Тойгелде урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Шәйхетдинова Алиянең «Татар халык музыка уен кораллары» темасы буенча проект эше.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Тойгелде урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Шәйхетдинова Алиянең «Татар халык музыка уен кораллары» темасы буенча проект эше.
Advertisements

Транксрипт:

Тойгелде урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Шәйхетдинова Алиянең «Татар халык музыка уен кораллары» темасы буенча проект эше

Татар халык музыка уен кораллары

Тальян гармун Авылга кайткач, бабаңның гармунда уйнап караган чаклары булгандыр. Аның тулы исеме – ТАЛЬЯН ГАРМУН. Уң ягында – озынча төймә, ә сул ягында бас аккордларын чыгара торган өч, өстәрәк нәзек кенә тавышлы бер төймә бар. Кайчандыр бу гармунсыз бернинди бәйрәм дә узмаган. Ә тальян гармунда уйнаучы кеше гел хөрмәткә лаек, аның урыны түрдә булган.

Гармун (Рөстәм Кутуйдан) Кичә иске гармун таптым Үзебезнең чормадан. «Тимә аңа, - диде әби, - Әй, кулың тик тормаган! Күрәсеңме, картайган ул, Тавышы да карлыккан! Ничек шәп биетә иде – Сора бөтен халыктан... Бабаңны көтте сугыштан… Бир гармунны, бир, улым. Син бүтәне белән уйна – Менә синең гармуның». Разил Вәлиев

Курай Сиңа таныш тагын бер музыка уен коралы – КУРАЙ. Ул киптерелгән камыш ботагы яки агачтан ясалган. Хәзерге курайларның күбесе металлардан эшләнә. Әлеге уен коралы озынча, өске ягында дүрт, ә астында бер тишеге бар. Тишекләрне бер-бер артлы каплап өргәндә, матур көй чыга Сиңа таныш тагын бер музыка уен коралы – КУРАЙ. Ул киптерелгән камыш ботагы яки агачтан ясалган. Хәзерге курайларның күбесе металлардан эшләнә. Әлеге уен коралы озынча, өске ягында дүрт, ә астында бер тишеге бар. Тишекләрне бер-бер артлы каплап өргәндә, матур көй чыга

Онытмаган икән курай... Әби аны сандыгыннан алып бирде: - Бабаң китте, - курай тынды, күптән инде... - Бабаң китте, - курай тынды, күптән инде... Белә иде курай ул чак күп көйләрне: Зиләйлүкне, Туган телне, Тәфтиләүне. Бер кан ла сез, бер лә, балам, сезнең сулыш, Мә, җан өрче, терелтергә аны булыш!...Өрәм дә бит, курай белми... Оныткан шул, Тын алмыйча, уйнамыйча күп яткан шул. Әби көтә... Аңа карап күңлем тулды... Нәкъ шул чакта курайга да нидер булды – Моңайган да, юаткан да, сөйләшкән күк: Мин әйтәсе сүзләр белән ул дәшкән күк! Хәтерләде Зиләйлүкне, белде, белде Тәфтиләүне, онытмаган Туган телне! Әй сагынып, әй тансыклап көйли курай – Гүя, бабаң үзе кайтты, диде бугай... Шәүкәт Галиев

Думбра ДУМБРА зур скрипканы хәтерләтә. Ул – агачтан ясалган өч кыллы уен коралы. Думбрада берьюлы бар кылларга да сугып уйнаганнар, ә аннан чыккан көйгә кушылып төрле хикәятләр сөйләгәннәр. ДУМБРА зур скрипканы хәтерләтә. Ул – агачтан ясалган өч кыллы уен коралы. Думбрада берьюлы бар кылларга да сугып уйнаганнар, ә аннан чыккан көйгә кушылып төрле хикәятләр сөйләгәннәр.

Табышмаклар Алты – җиде генә булыр Тәнемдәге уемнар. Миннән башка үтми иде Аулак өйләр, уеннар. Курай Борынгы булсам да, мине Онытып бетермиләр. Милли гармуныбыз диеп, Сәхнәдән төшермиләр. Тальян Сиптерәләр, өздерәләр, Тарталар, сайраталар. Җырлатса да, елатса да, Үзен гел яраталар Гармунда уйнау Гармуннарның патшасы мин, Телләрем йөздән артык. Яшьләр кулында йөримен, Тиз генә килмәс картлык. Баян

Мандолина МАНДОЛИНА – овал яки ярым-овал формасында кыллы уен коралы. Мандолинада плектр (медиатор) ярдәмендә уйныйлар.

Гармун уйныйсы килә Тальян гармун моңнарын Минем тыңлыйсым килә. Ике бабам да уйный, Минем җырлыйсым килә. Бәйрәм булган көннәрдә Абыем сыздыра гармунда, Без кушылып җырлыйбыз Матур татар моңына.

Кубыз Дуга формасындагы тагын бер кызыклы музыка уен коралы – КУБЫЗ. Дуганың очлары нечкәрә бара, ә бер ягында кечкенә генә теле дә бар. Кубызны иренгә якын китереп, сулыш, тел һәм бармаклар ярдәмендә моңлы салмак көй чыгарганнар Дуга формасындагы тагын бер кызыклы музыка уен коралы – КУБЫЗ. Дуганың очлары нечкәрә бара, ә бер ягында кечкенә генә теле дә бар. Кубызны иренгә якын китереп, сулыш, тел һәм бармаклар ярдәмендә моңлы салмак көй чыгарганнар

Ә хәзер физкультминутка! Башны уңга борабыз, Башны сулга борабыз. Тешне-тешкә бәреп алгач, Бераз тып-тын торабыз. Иңсәне сикертәбез, Кулларны селкетәбез. Бармакларны селкеп алгач, Бераз тагын ял итәбез. Аяк болгап алабыз, Чүгеп-чүгеп карыйбыз. Аякларны кушабыз да, Өр-яңадан башлыйбыз.

Сорнай СОРНАЙ – мөгездән ясалган туй быргысы, өрмә уен коралы. Элек туйлар әлеге уен коралыннан башка узмаган