Лирик әсәргә анализ Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөгелмә муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 7.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Лирик әсәргә анализ Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөгелмә муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 7.
Advertisements

Транксрипт:

Лирик әсәргә анализ Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөгелмә муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 7нче гимназия Бөгелмә, 2011 II квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Талипова Г.И.

Һади Такташ Мәхәббәт тәүбәсе

1нче дәрес Авторның биографиясе белән таныштыру, кайбер күренекле әдипләрнең Такташ иҗатына мөнәсәбәтләре турында укучыларга белешмә бирү Әсәрнең язылу чоры һәм бу чордагы социаль политик вакыйгаларга шагыйрьнең мөнәсәбәте турында укучыларга тарихи белешмә бирү Әсәрнең темасын ачыклау

Поэма өстендә эш: Укытучының сәнгатьле укуы Укучылар укуы Әсәр белән танышкач, коллектив тикшерү алымы белән поэманың эчтәлеге өйрәнелә

Комсомолка Зөбәйдә наборщик Мәхмүтне чын күңелдән ярата, ләкин егет кызны алдап авырлы килеш ташлап китә. Мәхмүттәге кешелек сыйфатлары өстен чыга һәм ул кичерүен сорап Зөбәйдә алдына килә. Поэма аларның гаилә төзүләре белән тәмамлана. Шигырьнең эчтәлеген аңлау һәм йөгерек уку күнекмәләрен үстерү өчен, укучылар поэманы укып килергә тиешләр.

2-3нче дәрес: Поэманың идея эчтәлеген ачар өчен аның композициясе буенча класста коллектив тикшерү үткәрелә (пейзаж, характеристика, портрет, хикәяләү һ.б.) Әсәр композициясенә анализ үткәргәндә, бу моментны игътибар үзәгендә тотарга, компонентлардан төзелүен, бу компонентның үзара ничек бәйләнүләрен, нинди художество чаралары белән бирелүләрен, нәрсәгә хезмәт итүләрен күрсәтеп бирергә, шуларның барсын да поэмадан алган цитаталар белән ачыклап барырга кирәк.

Автор яшьлек гомерен тиз коелган чәчәк белән тиңли: Яшьлек, Гөм(е)рең кыска синең, Шундый кыска булып тоела, Кичен чәчәк аткан була, Ә таңында инде коела..... Аннан соң укучыларны Зөбәйдә белән таныштыра, моның өчен альбомдагы рәсем һәм әңгәмә алымнарын куллана. Чәчләрен «кара болыт» белән тиңли һәм Зөбәйдәнең гыйшкын сурәтли: Аның гыйшкы көзен чәчәк атты Эштә, Собраниедә, Урамда, Күңел язы шаулап үтте аның Тәңкә карлар яуган буранда...

Комсомолка Зөбәйдәнең алданган төнен автор табигать күренешләре аша сурәтли: Эшсез ай сүгенеп йөри, Төн караңгы, җиргә ап-ак кар ява Ул көнне ай күктә, эш тапмыйча, Эче пошып сүгенеп йөргән, Ул төнне әүхәди, юлга чыгып, Кире кайткан куркып бүредән... Поэманың алдагы кисәгендә Һади Такташ бала көтүче ялгыз Зөбәйдәне күктә йөзүче ялгыз ай белән чагыштыра: Ай да ялгыз, Безнең Зөбәйдә дә... Ул тын гына Айга карап килеп утырды, Һаман көлеп йөргән зур күзләрен Канлы яшьләр белән тутырды…

Ачулы җил өлешендә Зөбәйдәнең күңелендә булган ашкынулы хисләр һәм физик авыртулар кышкы җилнең ачуы белән чагыштырыла: Мин тау өеп китәм, Ә кешеләр Чыгалар да шуны көриләр, Мин матурлыйм, Алар чыгып таптап йөриләр... Шагыйрь Ана исемен бөек исем итеп саный, гаиләнең ныклыгын, бала тәрбияләүнең җаваплылыгын, аналарга хөрмәт белән карарга кирәклеген искәртә: Ана – Бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга; Хатыннарның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке – ана булуда!...

