Нәрсә ул алгоритм? 6 сыйныфта математика һәм информатика дәресе Яңа Чишмә районы Шахмай урта мәктәбе укытучысы Салахова Р.Ә.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
ОТЧЁТ о деятельности за 2005 г ОАО «Республиканское ипотечное агентство» г.Якутск.
Advertisements

ОТЧЁТ о деятельности за 2004 г ОАО «Республиканское ипотечное агентство» г.Якутск.
Vitaline Inc. (США) представляет. Традиционные (натуральные продукты) Натуральные обогащенные продукты (заданного химического состава) Генетически модифицированные.
ОФИЦИАЛЬНЫЙ ДИЛЕР ОТЕЧЕСТВЕННЫХ И ЗАРУБЕЖНЫХ ПРОИЗВОДИТЕЛЕЙ НА ТЕРРИТОРИИ ХАБАРОВСКОГО КРАЯ ОБЩЕСТВО с ОГРАНИЧЕННОЙ ОТВЕТСТВЕННОСТЬЮ «ТрансЛайн ДВ» Юр.
«Методика эффективной подготовки учащихся к ЕГЭ по русскому языку» Автор: учитель русского языка и литературы школы 2061 Симонян Соня Шаваршовна.
П ОРТФОЛИО П ИРОГОВОЙ Н АДЕЖДЫ М ИТРОФАНОВНЫ, СТАРШЕГО ВОСПИТАТЕЛЯ МУНИЦИПАЛЬНОГО БЮДЖЕТНОГО ОБРАЗОВАТЕЛЬНОГО УЧРЕЖДЕНИЯ ДЕТСКИЙ САД КОМБИНИРОВАННОГО ВИДА.
1.ЭЕМ-дердің қысқаша даму тарихы 2.Компьютердің жұмыс ерекшеліктері 3.Дербес компьютердің базалық конфи- гурациясы (құрамы мен құрылымы) 4. Жүйелік блоктың.
Дата рождения: 21 декабря Место рождения: с. Магассы, Верхне- Вилюйского района Образование: высшее, ВПУ, МИГА. Специальность: учитель начальных.
Интеллектуаль - күңел ачу уены Шоу-уенда катнашучылар нче сыйныф укучылары – информатика буенча белемнәрен күрсәтергә тиеш. Алар әле шулай ук.
Тармаклануны Паскаль теленд ә программалау. 1. Паскаль теле кайчан иҗат ителгән? а) 1971; б) 1968; в) Үзләштерү тамгасы ничек билгеләнелә? а)
Нәрсә ул алгоритм? 6 сыйныфта математика һәм информатика дәресе Яңа Чишмә районы Шахмай урта мәктәбе укытучысы Салахова Р.Ә.
БАЗЫ ДАННЫХ. ИНФОРМАЦИОННЫЕ СИСТЕМЫ Информационные системы.
ПРОЕКТНАЯ ТЕХНОЛОГИЯ НА ЗАНЯТИЯХ ПО ИСТОРИИ Методический семинар на тему: Муниципальное казенное учреждение «Муниципальный орган управления образования»
Транксрипт:

Нәрсә ул алгоритм? 6 сыйныфта математика һәм информатика дәресе Яңа Чишмә районы Шахмай урта мәктәбе укытучысы Салахова Р.Ә.

Түбәндәге фикерләрнең төрен билгеләгез:

Җир шарында 13 секунд саен бер тәмәке тартучы үлә.

Элек, кайбер илләрдә тә- мәке тарту- чыларның колакларын кискәннәр.

Бер тәмәке тартучы да тулысынча сәламәт түгел.

Кайбер тәмәке тартучы ата- аналарның балалары тәмәке тартучы түгел.

Әгәр тәмәке тартсаң, авыздан начар ис килә.

Тәмәке тарту- чылар ара- сында бронхит һәм астма авы- рулары киң таралган.

Түбәндәге фикерләрдән нәтиҗә ясагыз:

Тәмәке төтененең төп компоненты - аммиак һәм дегет, ә аммиак һәм дегет үпкәне куе-соры төскә буйый, димәк, тәмәке тартучының …………………

Никотин –аеруча нерв системасына, ашкайнатуга, шулай ук сулыш һәм йөрәк-кан тамыры системасына тәэсир итүче көчле агу.

Бер сигарет тартканнан соң канга 3мг никотин керә. 14 сигарет тарткан кешенең канына күпме никотин керә?

1. 14 санын 3 санына тапкырла. 2.Килеп чыккан сан артына «мг» сүзен өстәп җававын яз! Җавап: 42мг

Сәламәт кешенең йөрәге минутына 70 тапкыр тибә, ә тәмәке тартучының 10 тибешкә артыграк ясарга мәҗбүр була. Тәмәке тартучы укучының йөрәге бер дәрескә ничә артык тибеш ясарга мәҗбүр ?

10*45=450 Җавап: 450

Нәрсә ул алгоритм?

Алгоритм – билгеле бер эшне үтәү өчен башкарырга тиешле гамәлләр эзлеклелеге.

