Фигыль юнәлешләре 6 нчы сыйныфта татар теле дәресе.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Фигыль юнәлешләре 6 нчы сыйныфта татар теле дәресе.
Advertisements

Транксрипт:

Фигыль юнәлешләре 6 нчы сыйныфта татар теле дәресе

Кабатлау Фигыльнең тамыр: ян-, ал-, уян-, ач-, ясалма: йок(ы)-ла, тынычсыз-лан, яки тезмә: йокыга кит-, килеп кер- нигезе аның башлангыч формасы була, чөнки барлык мөнәсәбәт кушымчалары билгеле тәртиптә шуңа ялгана: Ян-а, ал-ган, йокыга кит-ә (заман), йокла-ма (юклык), ал-сын (зат-сан). Фигыльнең башлангыч формасын табу өчен аңардан мөнәсәбәт кушымчаларын алырга кирәк: кил-гән-сең, аша-мый-лар, ал-ды-гыз.

Кабатлау Фигыльнең барлык төре эшнең яки хәлнең үтәлүен, юклык төре үтәлмәвен белдерә. Юклык төрен ясаучы кушымча -ма, -мә фигыльнең башлангыч формасына беренче булып, ягъни заман һәм башка кушымчалардан алда кушыла: кайт-ма-ды-м, бар-ма-ган-сың, эш-лә-мә-сәң, ал-ма-ды-лар, ал-ма-м, ал-ма-с.

Кабатлау Фигыльнең зат-сан белән төрләнеш үрнәге I язар-мын язар-быз язды-м язды-к II язар-сың язар-сыз язды-ң язды-гыз III язар __ язар-лар; язды __ язды-лар.

Фигыль юнәлешләреЮнәлешКушымчасыМәгънәләре Төпюнәлеш - Үтәүче эшне үзе башкара: Ул бүлмәне бизәде. Кайтым юнәлеше -Н, -ЫН, -ЕН Эш үтәүченең үзенә кайта: Ул бизәнде. Төшем юнәлеше -Л, -ЫЛ, -ЕЛ Эш кешегә яки предметка читтән төшә: Бүлмә бизәлде. Тәрәзәләр җил белән ачылган. Уртаклык юнәлеше -Ш, -ЫШ, -ЕШ Үтәүче эшне кем беләндер бергәләп эшли: Ул бүлмәне бизәште. Без йөрешәбез. Йөкләтү юнәлеше -ДЫР, -ДЕР, -ТЫР, -ТЕР, -Т Үтәүче эшне кемгәдер йөкләтеп эшләтә яки эшнең үтәлүенә сәбәпче була: Ул бүлмәне бездән бизәтте. Мин хат яздырдым. Син аны үпкәләткәнсең.

50 нче биттәге 85 нче күнегү. (үрнәктәгечә язарга)

Кайбер фигыльләрдән барлык юнәлешләрне ясап булмый, ә кайберләренең төп юнәлеше юк: Төп юнәлеш -н-л-ш-т,-ер,-тар,һ.б. - Өйрән- -- Өйрәт- - Имгән -- Имгәт- - Суын- -- Суыт- Пеш--- Пешер- Ик- Игел- Игеш- Иктер- Тукта- Туктал- Туктат- Куп- Куптар-

52 нче биттәге 87 нче күнегү. (үрнәктәгечә тактада эшләү)

52 нче биттәге 88 нче күнегү. (үрнәктәгечә язарга)

54 нче биттәге 91 нче күнегү. (үрнәктәгечә парлап язарга)