Эшне башкарды: Тукай районы Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Якупова Гөлсинә Зәки кызы.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Эшне башкарды: Тукай районы Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Якупова Гөлсинә Зәки кызы.
Advertisements

Газиз телем гасыр диңгезләрен Кичә - кичә килгән ерактан (реферат) Арча районы Иске Чүриле урта гомумбелем мәктәбе Эшне башкарды: 8 нче сыйныф укучысы.
Транксрипт:

Эшне башкарды: Тукай районы Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Якупова Гөлсинә Зәки кызы.

1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә. Сугыш еллары

Шагыйрь сугышка кадәр үк дөньяның сәяси картасында туган үзгәрешләрне үткер күзләре белән күзәтеп килде, фашизмның баш калкытуын күреп, хәвефләнүле шигырьләрен язды. Фашизм белән көрәшкә, батырлыкка ул рухи яктан алдан ук әзерләнеп, идея ягыннан чыныгу алып килде. Шуңа күрә сугыш башлану белән үзен солдат итеп хис итте, үзен дә, иҗатын да фашизм белән көрәшкә багышлады. Әйдә, җырым! шигырендә ул сугыш башлангач туган рухи халәтен түбәндәгечә билгеләде: Вакыт җитте... Хәзер ярты юлда Куеп торып тыныч эшемне, Багышларга Ватан сугышына Үземне һәм каләм көчемне.

Сугышның беренче айларында язылган шигырьләрендә фикер һәм хис турыдан-туры ачыктан-ачык өндәү һәм чакыру рәвешендә, публицистик кайнарлык белән ачыла. Ул халыкны изге көрәшкә чакыра, бөтен көчне дошманны җиңү өчен тупларга өнди. Шагыйрь котырган этнең безнең корыч сафка таш маңгаен бәреп ярачагына нык ышана.

1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә.

1942 елның июненнән Җәлилнең маҗаралы героик тормышы башлана. Шагыйрь үзенең тоткынлыктагы тормышын әкияттәге серле йомгак белән чагыштыра: Әкияттәге серле йомгак булып Җырым калды сүтелеп юлымда, Сез табарсыз килеп шушы эздән Мине соңгы йөрәк җырымда.

Муса Җәлил иҗатының сәнгатьчә байлыгы – шагыйрь характерының ныклыгында һәм рухи байлыгында. Ул шигырьләрдә шагыйрьнең корыч кебек нык характеры, гаҗәеп кешелекле бай рухи дөньясы ачыла. Җәлил Кошчыкшигырендә (1942) фашистлар кулына тоткын булып эләккән, аяк- куллары чәнечкеле чыбык белән бәйләнгән, әмма рухы богауланмаган шагыйрь образын сурәтләде.

Төрмәнең караңгы, тар, таш бүлмәсендә бөтен Җир шарын йөрәгенә сыйдырган нечкә күңелле, кешелекле шагыйрь яши. Үзенең үләсен белеп, дөньяның олылыгын тоеп, киләчәкнең үзе көткәнчә булачагына омтылып яши. Яши генә түгел, көрәшә: шигъри сүзе белән, фәлсәфәсе, мәхәббәте белән... Ватанга мәхәббәт һәм сөйгәненә мәхәббәт аның йөрәгендә бергә яши: Илдән киттем ил һәм синең өчен, Автоматым асып аркама. Илемне һәм сине алыштыргач, Җирдә миңа тагын ни кала?! Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, Муса инде үлгән, - дисәләр, Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.

Моабит дәфтәрләре – Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Сугышка кадәрге иҗатында ирешелгән казанышлар биредә тагын да үстерелде, баетылды. Шагыйрьнең сугыш эчендә кеше, солдат һәм әдип буларак олы сынау үтүе, зур фаҗига кичерүе, искиткеч шартларда да рухи көрәш алып баруы аның сәнгатьчә осталыгын да үткенәйтте, шигъри хисләрне дә яңа биеклеккә күтәрде.

