Исемең Борынгылар исем куша белгән Гомер юлын юрап балага. Изге теләк алдан йөргәнгәме, Килеп торган чама чамага. Без Тукайлы халык Б ез Т укайлы х алык,

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Исемең Борынгылар исем куша белгән Гомер юлын юрап балага. Изге теләк алдан йөргәнгәме, Килеп торган чама чамага. Без Тукайлы халык Б ез Т укайлы х алык,
Advertisements

Транксрипт:

Исемең Борынгылар исем куша белгән Гомер юлын юрап балага. Изге теләк алдан йөргәнгәме, Килеп торган чама чамага. Без Тукайлы халык Б ез Т укайлы х алык, без Т укайлы ! Г ел ш улай д ип й өрдек о лаеп, Ш игырьләрен я ттан б елмәгәнгә Й өрү т иеш, ю кса, о ялып. Яшәү кирәк Кем аңлаган бу дөньяда яшәү серен! Кичә генэ мең кояшлы зәңгэр күген Каплап ала иртәгәсен кайгы-сөрем. Шул чагында кемнәрең бар, Кемгә сыя эчендәге соңгы серең?

Узем китсәм шигырь, җырлар калыр Йөрәк җылым белән төрелгән. Бу җиһанда бер кем мәңге түгел, Гомер безгә бик аз бирелгән.

Татар телем яшәр Туган телен белмәү-наданлык. Үз телен белмәгән кеше-кыргый кеше. К.Г.Паустовский. Кайда торсам,кая барсам да мин, Сөйләшәмен татар телендә. Горурланып татар булуыма, Сөенеп яшим туган илемдә. Нинди матур минем туган телем, Туган илем кебек кадерле. Тик ул гына саклый һәм яңарта, Тарихлардан килгән хәтерне. Бик тырышсалар да бетерергә, Телем яшәр,шуны аңлыймын. Кадерледән - кадерле телемә, Киләчәктә уңыш даулыймын. Туендыручыбыз – игенче Күңел төшеп,эчем пошкан чакта, Бер ялгызым чыгам кырларга. Күкрәп үскән иген диңгезенә, Башакларның шавын тыңларга. Рәхмәтем мул сиңа,хөрмәтем зур Туендыручыбыз- игенче! Һәр көз саен туган илебезгә Байлык,муллык алып килүче. Яңгырга сусау Мендем дә мин Баулы тавына, Итәгенә бастым болытның. Ястык-ястык ап-ак болытларны Тартып төшерергә кызыктым. Кайчак алар туктап ял итәләр, Юлларымы әллә бүленгән? Әйтерсең лә тауның түбәсенә Ап-ак карлар юып эленгән.

Җырлап узды гомер Каләм алам кулыма Өзелеп сагынганда, сулганда, Сагыш белән эчем тулганда, Урын табалмасам кайгымнан, Юксынулар чыкса ярыннан, Зар-интизар булып,хатлар көтеп, Хәбәр алалмасам ярымнан, Сагынуларны мин шигырьгә салам, Ирексездән кулыма каләм алам. Туган телем Җырларымны көйлим туган телдә, Серләремне сөйлим шул телдә. Сөюемне барлыйм шушы телдә, Нәфрәтемне чарлыйм шул телдә. Чишмә җыры Көмеш кебек сулар ага, Җем-җем итеп ай нурында, Сихри төннең гүзәллеге, Сандугачның җырларында

Баулы – мәхәббәт чишмәсе Их,Баулы – туган як, Җырга-моңга тулган як. Сөйик Баулы уңганнарын, Рәхәтләнеп сөяр чак. Баулы таулары бик биек, Йөгереп меник әле, Калабызның матурлыгын Биектән күрик әле. Өзелмәсен сиңа юлларым Туган ягым-мәңге шиңмәс гөлем, Алларыңа башым иямен. Өметләрем,сагынуларым аша, Еллар аша сиңа киләмен. Синдә яшьлек гөлем чәчәк атты, Синдә сүттем гөлем йомгагын Язмыш җиле синнән аерса да, Өзелмәсен сиңа юлларым

Төбәгем ямьле – исемеБаулы Баулым - туган оям, Син миңа изге сыман. Туган якның матурлыгын Күрсәткән көзге сыман. Кыенлыклардан саклап калган Минем изге төбәгем Ышанычым, терәгем син, И, ямьле төбәгем Баулым – Иксез-чиксез кырларым; Өр яңадан җырланасы Матур-матур җырларым.