Ялган ияләр. 1.Мин кичә дустымнан хат алдым. 2.Тәрәз төбендәге гөлләрем дә чәчәк аттылар. 3.Батыр яуда беленер. 4. Алар таң атканда гына кузгалдылар. 5. Әби оныкларына оекбаш бәйли. 6. Нәфисә - уңган кыз. 7. Мәдинәнең өе мәктәптән шактый ерак. 8. Ниндидер могҗиза белән бу авыл сакланып калган. 9. Су юлына «Тимеркәй сукмагы» дигән исем биргәннәр. 10.Нурия бик матур җыр башлады.
Тема: Аергыч һәм аның белдерелүе.
Кызларның һәммәсе дә бер сүздә булды. Малайларның берсе аңа карап елмайды.
Йомгак: Аергыч - һәрвакыт исем белән белдерелә; -нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? ничә? ничәнче? кебек сорауларга җавап бирә; -аергычны ияртүче кисәк – аерылмыш дип атала; -барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре белән белдерелә ала.
1. Без Хезмәт газетасын яратып укыйбыз. 2. Тукай хуҗалыгы бәрәңгедән мул уңыш алды. 3. Югары Субаш авылы Хәсән күле янына урнашкан.
Нәтиҗә: Аергыч шулай ук килеш кушымчасыннан башка килгән исемнәр – газета – журнал, авыл, шәһәр, район исемнәре белән дә белдерелә ала
Тема: Аергыч һәм аның белдерелүе.