Заманча дәресләр. Төп максат– укучы шәхесенең интеллектуаль, рухи, физик үсеше, аның кызыксынуын формалаштыру.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Заманча дәресләр. Төп максат– укучы шәхесенең интеллектуаль, рухи, физик үсеше, аның кызыксынуын формалаштыру.
Advertisements

Дәреснең темасы:Казандагы иң яхшы мәктәпләрнең берсе. 10 нчы сыйныф ( рус төркеме)
Транксрипт:

заманча дәресләр

Төп максат– укучы шәхесенең интеллектуаль, рухи, физик үсеше, аның кызыксынуын формалаштыру.

эчтәлек – теманың тормыш белән бәйлелеге, дөньяны танып­белүгә әһәмиятле булуы.

Белем бирүгә этәргеч көчләр иҗат итү, үз үсешеңне күрү, белемне арттырырга омтылу, үз­үзеңә ышаныч, гамь уянуы.

Эш ысуллары – бергәләп эзләнү, төркемләп эшләү, эвристик әңгәмә, дәрес­диспут, укытучы һәм укучы ара­ сында эшлекле мөнәсәбәт

Дәресне оештыру– сорауларга җавап эзләү, тормыш белән бәйле иҗади кү­ негүләр эшләү, шәхси, төркемле, парлы эш оештыру

Укытучы – ярдәмче, дус, киңәшче, юнәлеш бирүче. Аның төп бурычы – укучы­ ларны уку мәсьәләләрен хәл итү процессы­ на дөрес җәлеп итү, кызыксындыра белү

Төп нәтиҗә– укучының белемен яңа ситуациядә мөстәкыйль куллануы, хата­ ларын күрүе, үз­үзен бәяли белүе

Яңа таләпләр буенча: –укытучы дәрескә максат куйганда, бу дәрестә укучы ирешәчәк нәтиҗәне күз алдында тота (дәрескә бер максат куела, калганнар бурычларга чыгарыла) дәреснең бурычлары фигыльләр аша күрсәтелә (аңлатырга, өйрәнергә, карарга, йомгакларга, белергә, ча- гыштырырга, ныгытырга, күзаллауны киңәйтергә, фикер алышырга һ.б.)

дәрес укучының үсешен тәэмин итүне күздә тота (укучы дәрестән чыкканда: Мин нәрсә белә идем? Бүген нәрсә белдем? Алар арасында нинди бәйләнеш булды?– дип, үзе­нең үсешен ачыклап чыгарга сәләтле була);

укучылар эшчәнлегенең нәтиҗәле­ леген арттыру максатыннан, укытучы проблемалы, эзләнүле ситуацияләр аша укучыга үсеш өчен шартлар тудыра; – укучылар эзләнү, проблеманы чишү, адымлы гамәлләр аша мөстәкыйль нәтиҗәләр ясарга өйрәнә

дәрестәукучы уку процессының үзәгендә була, укытучыдәрес темасы буенча укучыларны дөрес юнәлештә алып бара, күрсәтмәләр генә бирә; укучы әзер җавап белән эш итми, ә иҗат итә, иҗади хезмәттәшлек итә; һәр эшчәнлек укучының яшь үзен­ чәлегенә һәм уку материалын үзләштерү мөмкинлегеннән, классның профилен­ нән чыгып оештырыла.

Яңа тема өйрәтү дәресенең якынча структурасы 1. Тема, максат, бурычлар билгеләү. 2. Оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек). 3. Белемне актуальләштерү. 4. Проблемалы ситуация булдыру.Уку мәсьәләсен кую. 5. Яңа тема өйрәнү. 6. Ныгыту. 7. Үзлектән (мөстәкыйль) эш. 8. Рефлексия (дәрес нәтиҗәсе)

Белем һәм күнекмәләрне комплекс лы куллану дәресенең (ныгыту дәресе) якынча структурасы 1. Оештыру этабы. 2. Өй эшен тикшерү. 3.Укучыларның терәк белемнәрен яңа­ дан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Бе­ лемнәрне актуальләштерү. 3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотив­ лаштыру. 4. Беренчел ныгыту: – таныш ситуациядә (типлаштырылган); – үзгәртелгән ситуациядә (конструктив). 5. Белемнәрне яңа ситуациядә иҗа­ ди куллану һәм эзләп табу (проблемалы биремнәр). 6. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү 7. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Белем һәм күнекмәләрне акту-альләштерү дәресенең (кабатлау дәре-се) якынча структурасы 1. Оештыру этабы. 2. Өй эшен тикшерү. Куелган бу­ рычларны иҗади чишү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләрне яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. 3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру. 4. Белемнәрне актуальләштерү: – контроль дәрескә әзерлек максатыннан; – яңа теманы өйрәнүгә әзерлек максатыннан.

5. Белем һәм осталыкларны яңа си­ туациядә куллану. 6. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Урын алган хаталар буенча фи­ кер алышу һәм төзәтмәләр кертү. 8. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү. 9. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Белем һәм осталыкларны систе-малаштыру дәресенең якынча структурасы 1.Оештыру этабы. 2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру. 3. Белемнәрне актуальләштерү. 4. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру: – укучыларны гомумиләштерелгән эшчәнлеккә әзерләү; – тиешле дәрәҗәдә яңадан үзләштерү (үзгәртелгән сораулар белән). 5. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану. 6. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикерләшү һәм аларны төзәтү. 7. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау). Эшчәнлеккә нәтиҗә бирү, өйрәнелгән материалны анализлау.

Белем һәм осталыкларны тикшерү дәресенең якынча структурасы 1.Оештыру этабы. 2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотив­ лаштыру. 3. Белем, осталык һәм күнекмәләрне тикшерү (биремнәр күләме һәм авырлык дәрәҗәсе буенча программага һәм һәр укучының белем дәрәҗәсенә туры килергә тиеш). Контроль (тикшерү) дәресләрнең формалары: – язмача контроль; – телдән һәм язмача контроль аралаштырып бирелгән булырга мөм­ кин. 4. Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау)

Белем, осталык һәм күнекмәләргә төзәтмәләр кертү дәресенең якынча структурасы 1. Оештыру этабы. 2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру. 3. Белем, осталык һәм күнекмәләрне диагностикалауның нәтиҗәләре. Укучыларның белем һәм күнекмәләрендәге хаталарны ачыклау, аларны төзәтү юлларын, белем һәм осталыкларын камилләштерү. Диагностика нәтиҗәләре буенча укытучы коллектив, төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү алымнарын планлаштыра. 4. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү. 5. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау)

Катнаш дәреснең якынча структурасы 1. Оештыру этабы. 2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру. 3. Белемнәрне актуальләштерү. 4. Яңа белемнәрне беренчел үзләш терү. 5. Яңа белемнәрне үзләштерүне беренчел тикшерү. 6. Беренчел ныгыту. 7. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтүләр кертү. 8. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча аңлатма бирү. 9. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).