Җәлил шигырьләре халкыбызның рухи дөньясына яңа байлыклар өстәде, әдәбиятыбыз мирасына кыйммәтле хәзинә булып керде һәм шагыйрьгә үлемсезлек алып килде. Татар әдәбиятына шундый олы байлык биргән шагыйрь 1957 елда Ленин премиясе белән бүләкләнде.

Муса Җәлил халкыбызның бөек улы булып танылды. Аның исеме белән шәһәр һәм колхозлар, теплоход һәм аерым коллективлар атала. Сыны һәйкәлләрдә гәүдәләнә, батырлыгы җырларда җырлана. Җәлил хәзер үзе әдәби геройга – поэма, кино, драма, роман, операларның героена әверелде. Н.Исәнбәт, Р.Ишморат, Т.Миңнуллин, И.Юзеев, Д.Вәлиев аңа багышлап пьесалар, ә Ш.Маннур, Г.Әпсәләмов романнар яздылар. Татар язучылары гына түгел, рус, казакъ, калмык шагыйрьләре дә Җәлил турында поэмалар иҗат итте. Немец язучысы Эрих Мюллер пьеса һәм телевидение өчен сценарий язды, ул Германиядә күрсәтелде. Н.Җиһановның Җәлил операсы (Ә.Фәйзи либреттосы) Мәскәүнең Зур театрында да, Чехословакиядә дә уңыш белән барды. Ленфильм студиясе Моабит дәфтәре исемле кино чыгарды. Муса Җәлил музейлары да күп нәрсә турында сөйли.

Муса Җәлил музее Муса Җәлил музее Муса Җәлил музее ике янәшә квартирны биләп тора. Беренче квартирда мемориаль музей, икенче квартирда күргәзмәләр залы һәм әдәбият салоны урнаштырылган. Музей фонды составында: М.Җәлил тормышы һәм иҗат юлына багышланган басмалар, М.Җәлилнең басма әсәрләре.

Үзенең халыкчан иҗаты, үлемсез шигырьләре белән Муса Җәлил халкыбызның рухи тормышында бүген дә актив катнаша. Шагыйрьнең үз сүзләре белән әйтсәк: Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас Ялкынлы җыр тулы күңелне, Үлем диеп әйтеп буламы соң, Җиңеп үлгән мондый үлемне? (Ышанма, 1943). Бүгенге көрәштә Муса Җәлил дә үзенең шигырьләре белән бер сафта атлый. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.

Җәлил – шигырьләрдә, сәхнә әсәрләрендә, картиналарда... Шагыйрь сурәтеннән ниндидер тылсымлы балкыш бөркелә сыман. Бу балкыш безне һәрчак үзенә дәшә. Намуслы яшәргә, бернинди кыенлыклар алдында сынатмаска чакыра.

Аның исеме дөньда яшәүче һәр халыкка билгеле. Аның исеме белән урамнар (Мәскәүдә, Чаллыда), бистәләр (Җәлил поселогы), шәһәрләр аталган. Галәмдәге бер кече планетага, Антарктидадагы иң биек кыяларның берсенә Муса Җәлил исеме бирелгән.

Дөнья халыклары аның һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы каршында баш ия, үлемсез шигырьләрен үзенеке итеп күңеленә ала. Шагыйрь сурәтеннән ниндидер тылсымлы балкыш бөркелә сыман. Бу балкыш безне һәрчак үзенә дәшә.Намуслы яшәргә, бернинди кыенлыклар алдында сынатмаска чакыра. Муса Җәлил эзләре буйлап эзләгәндә мин шуңа ышандым. Татар халкының шундый бөек кешеләре булуы һәм шул халыкның мин дә бер вәкиле булуым белән бик тә горурланам. Бүгенге көндә минем милләтем - Муса Җәлиле булган бөек милләт ул. Ул безнең горурлыгыбыз, мактанычыбыз, кешелек дәрәҗәбез. Муса Җәлил урамы, Муса Җәлил музее.. Шагыйрь иҗаты, шөкер, мәңгеләштерелгән. Бу шулай булырга тиеш тә. Без, хәзерге буын кешеләре, Туган илебезне Җәлил кебек яратырга һәм аңа тугрылыклы булырга тиешбез!