Мөхәммәт әл-Хәрәзми ( ) К ө нд ә лек тормышта без к ө н саен т ө рле катлаулылыктагы к ү псанлы м ә сь ә л ә л ә р бел ә н очрашабыз. Аларны ң кайберл ә ре безне ңө чен бик гади, аларны без уйлап та тормыйча башкарабыз. М ә с ә л ә н: кибетт ә н ипи алып кайту, йорт эшл ә ренд ә ә ти- ә ниг ә булышу һ.б. Ә кайбер м ә сь ә л ә л ә рне башкарып чыгу безд ә н зур к ө ч һә м тырышлык тал ә п ит ә. М ә с ә л ә н: контроль эшне 5 билгесен ә эшл әү, чит телд ә иркен с ө йл ә ш ү һ.б. Ә кайбер м ә сь ә л ә л ә рне чиш ү юлларын без м ә кт ә пт ә ө йр ә н ә без. М ә с ә л ә н: ө чпочмакны ң периметрын ис ә пл әү, и ң зур уртак б ү л ү чене табу һ.б. Ә кайбер эшл ә рне башкарыр ө чен сезг ә ә ти – ә нил ә регез ярд ә м ит ә, тормыш т әҗ риб ә се арткан саен сезд ә белем запасы да к ү б ә я бара, к ү п проблемаларны чиш ү юлларын сез ү злект ә н билгели аласыз. Билгеле бер эшне ү т әү ө чен башкарырга тиешле гам ә лл ә р эзлеклелеген алгоритм дип атыйлар. Алгоритм с ү зе IX гасырда яш ә г ә н б ө ек Ш ә рекъ математигы М ө х ә мм ә т- ә л- Х ә р ә зми исеменн ә н килеп чыккан. Аны ң тарафыннан к ү п урынлы саннар бел ә н арифметик гам ә лл ә рне башкару алымнары т ә къдим ителг ә н. Бу алымнарны алгоритм (algorithmi) дип й ө рт ә башлаганнар.

Мәктәпкә әзерлән

Ә хәзер бераз ял итеп алыйк. Минем фикер белән килешсәгез - кулыгызны баш өстендә чабарсыз, килешмәсәгез – аякларыгызны тыпырдатырсыз. 1.Укырга теләмәгән укучы үзенең киләчәген урлый. 2.Тәмәке тартучылар үпкә авырулары белән ешрак авырый. 3.Авызына тәмәке капкан кеше матур күренә. 4.Тәмәке төтене кеше организмына зыян китерми. 5.Информатика фәненең төп герое – мәгълүмат. 6.Витаминнарны күбрәк ашасаң, тәмәке тартырга да ярый. 7.Тырышкан табар, ташка кадак кагар. 8.Никотин – кеше организмына кирәкле витамин. 9.Без – тәмәке тартуга каршы. 10. Без – сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз.

Без-сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз.

Чәй кайнату алгоритмы дөресме? 1. Чәйнеккә су салырга; 2. Плитәнең газ кранын ачарга; 3. Чәйнекне плитәгә куярга; 4. Су кайнап чыкканны көтәргә; 5. Шырпыны плитәнең горелкасы янына китерергә; 6. Шырпыны кабызырга; 7. Газ кранын бикләргә.

АЛГОРИТМНЫ БАШКАРУЧЫЛАР: Кеше хайваннар Робот Техник җ айланмалар Компьютер

Йөзек кемдә? Үзегезнең номерыгызны 2гә тапкырлагыз. Килеп чыккан санга 3не кушыгыз. Килеп чыккан санны 5кә тапкырлагыз. Йөзек уң кулда булса, 8не, сул кулда булса, 9ны кушыгыз. Килеп чыккан санны 10га тапкырлагыз. Йөзек кигән бармак номерын кушыгыз. Баш бармак - 1 Имән бармак - 2 Урта бармак - 3 Исемсез бармак - 4 Чәнти бармак – 5 Һәрберегез килеп чыккан санны кәгазьгә язып бирегез. (Укучы, исәпләгәннән соң йөзекнең кемдә, кайсы кулында һәм бармагында икәнен әйтә)

Сәламәтлек бик кирәк, Шулай дип тибә йөрәк, Буыннардан – буыннарга ул күчәчәк, Тапкырларбыз, бүләрбез, Мәсьәләләр чишәрбез, Алгоритм булган, ул бар һәм булачак!

Язмыш синең тез астыңа китереп сукса, егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса, үзең аннан да катырак ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга салса, күбек булып өскә күтәрелмә – асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә, яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса, кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әйләнеп иреккә ургыл. Җиргә күмсә, орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешәләр. Түземнәр генә бәхеткә лаек! Сорау: Бу өзекнең авторы кем ? Өзекнең дәрескә нинди бәйләнеше бар?

Өй эше: 1) Бер сигарет тарту кеше гомерен 6 минутка кыскарта. Әгәр кеше көненә 20 сигарет тартса, ул бер елда үзенең гомерен ничә көнгә кыскарта? 2) Әгәр Россиядә яшәүчеләрнең гомер озынлыгы уртача 72 ел булса, тәмәке тартучы якыннарыгыз үзләренең гомерен күпмегә кыскарта? 3)Алтынчы сыйныф укучысы 5 көнгә 1 кг алма ашый. Бакчада үскән 300 кг алманы ашап бетерер өчен аңа ничә көн кирәк булыр? Шул алманы 100 көндә ашап бетерү өчен ул ничә дустын ярдәмгә чакырырга тиеш? 4)Йөзек кемдә уены өчен алгоритм төзегез. (Искәрмә: Үзегезнең номерыгызны х дип уйлагыз...)