Хәзер дә актуаль булган аборт проблемасын автор бу әсәрендә Урамда елап утыручы песи малае образы аша искәртә: Ярый әле сезнең песи малайлары Ни булса да тере туалар, Ә кешеләрнең күбесе, Бала табудан куркып, Корсакта чакта ук буалар.... Соңгы өлештә такташ җавапсызлыкка каршы чыга һәм мәхәббәтнең сафлыгын, гаиләнең нык булырга тиешлеген яклый. Яшь эшче, комсомолец Мәхмүттә кешелек сыйфаты, вөҗдан кушуы өстенлек ала. Поэма яшьләрнең бер-берсен аңлаулары, гаилә төзүләре белән тәмамлана. Мәхмүтнең хатын-кызларга карашын, мораль җаваплылыгын аңламавын тасвирлау аркылы,

шагыйрь кайбер яшьләр арасында күренгән эгоистлыкның начарлыгын, тормыш төзү өчен чит нәрсә икәнлеген аңлата. - Зөбәйдә, син кичер мине! – диде, Үзе Зөбәйдәнең күкрәгенә килеп ташланды … Алар килештеләр... Ә биш көннән Загс белән тормыш башланды...

Шигырь композициясенә үткәрелә торган анализ схемасы ЦитаталарКомпонентларКомпонентлар нәрсәгә хезмәт итәләр Яшьлек, Гомерең кыска синең... ХарактеристикаШагыйрьнең яшьлеккә, гашыйк булуга мөнәсәбәтен күрсәтә Кайчак шулай бер- бер иптәшләрдә... ХикәяләүӘңгәмә аша шагыйрьнең баш геройга, аның тормышына мөнәсәбәтен сурәтли Сандугач таңнар... ПейзажТабигать күренешләре аша Зөбәйдәнең мәхәббәт хисләрен һәм ялгыш адымын чагылдыра

ЦитаталарКомпонентларКомпонентлар нәрсәгә хезмәт итәләр Ай да ялгыз, Безнең Зөбәйдә дә... ЧагыштыруАвтор ялгыз ай образы аша Зөбәйдәнең мәхмүтне көтүен сурәтли Урам буйлап җил бер ис(е)рек белән... ХикәяләүАвтор җилнең ачуы аша Зөбәйдәнең эчке хис- кичерешләрен күрсәтә -Тукта, елау таушы килә... ХарактеристикаШагыйрь Ана образына дан җырлый Елап утыра песи малае... ХикәяләүШагыйрь песи малае образы аша ятимлек проблемасын күтәрә Ничек ачылып, берәү әкрен генә... ХикәяләүАвтор Мәхмүтнең яхшы якка үзгәрүен күрсәтә

ЦитаталарКомпонентларКомпонентлар нәрсәгә хезмәт итәләр «Ә ай күктә һаман сүгенеп йөри... » пейзажШагыйрь төрле проблемаларга карамастан тормышның җайлануын, дәвам итүен искәртә

Поэма күңелдә тирән эз калдыра. Реалистик образлар яшьлек һәм мәхәббәт турындагы күтәренке романтик юллар белән үрелеп биреләләр. Такташ, образларны сурәтләү, гомуми кичерешләрне, яшәү шартларын бирү өчен, табигать күренешләреннән, пейзаждан еш файдалана. «Мәхәббәт тәүбәсендә алар күбрәк контраст, параллель, чагыштырма итеп, янәшә кую төсендә алыналар. Шагыйрь үзенең әсәрендә яшьләрне шәхси тормышта да, эштә дә нык булырга өндәде.

Мәхәббәт тәүбәсе тезмә формада бирелгән, вакыйгалы, лирик кичерешле әсәр, шуңа күрә ул поэма дип атала. Өй эше: Мәхәббәт тәүбәсе шигыреннән бер өзек өйрәнеп килергә.