Квадратик функция бүлеген йомгаклау. Мәсьәләләр чишү 9 нчы сыйныф Төзеде: II квалификацион категорияле математика укытучысы Ибрагимова Эльвира Адхамовна.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Квадратик функция бүлеген йомгаклау. Мәсьәләләр чишү 9 нчы сыйныф Төзеде: II квалификацион категорияле математика укытучысы Ибрагимова Эльвира Адхамовна.
Advertisements

Транксрипт:

Квадратик функция бүлеген йомгаклау. Мәсьәләләр чишү 9 нчы сыйныф Төзеде: II квалификацион категорияле математика укытучысы Ибрагимова Эльвира Адхамовна Янил 2009 ел

Максат: 1.Квадратик функция бүлеген йомгаклау, белемнәрне системалаштыру. 2. Яңа формада йомгаклау аттестациясенә әзерләнү. 3. Игътибарлылык, төгәллек тәрбияләү

Функцияләр һәм аларның үзлекләрен кабатлау.

1.Функциягә билгеләмә бирегез. х үзгәрешлесенең һәр кыйммәтенә у үзгәрешлесенең бердәнбер кыйммәте тиңдәш булган х үзгәрешлесеннән у үзгәрешлесенең бәйлелеген функция дип атыйлар.

2.Функциянең билгеләнү өлкәсе һәм кыйммәтләре өлкәсе дип нәрсә атала? Бәйсез үзгәрешленең барлык кыйммәтләре функциянең билгеләнү өлкәсе дип атала. Бәйле үзгәрешле алган барлык кыйммәтләр функциянең кыйммәтләре өлкәсен төзиләр.

3.Функциянең графигы дип нәрсә атала? Абсциссалары- аргументның кыйммәтләренә, ә ординаталары функциянең тиңдәш кыйммәтләренә тигез булган координаталар яссылыгының барлык нокталары күплеге функциянең графигы дип атала.

4. Үсә һәм кими баручы функциягә билгеләмә бирегез. Ниндидер аралыкта аргументның зуррак кыйммәтенә функциянең зуррак кыйммәте тиңдәш булса, функция әлеге аралыкта үсә баручы дип атала. Ниндидер аралыкта аргументның зуррак кыйммәтенә функциянең кечерәк кыйммәте тиңдәш булса, функция әлеге аралыкта кими баручы дип атала.

5.Функциянең нульләре дип нәрсә атала? Функцияне нульгә әйләндерә торган аргумент кыйммәтләре функциянең нульләре дип атала.

Функциянең графигы ярдәмендә функциянең нульләрен, функция тискәре кыйммәтләр алган аралыклар, кимегән аралыкларын күрсәтегез.

Җавап: Нульләре -8; -3; 4; 8. у<0 (-10; -8] U [-3;4] U [8; 10). Функция кимегән аралыклар [-5;0]U[6; 10]

1.Рәсемдә билгеләнү өлкәсе [-4; 5] аралыгы булган у= f(х)функциясе бирелгән.Расламалар арасыннан дөрес булмаганын сайлап алыгыз. а) [ -3;3] аралыгында функция кими б) Функциянең кечерәк кыйммәте –3 кә тигез. в) f (4) =0 г) f(1)< f (-1)

2. Рәсемдә юлчының хәрәкәт итү графигы сурәтләнгән. Горизонталь күчәрдә юлчының хәрәкәт итү вакыты (сәгатьләрдә), вертикаль күчәрдә - ераклык (километрларда). Расламаларның кайсы дөрес түгел? а) юлчы 20 км юл үткән б) юлчының хәрәкәт итүдә иң зур тизлеге беренче ике сәгатьтә в) 4 һәм 6 сәгать арасында юлчы ял итә. г) Юлчының иң зур хәрәкәт итү тизлеге соңгы ике сәгатьтә

3.Квадрат функциянең графигына карап формуласын ачыклагыз. а) у=х б) у= (х-2) 2 в) у=(х+2) 2 г) у=х 2 – 2

4. Рәсемдә кайсы функциянең графигы күрсәтелгән? а) у= -х б) у= х 2 – 2 в) у= х 2 – 4 г) у= -х 2 + 4

5.Формула белән бирелгән һәр функция өчен аңа тиңдәш графикны күрсәтегез. 1) у= 3х + 2 2) у= -х + 1 3) у= ( х – 1) 2 4) у= -х 2 + 2х + 3

6. Һәр квадратик функциягә тиңдәш булган графикны күрсәтегез. 1) у= х ) у= -х ) у=(х – 2) 2 4) у= - (х – 2) 2

Функцияләрнең графиклары кисешү нокталарының координаталарын ачыклагыз. 1.y=3x 2 +7 һәм y=2x y=5x 2 +x-3 һәм y=4x 2 +x+1

Җаваплар: 1. б 2. г 3. в 4. в 5. 1-г ; 2-а ; 3-б ; 4-в 6. 1-г ; 2-в ; 3-а ; 4-б

Квадрат өчбуын темасын кабатлау.

1.Квадрат өчбуынга билгеләмә бирегез. аx 2 +bx+c рәвешендәге күпбуын квадрат өчбуын дип атала, монда x – үзгәрешле, а, b, c саннар, а0.

2.Квадрат өчбуынның ничә тамыры булырга мөмкин? D>0 булса, ике тамыры бар. D=0 булса, бер тамыры бар. D<0 булса, тамыры юк.

3. Тамырлары булган квадрат өчбуынның тапкырлаучыларга таркату турында теореманы әйтегез. Әгәр x 1 һәм x 2 саннары ax 2 +bx+c квадрат өчбуынның тамырлары булса, ax 2 +bx+c=a(x-x 1 )(x-x 2 ) була.

5x 2 +2x-3 квадрат өчбуынын тапкырлаучыларга таркатыгыз

Вакланманы кыскартыгыз. 11a-2a a 2

Бер үзгәрешлеле тигезсезлекләр.

Бер үзгәрешлеле икенче дәрәҗә тигезсезлекләргә билгеләмә бирегез. аx 2 +bx+c>0 һәм аx 2 +bx+c <0 (биредә x үзгәрешле һәм a, b, c ниндидер саннар, a0) рәвешендәге тигезсезлекләрне бер үзгәрешлеле икенче дәрәҗә тигезсезлекләр дип атыйлар.

1.Рәсемдә y=x 2 +2x-15 функциясенең графигы сурәтләнгән. Графиктан файдаланып x 2 +2x-15>0 тигезсезлеген чишегез.

2.Рәсемдә y= -x 2 +5x-4 функциясенең графигы сурәтләнгән. Графиктан файдаланып -x 2 +5x-4>0 тигезсезлеген чишегез.

3.Кайсы рәсемдә x тигезсезлегенең чишелешләр күплеге сурәтләнгән.

Җаваплар: 1. Х < Х<

Тигезсезлекне чишегез. 1)x 2 +6x+9>0 2) 4x 2 +4x+10

Өйгә эш: 183(а,б) 189(б,в)