5 нче класста сыйныф сәгате. Ихтыяҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгы, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү хисләренә нигезләнгән мөнәсәбәт.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
6 нчы класста татар теле д ә ресе Автор: Расулева Эльмира Раисовна, МБГУ Кадыбаш урта м ә кт ә бе.
Advertisements

5 нче класста сыйныф сәгате. Ихтыяҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгы, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү хисләренә нигезләнгән мөнәсәбәт.
2010 ел. I БҮЛЕКМинем кадерлеләрем 1 бит II БҮЛЕК Безнең туганнар 3 бит III БҮЛЕК Бабам сугыш герое 5 бит IV БҮЛЕК Мәктәбем-белем учагым 6 бит V БҮЛЕК.
Азнакаевская специальная (коррекционная) школа VIII вида КНИГА ПАМЯТИ.
Транксрипт:

5 нче класста сыйныф сәгате

Ихтыяҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгы, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү хисләренә нигезләнгән мөнәсәбәт.

Халыклар дуслыгы, Сәяси дуслык, Дәүләтләр арасындагы дуслык, Төрле милләт кешеләре арасындагы дуслык һ.б.

Син дип, мин дип бүлешергә Гөл илендә чикләр юк бит, Касәләре көнгә ачык, Гел дә ачык – бикләр юк бит. Синең балкорт, минем чәчәк Күптән инде кушылгандыр, Синең көйме, минем җырмы – Җан уртаклык шушындадыр? Сезнең бал шәп!, Сезнеке! – дип, Макташыйк без бергә килеп, Туганнарча йөрик шулай, Сезгә барып, безгә килеп. Бозылмый да, картаймый да Безнең татар-башкорт балы – Гәрәбәдәй якты булсын, Мәңге булсын дуслык балы! Шәүкәт Галиев Дуслык балы Дустым миңа алып килгән Күчтәнәчкә Башкорт балы, Янәшәгә мин дә куям – Җыйган татар бал кортлары. Гәрәбәдәй якты икән, Икесе дә татлы икән: Синең бал да кәттә икән, Минем бал да яхшы икән! Кысташабыз алмаш-тилмәш, Макташабыз алмаш-тилмәш, Очрашабыз алмаш-тилмәш – Бик күңелле дустың килгәч! Кыр-болыннар янәшәләр, Гөл-чәчәкләр янәшәләр, Бал кортлары әрле-бирле Шәт кунакка йөрешәләр?

Дусны табу җиңел,... саклавы авыр. Дуслыкны акчага... сатмыйлар. Дуслык бәла килгәч... сынала.

Дусты күп кеше дала кебек киң, дусты юк кеше уч төбе генә. Дусы күпнеяу алмый. Урманда куш тирәк,дөньяда дус кирәк. Дустың үзеңнәняхшырак булсын. Дустың үпкәләсә,дошман куаныр. Дуслык ашаганда беленми,эшләгәндә беленә. Дустын сакламагандошманга эләгер. Иске дусның берсе –яңа дусның йөзесе. Дуслык – акчаданкыйммәтрәк. Яңа дуслар тап,искесен ташлама. Дуслар эзләмәгән кеше үзенәүзе дошман.

Туганнар дуслыгы, Табигать белән дуслык, Хайваннар белән дуслык, Күршеләр арасындагы дуслык, Төрле милләт кешеләре арасындагы дуслык һ.б.

Профессиональ дуслык, Спорт белән дуслык, Сыйныфлар арасындагы дуслык, Төрле милләт балалары арасындагы дуслык һ.б.

Биек тау башындагы бер алачыкта көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган. - Минем өем бик бәләкәй, берегез генә керегез. Сез кемнәр соң? – дип сораган көтүче. - Без – Дуслык, Бәхет һәм Байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит...

Кызлар дуслыгы, малайлар дуслыгы.

Дуслар кирәк. Әби белән бабай әйтә: Имин булсын еллар, - ди, - Чын дусларча аралашсын Җир шарында илләр, - ди. Дусар булса, авыр түгел Егылгач та торырга. Дуслар белән генә мөмкин Яхшы тормыш корырга. Дуслар кирәк шул безгә дә Өйдә, мәктәптә, тышта... Кадерен белик дусларның. Үпкәләтмик ялгыш та. Римма Шәехова.