Кар сулары шаулап, гөрләвекләр булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган вакытта, шаулап-гөрләп яз ае – апрель килгәндә безнең яраткан шагыйребез.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Тирә- юньне игътибар белән карыйк әле. Әнә кояш елмая, күк йөзендә болытлар йөзә, җирдә үсемлекләр үсә, биредә үк син хайваннарны да күрәсең. Болар барысы.
Advertisements

Кар сулары шаулап, гөрләвекләр булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган вакытта, шаулап-гөрләп яз ае – апрель килгәндә безнең яраткан шагыйребез.
Кар сулары шаулап, гөрләвекләр булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган вакытта, шаулап-гөрләп яз ае – апрель килгәндә безнең яраткан шагыйребез.
Транксрипт:

Кар сулары шаулап, гөрләвекләр булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган вакытта, шаулап-гөрләп яз ае – апрель килгәндә безнең яраткан шагыйребез – Г.Тукай туган. Кечкенәдән үк ул моңлы булып, шигырьләр, әкиятләр, халкыбызның җырларын тыңлап үскән. Үсә төшкәч үзе дә шигырьләр, әкиятләр язган. Аның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне сакларга өнди. Г.Тукайның балачагы бик авыр була. Аңа дүрт ай тулганда әтисе, ә инде дүрт яшь тулганда әнисе үлеп китә. Әнисе назын татырга да өлгермәгән сабый бала ниләр генә күрми: кулдан-кулга, авылдан-авылга күчеп үтәаның бала­чагы. Дөнья аңа бик күп авырлыклар, мәшәкатьләр бирсә дә, аның авылына, туган теленә хөрмәте һәм мәхәббәте зур булып кала. Шагыйрь вафат, ләкин аның шигырьләре үлемсез. Күп еллар үтсә дә, без аның шигырьләрен әле дә яратып укыйбыз, сөйлибез.

I тур. "Син - миңа, мин-сиңа" (Һәр команда каршы як командага Г.Тукай турында бишәр сорау бирә.)

IIтур. "Шигырьне таны!"

Шул вакытта мин кулыма китап алам. Аның изге сәхифәләрен актарам. Рәхәтләнеп китә шунда җаным, Шуннан гына дәртләремә дәрман табам;

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан: И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!

IIIтур. Син Тукайны беләсеңме? ТЕСТ.

1. Г.Тукайның туган елы? 1) ) ) 1886

2. Г.Тукайның туган авылы? 1) Кушлавыч 2) Өчиле 3) Кырлай

3. Г.Тукайның әти-әнисенең исемнәре? 1) Мәмдүдә - Гайнулла 2) Мәмдүдә - Мөхәммәтгариф 3) Бибинур - Хәбибрахман

4. Г.Тукайның автобиографик әсәренең исеме ничек? 1) " Исемдә калганнар" 2) "Хәтирәләр" 3) "Балачак"

5. Г.Тукайның кайсы шигыре гимн булып яңгырый? 1)"Туган авыл" 2)"Туган тел" 3) "Карлыгач"

6. Кайсы шигырь Г. Тукайныкы түгел? 1) Җир йокысы 2) "Мәктәптә" 3) "Кызыл ромашка".

7. Г. Тукайны кечкенә чагында кем дип атаганнар? 1) Апуш 2) Шүрәле 3) Шәкерт

8. Кырлай авылы белән кайсы кеше бәйле? 1) Мөхәммәтвәли 2) Сәгъди 3) Зиннәтулла

9. Г. Тукай беренче тапкыр кайсы авылда укырга бара? 1) Казанда 2) Өчиледә 3) Кырлайда

10. Г. Тукай пар ат белән кайсы шәһәргә китә? 1) Казанга 2) Җаекка 3) Мәскәүгә

IVтур. Бу рәсемнәр Г.Тукайның кайсы әсәренә туры килә?