Шигырьдә - рәссам, Рәсемдә - шагыйрь. Гакыйль Сәгыйров – гаҗәеп шәхес. Тормыш аны тешенә каләм кыстырып шигырьләр язу, рәсем ясау язмышына дучар иткән.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Транксрипт:

Шигырьдә - рәссам, Рәсемдә - шагыйрь

Гакыйль Сәгыйров – гаҗәеп шәхес. Тормыш аны тешенә каләм кыстырып шигырьләр язу, рәсем ясау язмышына дучар иткән. Укучы күрер: андый шигырьләр, андый рәсемнәр куллы кешеләрдән дә чыгып бетми кайчак...

И, Ходаем, чиксез канәгать мин – Шундый сизгер күңел биргәнсең; Һәркайсының хәлен аңлый беләм, Һәркайсының җанын санлый беләм, Багланыш күп минем дөнья белән, Шул яшәтә мине, күрәмсең...

"Шигырь безгә бик ошады. Ләкин аның бер кимчелеге бар иде, автор, нишләптер, шигырен акка күчереп тормыйча, каралама хәлендә җибәргән. Шигырен журналга тәкъдим иттек, ә үзенә, шелтәләп, хат язып салдык. Ул егет шул ук вакытта рәсемнәрен дә җибәрде. Алар гаҗәп матур эшләнгәннәр иде, – дип искә алган Илдар Юзеев үзенең 1961 нче елда Ялкын журналында эшләгән елларын.

Әнкәйгә Һәр кешенең җаны булган кебек, Һәр кешенең була анасы. Нинди генә тормыш кичермәсен, Йөрәгендә газиз баласы. Әнкәй, әнкәй, синең күңел җылың Дәва булды һәрбер зарыма. Минем өчен күргән кайгыларың Дәрьяларның сыймас ярына. Бу йөзкәең күпме еллар буе Шатлык нуры күрми интеккән, Мин бәхетсез иттем, әнкәй, сине, Кичерерсең микән, юк микән. Мин үтенәм синнән – кичер мине, Хыялыңа хыянәт итмәдем, Канатларым көйде – үталмадым Язмыш куйган утлы чикләрне. Бик яшисем килә җаным-тәнем Белән тоеп заман сулышын. Әй, сокланыр идең очышыма, Шатландырыр иде уңышым. Ә мин ятам – яраланган бөркет, Яшәвемнән хәтта оялам. Була кайчак, яшен кебек ярсып Атылырга телим кыядан.

Күл буенда имән белән каен Туктаганнар икәү парлашып, - Ике гашыйк мәхәббәттән исереп, Йөриләрме әллә адашып?... Ышана алмам, ахры: Агачларда Мәхәббәт юк бит ул, дигәнгә, Назлы каен, гүя якын күреп, Бөдрә башын куйган имәнгә...

Кыш килгән Өйләрдә ут сүнеп, Урамнар тын калгач, Кыш килгән авылга Кешеләр йоклагач. Ак мыек үстергән Кап-кара читәннәр, Ә таныш сукмаклар Югалып беткәннәр. Юллар да югалган, Сулар да югалган, Тирән күл гүяки Гомердә булмаган. Дулкыннар уйнамый, Бер тамчы су да юк, Ак ярда утыра Тал гына тырпаеп. Җир өстен тип-тигез Ак җәймә каплаган, Кем булыр беренче Эз салып атлаган?

Әтием дип... Әтиегезнең исеме ничек?...Ул эндәшмәде. Әти, әти – нинди матур исем, Кемгә әйтим өзелеп,әти, дип? Кемгә генә дәшеп карасам да, Йөрәк хисем бетми әйтелеп. Иптәшләрем килеп әтисенең Күкрәгенә башын куйганда, Кем гаепле, минем, әтием, дип Эндәшәсем килеп торганга... Әтием юк минем... исемен дә Алып киткән җилләр еракка... Әти, әти – нинди якын кешем! – Урының буш минем йөрәктә. Тормыш юлым арта барган саен, Юксынуым арта, күрәсең. Тормышымда маяк булыр кешем, Килсә дә бик сине күрәсем, Нәрсә көтим әле тумас борын Баласыннан качкан атадан?.. Белсәм дә мин синең исемеңне Исемемә кушып атамам. Күңелем боек, үз баласы итеп Каршы алса да һәрбер бусага. Булсын иде минем үз әтием, Булсын иде... Үлгән булса да.

Гакыйльнең тәрәзәсеннән карга оялары белән чуарланган топольләр күренеп тора. Гакыйль аларны менә ничек күрә: * * * Аяз иртәләрдә, Бәпкә казлар сыман, Топольләрем очыра мамыгын. Таң нурлары сызылып кабынганчы Мин аларны кабат сагындым. Топольләрем, уйчан топольләрем – Кошларымның яшел бишеге, Топольләрем җирне ямьләндереп Мәңге аумый яшәр шикелле...

Яңгыр Татлы хыялларга чумып, Йөргәндә онытылып, Бәрелде биткә тамчылар Тоташ бер дулкын булып. Күмеп зәңгәрсу яктыга, Шом салып йөрәгемә, Яшен айкады кылычын Тирәк өстендә генә. Ут уйнады күкне иңләп, Күкрәде дөбер-дөбер. Мондый мәхшәр уртасында Калган юк иде гомер

Иртәгә мин, бәлки... Усал җилләр соңгы яфрагын Тарткалыйлар ялгыз каенның. Шул каендай басып торам менә Уртасында дәһшәт-кайгының. Ярдәм кирәк миңа бүгенгә, Ышаныгыз әйткән сүземә. Иртәгәме? Нигә - иртәгә? Иртәгә мин, бәлки, үзем дә...

И, Ходаем, ярдәмең кыл, Рәхмәтеңнән ташлама; Нишләр идең бу дөньяда Һәрбер сүзне язар өчен Ялына калсаң башкага.