6 нчы класста сыйныф сәгате. Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле Телдән журнал Кеше холкын күзәт, Үзеңнекен төзәт, – ( халык мәкале )

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
6 нчы класста татар теле д ә ресе Автор: Расулева Эльмира Раисовна, МБГУ Кадыбаш урта м ә кт ә бе.
Advertisements

Тәрбиядән яраладыр тәрбия. Тәрбия - ул дәвамлы процесс Алтыннан бәһале аҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Ризаэддин бине Фәхретдин.
6 нчы класста сыйныф сәгате. Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле Телдән журнал Кеше холкын күзәт, Үзеңнекен төзәт, – ( халык мәкале )
2010 ел. I БҮЛЕКМинем кадерлеләрем 1 бит II БҮЛЕК Безнең туганнар 3 бит III БҮЛЕК Бабам сугыш герое 5 бит IV БҮЛЕК Мәктәбем-белем учагым 6 бит V БҮЛЕК.
Азнакаевская специальная (коррекционная) школа VIII вида КНИГА ПАМЯТИ.
Транксрипт:

6 нчы класста сыйныф сәгате

Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле Телдән журнал Кеше холкын күзәт, Үзеңнекен төзәт, – ( халык мәкале )

Исәнмесез! 1-бит

Без беләбез, исәнләшү сүз башлап җибәрү өчен ачкыч та булып тора әле ул. Кайбер очракта исәнләшкән вакытта, башкалар белән сөйләшкән вакытта берничә төрле кеше халәтен күрергә мөмкин. Мәсәлән: 1. Үзе сөйли, үзе башын боргалый. 2. Сөйләшкәндә бармагы белән төртеп күрсәтә. 3. Сөйләшкәндә аякларын бер урында тота алмый. 4. Сөйләшкәндә пәлтә төймәсен боргалый. 5. Кеше сүзен бүлдерә дә, үзе сүз башлый. 6. Үзе сөйләшә, үзе көнбагыш ашый. Бу килешәме ?

«Шифалы сүзләр» 2-бит

Шифалы сүзләр: Рәхим итегез, Хәерле иртә, кич, көн, төн. Гафу итегез.Рәхмәт. Исәнмесез. Рөхсәт итегез.Мөмкинме? Сау булыгыз.Армый эшләгез. Хушыгыз. Юлларыгыз уң булсын, һ.б.

«Хикмәтле урындык» уены

Гигиена, сәламәтлек 3-бит

«Шәфкатьлелек, игелеклелек» 4-бит

1. Сумка тоткан, башындагы бүреген кыңгыр салган малай сагыз чәйни- чәйни юлдан бара. Янәшәдә генә ике авыр сумка тоткан әби атлый. Ә малай әбигә игътибар итми. Малай дөрес эшләдеме?

2. Бер укучы өстәл янында рәсем ясый. Шулчак әбисе: Бәбкәм, күзлегемне табарга булыш әле? – ди. Аптыратма әле, шундагынадыр – дип җавап кайтара бала. Бала дөрес эшлиме?

3. Автобуска бала күтәргән хатын керә, укучы моны күргәч тә тәрәзәгә борылып утыра. Сез укучы урынында булсагыз нишләр идегез?

4. Юлдан бер бабай атлый. Кулында биш төргәк була шуның берсе төшеп кала. Моны күргән малай: Бабай, бер төргәгең төшеп калды, –ди. Юк, син ялгышасың. Барлык төргәкләрем дә кулымда, – ди бабай. Малай кат-кат үзенекен әйткәч, бабай: И улым-улым, син математиканы яхшы үзләштергәнсең, әмма бер кагыйдәне белмисең икән, – ди. Укучылар, әйтегез әле, малай нинди кагыйдәне үзләштермәгән?

Соңгы сүз 5-бит

Әнисе үзенең улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә, армиягә барып кайта. Беркөнне ул кадакларга игътибар итә, әнисе янына килеп сорый: «Әни, нигә син, шулкадәр кадак кактың?» Әнисе: «Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен мин рәшәткәгә бер кадак кадаклап бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар? Менә ананың улы да олыгая, ул теге вакытта гел яхшылыклар эшләргә генә сүз биргән була, hәр эшләгән яхшылыгыннан соң рәшәткәдәге кадакларны ала бара. Кадаклар беткәч әнисенә, hәр эшләгән начарлыгын яхшылык белән каплавын әйтә. Ә әнисе болай ди: «Әйе, син, улым, бик күп яхшылыклар эшләдең, шулай итеп син начарлыкларыңны бетердең дә кебек. Тик кара син рәшәткәгә, никадәр кадак эзе. Аларның эзе калган бит, – ди.

Үсә барган саен, үзегездә әдәплелекнең кешене сөендерә торган өр яңа сыйфатларын булдыру өчен тырышыгыз. Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе күркәм гадәтле дип юкка әйтмәгәннәр. Шулай булганда гына, гадел, намуслы, инсафлы, рәхимле, бәхетле булырсыз.