагылдыра. Музеебыз Сасна Пүчинкәсе авылы белән дә горурлана. Бу авылда нәни чагында бөек Тукаебыз яшәгән. Биредә аның әнисе Бибимәмдүдә абыстай җирләнгән. Аларга багышланган экспозиция музейда урын алган. Җирлегебездән 300 дән артык кеше Бөек Ватан сугышы фронтларына китә. Шуларның 180 не туган якларына әйләнеп кайта алмый. «Безнең як – сугыш елларында» бүлеге аларның якты истәлегенә багышлана. Музейда авыл һәм мәктәп тарихына зур урын бирелә.Фидакарь хезмәтләре белән хөкүмәтебезнең югары бүләкләренә лаек булучыларның фотостендлары булдырылган. «Крестьян йорты» бүлегенә 17 – 19 нчы гасырларда авыл җирлегендә кулланган күпчелек эш кораллары урнаштырылган. Субаш мәктәбе «Туган якны өйрәнү» музее балалар тырышлыгы белән төзелде. Җитәкчесе – тарих укытучысы Николаев И.И. Бүгенге көндә дә музей яңа экспонатлар белән баетыла бара. Музейга рәхим итегез! Музей турында мәгълүмат

Габдулла Тукайга багышланган экспозиция Г. Тукай һәм Бибимәмдүдәнең торган авылы.

Г. Тукай әкиятләре персонажлары агач тамырларыннан Ел саен Субаш авылында « Тукай көннәре» уздырыла

Сыйныф турында мәгълүматлар, очрашу – кичәләрдән истәлекләр класс альбомнарында һәм видеокассеталарда 2001 нче елда Субаш авылында мәгариф эшенең башлануына 115 ел тулды

Сыйныфлар тарихы – альбом битләрендә Мәктәбебезне тәмамлаучылар арасында күренекле кешеләр дә күп

I нче бөтентатар съезды делегаты Фролов Д.Ф.га бирелгән бүләк ел Авиация полковнигы Мингазов белән очрашудан

Бүлектән күренеш Исән ветераннар һәйкәл янында

Фронттан хат Сугыш хәтирәләреннән

Галимуллин Муллагали абый истәлекләреннән Афган һәм Чечня хәрби конфликтларында катнашучылар

Ветераннарга багышланган - ветриналарда Үлем үзәне ннән кайткан экспонатлар

Беркем дә - бернәрсә дә онытылмады Сугыш чорында безнең як экспозициясеннән

Авыллар тарихы бүлегеннән Колхоз тарихыннан

Килгән кунакларның истәлекле бүләкләреннән Оста куллар эшләре, очрашу истәлекләре

Мәдәният бүлегеннән Аяк киемнәре һәм бизәкле чолгау

Борынгы табылдыклар Крестьян йорты күренешеннән

Крестьян йорты» бүлегеннән күренеш Икмәк игүдә, он һәм ярма ясау өчен кулланылучы кораллары

Кулдан тукылган һәм чигелгән эшләнмәләр Көнкүреш бүлегендә тупланган материаллар