Гаилә бәхете язгы ташу түгел, Үзе килми юллар ярмыйча. Аның өчен бергә, җиң сызганып, Көрәшергә кирәк армыйча.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Гаилә бәхете язгы ташу түгел, Үзе килми юллар ярмыйча. Аның өчен бергә, җиң сызганып, Көрәшергә кирәк армыйча.
Advertisements

Транксрипт:

Гаилә бәхете язгы ташу түгел, Үзе килми юллар ярмыйча. Аның өчен бергә, җиң сызганып, Көрәшергә кирәк армыйча.

Максат: Г.Кутуйның Тапшырылмаган хатлар һәм Һ.Такташның Мәхәббәт тәүбәсе әсәрләре буенча мәхәббәт дигән бөек хиснең кеше тормышындагы, гаилә төзүдәге урынын билгеләү; укучыларда җаваплылык хисе тәрбияләү, шәхси фикерләү сәләтен үстерү, әхлак тәрбиясе аша үзаңны камилләштерү.

1.Тапшырылмаган хатлар һәм Мәхәббәт тәүбәсе әсәрләренең укучыда кызыксыну уятуның сере нәрсәдә? 2.Әсәрләрнең эчтэлеген, идеясен билгеләудә аларның исеме ничек ярдәм итә? 3.Әсәрләрнең көче һәм кыйммәте нәрсәдә? 4.Искәндәр һәм Мәхмүткә чагыштырма характеристика бирергә. 5.Галия, Зөбәйдә образларында уңай һәм тискәре сыйфатлар.

6. Әсәрдә мәхәббәт проблемасы ничек сурәтләнгән? Мәхәббәт төшенчәсенә аңлатма биреп китик әле. Нәрсә ул саф мәхәббәт? Төп образларның мәхәббәткә мөнәсәбәтләре. 7.Әсәргә карата синең фикерең. Заман һәм бүгенге көндәге мәхәббәт. 8.Матур гаилә корып, бәхетле булу өчен нәрсә кирәк?

Саба районы буенча 2007 нче елда Өйләнешүчеләр саныАерылышучылар саны 271 гаилә68 гаилә Саба районы буенча 2008 нче елның 18 нче ноябренә кадәр Өйләнешүчеләр саныАерылышучылар саны 201 гаилә56 гаилә Байлар Сабасы бистәсе буенча 2008 нче елның 18 нче ноябренә кадәр Өйләнешүчеләр саныАерылышучылар саны 96 гаилә21 гаилә Байлар Сабасы бистәсе буенча 2007 нче елда Өйләнешүчеләр саныАерылышучылар саны 116 гаилә20 гаилә

Халык бит гаиләне, Ил терәге дия, Әти - әни хакы, Оҗмахка иңдерә! Коръәндә дә гаилә, Изге сүз санала, Шәфкатьле булыгыз. Кечегә, олыга.

Гаиләдә татулык яшәсен! Булмасын ятимлек, яшәсен тигезлек. Нык булсын бу җирдә һәр гаилә нигезе! һәр гаилә нигезе! Сүземне йомгаклап телимен әйтергә:

Дөньялыкта тату һәм матур яшәүнең сере кызларның тыйнаклыгында һәм аларга булган хөрмәттә, холкы гүзәл булган кыз бала бөтен гаиләсе өчен олуг байлык һәм мондый кызлар бөтен милләт, вә бөтен дөнья халкы өчен мактаныч булыр. Р.Фәхреддин.

Байлыкка яки нинди дә булса максатка корылган гаилә тотрыксыз вә бәхетсез була. Р.Фәхреддин.

Кешенең күз карашына сүзләр салып һәм аларны укып булса иде. Әйе, ул чагында мин синең күзләреңә минем өчен генә язылган мәхәббәт китабы итеп карар идем... Г.Кутуй.

Мәхәббәт гаилә тотырыгын тәэмин итә. Ләкин мәхәббәтне саклый белергә кирәк. Мәхәббәт ул – бәхет. Ә бәхетле булу өчен рухи байлык та, матди байлык та, яраткан эш тә, гомумән, барысы да кирэк. Кеше шуларның барысын да булдырыр өчен омтылырга тиеш. Ә омтылыш бирүче – сөйгән яр. Л.Дәүләтова.

Гаиләдә яшәсен МАТУРЛЫК! Сүрелмәсен ШАТЛЫК! Ташламасын САУЛЫК! Булсын гел ТАТУЛЫК! Яшәсен ЯХШЫЛЫК !

Егетләр, Сезгә мөрәҗәгать итәм. Гаиләгезне канат астына алып, барлыкта яшәтердәй ир-егетләр булыгыз! Ә Сез, кызлар, хәлегездән килгәнчә, яраткан эшегездә тырышып эшләгез, гаилә учагын сүндермичә, аның кадерен белеп яшәгез! Гаилә әхлагының иманга корылган булуын онытмагыз! Уңышлар Сезгә юлдаш булсын!