БОРЫНГЫ КЕШЕЛӘР.. Дәрес планы. 1.Кешенең килеп чыгышы. 2.Борынгы хезмәт кораллары. 3.Борынгы кешеләрдә аучылык. 4.Утны буйсындыру.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Нил буендагы дәүләт.. 1.Тарихта еллар исәбе. 2.Мисыр иле. 3.Нил кушылдыгы. 4.Нәрсә ул «дәүләт». 5.Мисырның берләшүе. Дәрес планы.
Advertisements

БОРЫНГЫ КЕШЕЛӘР.. Дәрес планы. 1.Кешенең килеп чыгышы. 2.Борынгы хезмәт кораллары. 3.Борынгы кешеләрдә аучылык. 4.Утны буйсындыру.
Транксрипт:

БОРЫНГЫ КЕШЕЛӘР.

Дәрес планы. 1.Кешенең килеп чыгышы. 2.Борынгы хезмәт кораллары. 3.Борынгы кешеләрдә аучылык. 4.Утны буйсындыру.

Дәрескә бурыч Боынгы кешеләр нәрсә белән хайваннардан аерылып торганныгын ачыклау. Дәфтәрләргә язабыз.

1.Кешенең килеп чыгышы. Археологык казу эшләре нәтиҗәсендә без иң беренче кешеләрне көнчыгыш Африкада яшәгәннәр дип әйтә алабыз. Ни өчен? Чөнки Олдувайс үзәнлеге тирәсендә инглиз тарихчысы Эванс моннан 5 млн. ел элек яшәгән австралопитекның (Көнчыгыш кешесе) калдыкларын тапкан.

Австалопитеклар кечкенә буйлы, аларның тәне йон белән капланган булуга карамастан алар 2 аякта йөргәннәр. Кулларның бушавы кешеләрнең үсешен тизләткән. Ни өчен? Корал әзерләү кешеләрне хайваннардан аерып тоучы төп күрсәткеч булган. 1.Кешенең килеп чыгышы. Эш кораллары куллана белүче борынгы кешеләрне галимнәр Homo habilis- аңлап эшләүче кеше дип атыйлар. Вакытлар үтү белән аларның тышкы кыяфәтләре үзгәргән-баш мие зурайган,каш өсте дугалары юкка чыккан,алгы аңкау кечерәйгән тән өслегендәге йон катламы юкка чыга башлаган.

Акрынлап борынгы кешеләр үзләренең яшәү тирәлекләрен үзгәртә башлыйлар. Әгәр австралопитлар агачта яшәгән булса ( Ни өчен? ), habilis-лар йортны үзләре ясый башлыйлар. Кайбер вакытта алар мәгәрәләрдән кыргый җәнлекләрне куып чыгарып шунда яши башлыйлар. Кешеләр көтү булып яшәгәннәр. Ни өчен? 1.Кешенең килеп чыгышы.

2.Борынгы хезмәт кораллары. Борынгы кешеләрнең төп шөгыле җыючылык булган. Табигать байлыкларыннан файдалануларына карамастан алар баребер хезмәт кораллары ясаганнар. Иң беренче хезмәт коралы кискеч булган. Ул беренче очраган бер кыры очлы таш кисәгеннән гыйбәрәт.

Кискеч ясау өчен борынгы кешеләр елга буеннан түгәрәк таш кисәген җыеп аны икенсе таш белән китеп үткенләгәннәр. Кискечләр бик йомшак булган, бик тиз ватылганнар шуңа ул бик күп кирәк булган. 2.Борынгы хезмәт кораллары.

Борынгы кешеләрнең тагын бер хезмәт коралы кыргыч булган. Кыргычлар пычак буларак һәм җәнлек тире эшкәрткәндә кулланылган. 2.Борынгы хезмәт кораллары.

Таштан кала, хезмәт кораллары ясаганда кешеләр җәнлек һәм балык сөякләре кулланганнар. Алардан кагыйдә буларак кием тегүдә кулланылучы инә һәм без ясаганнар. 2.Борынгы хезмәт кораллары.

3. Борынгы кешеләрдә аучылык. Җыючылыктан тыш борынгы кешеләрнең икенче мөхим шөгелләре аучылык булган. Алар үзләре аулаучы эре җәнлекләрне елга яры буена яисә капкынга куып китереп ташлар белән бәргәннәр. Уңышлы ау аларга озак вакытка азык белән тукланырга мөмкинлек биргән.

Бик еш борынгы кешеләр аучылык белән шөгыльләнгәндә ут кулланганнар. Утта озын сөңгеләрне яндырып очлаганнар. Ау вакытында хайваннарны факелы яндырып үзләренә кирәк җиргә куганнар. 4.Утны үзләштерү.

Беренче вакытта кешеләр утны яшен вакытында янып киткән агачлардан алганнар. Аны бик нык саклаганнар әгәр сүнсә гаепле кешене шунда ук кабиләдән куганнар. Мондый ут табу ысулы ышанычлы булмаган шуның өчен кешеләр табигатькә бәйсез рәвештә ут табу юлын эзләгәннәр.

XX гасыр урталарына кадәр күпкенә кабиләләр йөз мең еллар элек мәглум булган ике таякны ышку ысулын кулланганнар. Бер агачта чокыр ясап анда икенче агачны куеп ышкыганнар агачлар кызгач аңа мүк куеп утны үзләренә алганнар. 4.Утны үзләштерү.

Ут куллана башлау кешеләрнең тормышын үзгәрткән. Ни өчен? Иң мөхим нәтиҗәсе булып пешкән һәм кызган азык ашый башлыйлар.Бу күренеш кешеләрнең акыл үсешенең кинәт сикереш ясавына китерә. Ут үзләштергәннән соң кыска вакыт эчендә кеше хәзерге кыяфәтен ала. 4.Утны үзләштерү.

Дөрес җавапны сайлап ал. Көнчыгыш Африкада яшәүче борынгы кешеләр ничек аталган. Беренче вакытта кешеләр кайда яшәгәннәр. Борынгы кешеләрнең төп шөгыле… Беренче утны борынгы кешеләр каян алганнар. Питекантроп. Homo habilis. Австралопитек. Агачта. Тау куышында. Шалашта. Җыючылык. Аучылык. Корал әзерләү. Ташка-таш бәреп. Таякка-таяк ышкып. Урман янгыннарыннан.